21 февральдә Федераль Җыенга Юлламасы барышында РФ Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәм ветераннарга ярдәм итү өчен махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итте.
— Президентыбыз Владимир Путин үзенең Юлламасында махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итте, аның бурычы «һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәм махсус хәрби операция ветераннарына шәхси ярдәм күрсәтү» булачак. Ул социаль, медицина, психологик ярдәм күрсәтүне координацияләячәк, санатория-курорт дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итәчәк, мәгариф, спорт, эшкә урнашу, эшмәкәрлеккә, квалификацияне күтәрүгә, яңа һөнәр алуга ярдәм итәчәк. Фондның аерым бурычы-өйдә озак вакытлы кайгыртуны оештыру, мохтаҗ булган барлык кешеләрне югары технологияле протезлар белән тәэмин итү. Әйтергә кирәк, без моңарчы әлеге юнәлештә адреслы эш алып бара идек инде һәм менә эшебезне көйләүче, җайга салучы шундый фондның булдырылуы зур казаныш дип саныйм. Чөнки әлеге юнәлештә башкарасы бурычлар да, мәсьәләләр дә бик күп, киңкырлы, - дип фикерен җиткерде безгә Татарстан Республикасында «"Халык фронты Россия өчен" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсенең яшьләр проектлары буенча координаторы Дамир Нургалиев.
Ул билгеләп үткәнчә, бу халыкчан идея. Махсус хәрби операция башлангач та, аларга хәрбиләрдән, гаилә әгъзаларыннан бик күп төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр кергән.
— Аларның һәрберсе буенча адреслы эш алып барабыз. Әлбәттә, Президентыбыз әлеге фондны булдырып, һәркемгә шәхсән якын килү мөмкинлеге тудырды. Чөнки алгы сафтагы егетләребезгә ярдәм итеп кенә калмыйча, без аларның гаиләләре белән эшләргә, аларның ихтыяҗларын белергә тиеш, төрле проблемалар чыккан очракта кичекмәстән хәл итү зарурлыгы килеп туа. Пандемия вакытында да безнең "Халык фронты" күпкырлы эш алып барды. Әле шушы көннәрдә генә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә тапшыру өчен, Татарстан мәктәпләре белән берлектә, хатлар язу акциясе уздырдык. Аларның һәрберсенә күңел җылысы салынган һәм һәркайсы да: "Без сезне Җиңү белән көтәбез!" дип тәмамлана. Күңелне эретерлек сүзләр. Хатларны солдатларыбызга алып барып җиткерәчәкбез, - дип әйтте әңгәмәдәшебез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар