16+

Тумаков урамындагы “киндер-хаус” мэр Илсур Метшинны гаҗәпләндерде

Казанның Мәскәү районындагы, татар телендә дә укыту-тәрбия эшчәнлек юнәлешле, 126 нчы балалар бакчасының бер корпусына (Тумаков урамы, 53а) капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Тумаков урамындагы “киндер-хаус” мэр Илсур Метшинны гаҗәпләндерде

Казанның Мәскәү районындагы, татар телендә дә укыту-тәрбия эшчәнлек юнәлешле, 126 нчы балалар бакчасының бер корпусына (Тумаков урамы, 53а) капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Башкала мэры Илсур Метшин яңартылган бинаны караганда үзенең соклануын яшермәде.

— Бинаның төзекләндерүгә кадәрге күренешен хәтерлим, бүген аны танып та булмый. Капиталь ремонттан соң, дивары үзенчәлекле бизәлешле балалар бакчасы барлыкка килде. Хәзер бу бинаның дивары Казандагы мәгариф учреждениеләре арасында иң матуры исеменә ирешмәкче,- диде шәһәр башлыгы.

80 елга якын тарихы булган бина моңарчы капиталь төзекләндерү күрмәгән.

— Бина сугыш елларында төзелгән, ул вакытта да, авырлыкларга да карамастан, балаларга игътибар бирелгән,- дип, фикерләре белән уртаклашуын дәвам итте мэр Илсур Метшин.- Бина бүгенгә кадәр сакланган, балаларыбызга килеп ирешкән. Бу коллективның сакчыллыгын, балаларны яратуын, шулай ук төзелешнең югары сыйфатын раслый. Крайны өйрәнүчеләрнең кайберләре сөйләгәнчә, төзелештә немец хәрби тоткыннары да катнашкан.

Балалар бакчасы бинасын һәм территориясен яңарту эшләренә 47 миллион сум тотылган. Күзгә ерактан ук ташланып торганча, төзүчеләр диварны төзекләндергәндә Европадагы архитектура төсмерләрен кулланган. Германиядән әти-әнисе белән килгән турист малай (киндер) Тумаков урамындагы бинаны күрә калса, “безнең өй”, “майн хаус”, дип, кычкырып җибәрергә дә мөмкин, билләһи.

Бинаның эчке ягы да бик матур. Барлык җиһазлар да яңа. Диварларга ясалган рәсемнәр сабыйларга татар телен һәм саннарны өйрәнергә ярдәм итә. Учреждение интерактив уку-уен комплексына грант та алуга ирешкән. Сабыйлар әлеге комплекс ярдәмендә телләрне өйрәнә һәм төрле уеннар уйный алачак.

— Музыка-спорт залыбыз да электр пианиносы, синтезатор, музыка кораллары һәм спорт кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Залны тиз генә тамаша залына да үзгәртеп корып була,- дип таныштырды 126 нчы балалар бакчасы мөдире урынбасары Ралина Хәбибуллина.

Казанда быел 15 балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелгән. Исемлектәге 362 нче белән 104 нче бакчаларда да эшләр тәмамланып килә.

— Биш елда Казанда 57 мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе яңартылды. Хәзер инде 7,5 мең сабый шушындый матур шартларда тәрбияләнә. Әле эшлисе күп, ләкин, биредәгедәй уңай нәтиҗәне һәм матурлыкны күргәч, кемнәр өчен омтылганны аңлыйсың. Бирегә инде сабыйларны көтәбез-безне, әти-әниләрен сөендерсеннәр, ә без балалар өчен эшләүне дәвам итәрбез,- диде мэр Илсур Метшин.

Төзекләндерелгән балалар бакчасын, мэр белән бергә Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов та карады.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading