16+

 Җырлар башка булса да, Татарстандагы халыкларның тормышлары уртак

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, 2023 ел-Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, дип игълан ителде. 

 Җырлар башка булса да, Татарстандагы халыкларның тормышлары уртак

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, 2023 ел-Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, дип игълан ителде. 

Казан шәһәрендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советының, Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә чит ил гражданнары тарафыннан хокук бозуларга каршы профилактика буенча эшче төркеменең һәм Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының телләр турындагы законын гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиясенең чираттагы уртак утырышы булды. Анда хакимият һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

— Башкалада төрле милләт вәкилләре бердәм булып эшли һәм гомер кичерә. Киләчәктә дә бүгенгедәй дус һәм тату яшәү кирәк,-диде Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сагыйтова, утырышны ачып.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең миграция мәсәләләре буенча бүлеге җитәкчесе Андрей Шулепов чыгышында әйтелгәнчә, Татарстан башкаласында 35 мең чит ил гражданы яши, шуларның 1276сы-Украина гражданы. 

— Быелның 11 аенда миграция таләпләрен бозуның 8307 очрагы ачыкланды, 1094 кеше мәҗбүри рәвештә үз илләренә кайтарып җибәрелде. 454 кешегә Россиягә керүне чикләү турында күрсәтмә бирелде. Чит илләрнең кайбер гражданнары бездә яшәү буенча вакыт срогы тәмамланса да, һаман кайтып китмиләр, тегендә яки монда “качып” яши бирәләр. Яңа закон таләп иткәнчә, чит ил гражданнары, Россиягә килгәч, кул бармаклары эзләрен һәм фоторәсемнәрен тапшырырга бурычлы. Бу таләпне 8 мең чит ил кешесе башкарды инде,-диде Андрей Шулепов.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Агафетова сөйләгәнчә, әлеге районнардагы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар теле сыйныфлары эшли. 
— Татар теленнән олимпиадалар, әдәби-музыкаль кичәләр, Җәлил укулары оештырыла. Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлап Коръән укулар үткәрелде. Районнарда яшәүчеләр татарча белдерү-игъланнардагы хәреф хаталарын күреп алып, шалтырата. Игълан такталарындагы ялгыш язуларның бүгенгә 80 проценты төзәтелде,-диде Татьяна Агафетова.

Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина да үзләрендәге мәктәпләрдә татар телендә чаралар үткәрелүе турында сөйләде. 
— ”Татар егете” һәм “Татар кызы” конкурслары уздырыла. Кооператив техникумында студентларның милләтләр үзәге эшли. 30 гыйбадәтханәнең ишекләре ачык. Игълан-белдерүләрдә киткән хәреф хаталарын төзәтү чараларын күрәбез,-диде Айсылу Хәмзина. 

Залда утырган Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:”Татар кешесе булган Айсылу Хәмзинага үзенең докладын татарча ясаса да була иде инде”,-дип искәртеп әйтеп куйды. Айсылу Хәмзина:”Икенче юлы татарча чыгыш ясармын”,-дип ышандырды. Шуннан соң, Казан шәһәр Башкарма комитетының туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова татарча-русча катыштырып, Совет районында төрле милләт вәкилләренең Сабан туена бүләкләр җыюда теләп катнашканлыгы турында сөйләп алды. “Күп милләтле якшәмбе мәктәбе” укыту үзәге директоры Майя Хухунашвили, әгәр алдан әйтеп куелган булса, докладын чатнатып татарча ясар иде, мәгәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырганда да татарча җөмлә белән рәхмәт әйтте грузин хатыны. 

— Татарстанда төрле милләт вәкилләренә һөнәри яктан үсеш өчен мөмкинлекләр зур. Республика һәм шәһәр җитәкчелеге якшәмбе мәктәбенә ярдәм күрсәтә. Төрле милләт балалары рәхәтләнеп туган теләрен өйрәнә. Телләребез, җырларыбыз башка булса да, Татарстандагы тормышыбыз уртак,-дип әйтеп үтте Майя Хухунашвили үзенең докладында. 

Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров сөйләгәнчә, республикада 120 илдән 20 мең студент белем ала. Студентларның милли җәмгыятьләре оештырылган.

Татарстан Президенты департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин 2023 елда республикада- Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булачагын искәртеп, милли җәмгыятьләргә үзләрен актив рәвештә күрсәтергә әзерләнергә чакырды. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading