16+

Якынча 100 мең кулланучы тавыш бирү өчен уңайлы участок адресын табу өчен мөрәҗәгать иткән

1 июльдә тавыш бирү өчен уңайлы участок адресын табу өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе чат-ботына 30 меңгә якын кулланучы мөрәҗәгать иткән.

Якынча 100 мең кулланучы тавыш бирү өчен уңайлы участок адресын табу өчен мөрәҗәгать иткән

1 июльдә тавыш бирү өчен уңайлы участок адресын табу өчен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе чат-ботына 30 меңгә якын кулланучы мөрәҗәгать иткән.

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең алты көне эчендә ул 98 907 тапкыр файдаланылган.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Telegram мессенджеры аша тавыш бирү участогын табу мөмкинлек бирә торган "Минем сайлау участогы" чат-ботын тәкъдир итте. Бу Россиядә беренче шундый хезмәт күрсәтү һәм ул республика халкына гына исәпләнгән.

Сервис виртуаль аралашу принцибы буенча эшли. Бот кулланучыны сәламли һәм якындагы сайлау участогын эзләүдә ярдәм тәкъдим итә. Моның өчен шәһәр һәм урамны кертү дә җитә, мәсәлән, Казан, Декабристов урамы, 2.  Шуннан соң система аерым хәбәрләр рәвешендә кирәкле районда урнашкан барлык тавыш бирү мәйданчыкларын тәкъдим итәчәк. 

Кирәк урынны, автобус яисә машина маршрутын, кирәкле автобусны эзләп табу өчен картада геопозиция ысулы ярдәмгә килә, ул шулай ук мәгълүматлар белән хәбәргә кушымта итеп бирелә. "Смартфоннар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Һәм чат-ботның уңайлылыгын күрсәткечләр ярдәмендә белеп була. 1 июльдә Россия Конституциясен үзгәртүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә безнең сервис хезмәтләреннән 30 мең тапкыр диярлек файдаландылар», - дип уртаклашты Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading