16+

Владимир Путин илне талаучыларга «бармак янады»

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Генераль прокуратура коллегиясе утырышында ясаган чыгышында чиновникларның Россиядән урлаган чыганакларын һәм активларын кире илгә кайтару механизмын камилләштерү зарурлыгын әйтте. 

Владимир Путин илне талаучыларга «бармак янады»

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Генераль прокуратура коллегиясе утырышында ясаган чыгышында чиновникларның Россиядән урлаган чыганакларын һәм активларын кире илгә кайтару механизмын камилләштерү зарурлыгын әйтте. 

Моның бер мисалы итеп Россия һәм Израиль эшкуары Роман Абрамовичны китерергә булыр иде. Forbes журналы мәгълүматларына караганда, әлеге “олигархның” байлыгы - 14,4 миллиард доллар. Аның шәхси вертолетлары, самолетлары, кечкенә су асты көймәсе, шулай ук Франциядә, Англиядә һәм АКШта йортлары бар. Абрамович 2001-2008 елларда эшкуар һәм Чукотка автономияле округы губернаторы булып тора. “Сибнефть”нең контроль пакеты иясе.

Халык телендә “нәфеснең чиге юк” дигән гыйбарәне ишетергә мөмкин. Роман Абрамовичның да комсызлыгы чиктән ашкан, бугай. Германиядә аңа 145 метрлы “Solaris” (“Соларис”) суперяхта төзелә. Әлеге көймәнең, дөресерәге, корабның бәясе - 250-300 миллион доллар. Ахыргы бәясе 450 миллион евро яки 546 миллион доллар тәшкил итәргә дә мөмкин икән. “Соларис” 8 палубалы. Анда лифт, физкультура күнегүләре залы, вертолет мәйданчыгы, джакузи, бассейн урнашкан. Галәмәт зур яхтадагы 48 каюта 36 пассажирга һәм 60 экипаж әгъзасына исәпләнгән. Мондый кыйммәтле яхта Якын Көнчыгыштагы корольләр гаиләләрендә дә юк икән. Гарәп шәехләре алай ук кыланмый, күрәсең.

Политолог Георгий Федоров әйтүенчә, Россиядә 20 миллион кеше хәерче. “Шушындый вакытта Роман Абрамович үзенең гамәле белән ил иминлегенә куркыныч тудыра”, - дип саный Георгий Федоров.

Интернет челтәрендәге язмаларга караганда, Кытайның да кайбер байлары акчаларын чит илләр банкларына чыгарган һәм үзләре дә чит илләргә күченгән. Кытай Халык Республикасы  хакимияте “урланган акчаларны кире кайтарыгыз яки табып, чара күрәчәкбез” дип кисәтү ясаган. Шуннан нәрсә булган, дисезме? Чит илләрдәге кытай байлары үзләренең “җиңел табылган” акчаларын кире Кытайга ташый башлаган. 

Россия миллионерларының чит илләргә чыгарган акчалары триллион долларлар белән исәпләнәдер, ә бәлки, әбиләр әйтмешли, “чутсыздыр”. Россия Президенты Владимир Путин сүзләрен прокурорлар гамәлгә ашыра башлар, дип өметләник. Акчалар чит илләрдән бигрәк, үз илебез икътисадына эшләргә тиеш, ләбаса. 

Фото: kremlin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading