16+

 Җәйге дизель ягулыгы белән кышка Хуҗа Насретдин генә керә ала

 Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, республикада 24 октябрьдән мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

 Җәйге дизель ягулыгы белән кышка Хуҗа Насретдин генә керә ала

 Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, республикада 24 октябрьдән мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

Алдашуның ахыры яман

Казанның Чистай урамындагы бер АЗСта бензинны анализ үткәрү өчен алу гамәлендә журналистлар да катнашты. Татарстан Республикасында ягулык-энергия чыганакларының сыйфатын һәм нәтиҗәле файдаланылуын тәэмин итү идарәсенең бүлек җитәкчесе Шамил Гомәров аңлатканча, алынган пробалардагы ягулык составы аттестацияле лабораториядә тикшерелә. 

— Айлык башлангач төрле АЗСлардан инде 114 проба алынды, шуларның өчесендә ягулыкның тиешле нормалардан түбән булуы ачыкланды. Төп таләп-1 килограмм бензинда күкерт күләме 10 миллиграммнан артмаска тиеш. АЗС хуҗасына кисәтү ясала, әгәр кабаттан тикшерүдә дә ягулыкта тупас кимчелекләр табылса, бу факт прокуратурага хәбәр ителә,-дип кисәтте Шамил Гомәров.

 Идарә хезмәткәрләре ел дәвамында төрле АЗСлардан һәм нефть базаларыннан 1475 проба ала. 

— Татарстанда 2005 елда тикшерүгә алынган сыек ягулыкның 20-25 проценты сыйфатлы түгел иде. Бүген пробаларның 3 проценты гына кимчелекле. Тиешле нормаларга туры килмәгән ягулык, башлыча, шәхси АЗСларда очрый. “ТАИФ-НК” һәм “Татнефть” үзләренең продукцияләренә җаваплы карый. Алар ягулыкны сатуга үзләренең лабораторияләрендә тикшергәннән соң гына чыгара, АЗСларын да даими рәвештә күзәтеп-тикшереп тора. Базарда дәрәҗәне төшерергә ярамый. Кешеләр 2010 елда Казан янындагы шәхси АЗСта начар бензин сатылган очракны бер вакытта да онытмаячак. Анализ ачыклаганча, андагы бензинда смола тиешле нормадан 40 мәртәбәгә күбрәк булган. Ул вакытта машиналарының двигательләре сафтан чыккан 600 кеше мөрәҗәгать иткән иде,-дип искә төшерде Шамил Гомәров.

Республикада 1 меңнән артык АЗС исәпләнә, шуларның 740ы файдаланыла. Транспорт чараларына газ тутыра торган 11 станция (АГНКС) эшли, мондый станцияләрне төзү дәвам итә.

Машинаңа “тәҗрибә” үткәрмә

— Хәзер һава температурасы 0 градустан да түбән төшә башлады, шунлыктан транспорт чараларында җәйге дизель ягулыгын куллану ярамый,-дип киңәш бирде Шамил Гомәров.

 Җәйге дизель ягулыгы (Л) 0 градуста кристаллаша башлый, ә -10 градуста бозланып ката. Сезонара дизель ягулыгы (Е) -15 градуска кадәр түзә. Кышкы дизель ягулыгын (З) -30 градуска кадәр кулланып була. Арктика дизель ягулыгы (А)-55 градуска исәпләнгән. 

Хуҗа Насретдин “дизель ягулыгы белән кышка керә ала” дигән шаярып әйтелгән сүзгә килгәндә, аның бит машинасы юк, ишәге генә булган, ә ишәккә дизель кирәкми. Гаражыгызда калган дизель ягулыгын, салкынга чыдам сыекчалар өстәп, кулланырга тырышыгыз. Мондый "тәҗрибә" тагын да кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading