1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү үткәрелә.
Кайбер илләрдә Төп кануннарына гасырлар дәвамында үзгәреш кертмиләр. Без йә, тотабыз да яңаны язабыз яки әледән-әле үзгәрешләр кертеп мәш киләбез, дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Сәяси мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып карыйк әле.
Россия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүе нигезендә кабул ителде. Ләкин, Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль Җыенга Юлламасында ил Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ясады. Халыкара хәлләрнең катлаулылыгы, Россиягә карата төрле санкцияләр, НАТОның илебез чикләренә һаман да якынлашуы, җәмгыятебез яшәеше нигезләрен какшатырга юнәлдерелгән чит идеология һәм пропаганда һөҗүме, шулай ук безгә мәгълүм булмаган башка җитди сәбәпләр Президентны әлеге адымга этәргәндер, мөгаен.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кайбер тәкъдимнәрне үзе үк әйтте. Мәсәлән, ул Конституциябезнең халыкара килешүләрдән өстенлеген искәртте.
Халыкара яки дәүләтара карарлар Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килсә, алар Россия тарафыннан үтәлми. Конституциягә шушы юллар өстәлә.
Әйтик, халыкара оешмалардагы кайбер исәрләрнең (акыллы фикер йөртүчеләр дә бар, шөкер) “Кырымны кайтарыгыз”, “Курил утрауларын бирегез” дип сөрән салулары безнең өчен мәҗбүри канун түгел. Аерым иптәшләрдән: “Путин Кырымны Украинадан тартып алды”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Кырым борынгы заманнарда Рим империясенеке, аннан Төркиянеке булган, соңыннан Россия территориясенә кушылган. Кырым бервакытта да Украина җире булмаган. СССР чорында Хрущевның ярымутрауны УССР составына күчерүе кануннар нигезендә башкарылмаган. Колхозда бер бригада җирен икенче бригадага тапшырып торган шикелле генә “әвеш-тәвеш” китерелгән. Бүген инде СССР да, колхозлар да юк. Кырым үз “авылына” кайтты, бу – тарихи дөреслек. “Кырымны бирергә кирәк”, дип акыл саткан әфәнделәр һәм ханымнар нигәдер бер дә: “Америка, Алясканы Россиягә кире кайтар”, – дип чәчрәми. Монысы дөрес булыр иде.
Россия Федерациясе үз суверенлыгын һәм территория бөтенлеген тәэмин итә. Россия Федерациясе территориясен бирү һәм мондый эш-гамәлгә чакыру тыела. Конституциягә тәкъдим ителгән өстәмәләрнең тагын берсе бу.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында Европа сәясәтчеләре арасында Кызыл Армиянең азатлык китергән армия булганлыгын танымаска омтылу һәм Совет халкының батырлыгын түбәнсетергә тырышу күзәтелә. Кызганыч, мондый пычрак һәм ялган пропаганда һөҗүме электән үк килә. Мәсәлән, АКШ мәктәпләрендә “фашизмны америкалылар җиңде” дип укытыла. Аларда Кызыл Армия турында “онытканнар”. Польша рәхмәт әйтәсе урынга, киресенчә, безне “басып алучылар” дип төкрек чәчә. Украинада бендерчылар иярченнәренең сугыш ветераннарын җәберләве җанны аеруча әрнетә. Мисалларны үзегез дә дәвам итә аласыз.
Шунлыктан, Конституциягә “Ватан үз сакчыларын хөрмәтли, дөрес тарихны яклый, халык батырлыгыны түбәнсеттерми” дигән өстәмәнең кертелүе бик урынлы һәм кирәкле.
Россия Федерациясе халыкара тынычлык һәм иминлек яклы, дип белдерелә Конституциядә.
Игътибарга лаеклы яңа өстәмәләр: пенсияләрне индексацияләү мәҗбүри; хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән ким булырга тиеш түгел; Россия Федерациясе халыклары тигез хокуклы; Россия Федерациясе барлык халыкларга үзләренең туган телләрен саклауны, өйрәнүне һәм үстерүне гарантияли.
Кайбер эшләрдә нәтиҗәгә ирешү безнең – татарларның үзеннән дә тора. Мәсәлән, яңа өстәмәдә Республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы. Дәүләт һәм җирле хакимият органнарында, республиканың дәүләт учреждениеләрендә ул (милли тел) Россия Федерациясе дәүләт теле (рус теле) белән беррәттән кулланыла, диелгән. Татар, ниһаять, татарча сөйләшә башласын иде.
Россия Федерациясе Конституциясендә “Бог” исеме барлыкка килә. Бу маддәдә җәя эчендә “Аллаһ” дип тә язылса, тулы камиллек булыр иде, әлбәттә. Ләкин, дин һәм дин ирегенең Конституциядә беркетелүе шулай ук әһәмиятле.
Тагын бер үзгәреш игътибарны җәлеп итә. Дәүләтнең югары җитәкчелеге: депутатлар, сенаторлар, министрлар, төбәкләр башлыклары, судьялар, хөкүмәт җитәкчеләре чит ил гражданы булырга тиеш түгел, шулай ук аларның чит илдә яшәү хокукы документы да булырга тиеш түгел.
Президентның да, сайлау чорында гына түгел, чит ил гражданлыгы гомумән булмаска тиеш.
Никах ир-ат белән хатын-кыз арасында гына булырга тиеш. Ягъни төп Канунда традицион гаилә өстенлекле итеп куела. Аннан килеп, бүгенге Президентның Россиядә “Родитель-1” һәм “Родитель-2” төшенчәләренә урын юк дигән сүзләре дә хөрмәт уята, әлбәттә.
Россия Федерациясендә Президент вазифасында бер үк кешенең рәттән ике сроктан артык торырга тиеш түгеллеге таләбен гамәлдән чыгару ниятләнелә. Димәк, бер үк кеше гомере буена Илбашы булып торырга мөмкин. Шушы өстәмә кайберәүләрдә каршылыклы фикер тудыра. Хәзерге Президент Владимир Путин гомере буена калачак дигән сүз түгел бит монысы да. Кодрәте булган, миллионлаган халыкның күңелен яуларлык платформасы-программасы булган һәр кеше үз кандидатурасын сайлауларга куя ала, ләбаса.
Яшь буынның күбесе Михаил Матусовскийның 1968 елда “Щит и меч” кинофильмына махсус язган “С чего начинается Родина” дигән җыр сүзләрен белмидер, мөгаен. Әлеге җырда Ватан без әлифбадагы рәсемнән, яхшы дуслардан, әни җырыннан, капка төбендәге эскәмиядән, басудагы каеннан, төрле сынауларда Ватанны сакларга әзер торудан башлана, дигән гап-гади сүзләр бар. Шигырь юлларын, Ватан-Конституциядән башлана, дип тә тулыландырып булыр иде. Өстәмәләрдә шик-шөбхәгә бирелерлек бернинди астыртын ниятләр күрмим. Заманны һәм халыкара хәлләрне күз уңында тотып, Россия Конституциясенә өстәмәләр кертү – урынлы һәм аңлаешлы гамәл.
Комментарийлар