16+

ТР мәгариф һәм фән министры билгеләнде

Президент Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министрлыгына башлык итеп Илсур Гәрәй улы Һадиуллины билгеләде.

ТР мәгариф һәм фән министры билгеләнде

Президент Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министрлыгына башлык итеп Илсур Гәрәй улы Һадиуллины билгеләде.

Республика хакиме чыгарган указда "Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Гәрәй улы Һадиуллинны билгеләргә" диелгән. 

Илсур Гәрәй улын элекке министр киткәннән соң, әлеге вазифага дәгьва кылучы кандидатлар арасыннан иң лаеклысы дип фаразлаучылар да бар иде.
Һадиуллинның бар тормыш юлы мәктәп, уку-укыту системасы белән тыгыз бәйләнгән.   

1989 елда Казан дәүләт педагогика институтын - биология һәм химия укытучысы белгечлеге буенча тәмамлаган. Педагогика фәннәре кандидаты, доцент.

1993-1994 - 71 нче мәктәп директоры;

1994-1997 - 155 нче гимназия директоры;

1997-2002 - ТР мәгариф министрының беренче урынбасары;

2002-2004 - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;

2004-2007 - ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры;

12.02.2007-28.12.2017 - Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы.

2017 елның декабреннән - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

2002 елда "РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре" күкрәк билгеләре белән бүләкләнде; 2006 елда - "Мәгарифтә казанышлары өчен"; 2010 елда - "ТРның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.

Фото: http://mon.tatarstan.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading