16+

Зилә Вәлиева: “Тавыш бирү участокларында 16543 иҗтимагый күзәтүче эшли”

Россиянең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча республикабызда уза торган тавыш бирүдә сайлау участокларында барлыгы 16543 иҗтимагый күзәтүче эшли.

Зилә Вәлиева: “Тавыш бирү участокларында 16543 иҗтимагый күзәтүче эшли”

Россиянең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча республикабызда уза торган тавыш бирүдә сайлау участокларында барлыгы 16543 иҗтимагый күзәтүче эшли.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева республикабызда тавыш бирү барышына күзәтү ясап, әнә шундый сан китерде. Тавыш бирү процессының барлык этапларында төп максат – тавыш бирүнең барлык форматларын да тәэмин итү.

Тавыш бирү нинди генә форматта үтмәсен, сайлау участогына килепме ул, җәмәгать урыннарындамы, өйгә килеп тавыш бирдертү мөмкинлеге тудырумы, күзәтүчеләр армиясе актив эшли, бу эш инде 25 июньнән үз югарылыгына куелган. Быелгы тавыш бирү җәмгыятьтә дә, иҗтимагый һәм сәяси оешмаларда да, шулай ук аерым гражданнарда да зур кызыксыну уята.

Күзәтүчеләрнең эшчәнлеге тавыш бирүнең ачыклыгын тәэмин итү һәм сайлау, тавыш бирү турындагы законнарның үтәлешен тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтә.  Күзәтүчеләр өчен Иҗтимагый палатасы тарафыннан методик документлар эшләнгән, аларда барлык стандартлар да исәпкә алынган. Һәркемгә дә мәгълүм, быелгы тавыш бирү үзенчәлекле шартларда уза.

Вируска бәйле вәзгыять аркасында, тавыш бирү процессын халыкның сәламәтлегенә куркыныч тудырмый уздыру таләбе куелды. Шуңа да күзәтүчеләрнең төп игътибарына быел сайлау урыннарында законнарның бозылмавын тәэмин иү белән бергә, бу таләпләрнең үтәлешен тикшерү дә керә. Бу уңайдан, санитария нормаларының бозылуы турында бер генә шикаять тә кермәгән, барлык таләпләр дә тиешенчә үтәлә. Зилә Рәхимҗан кызының әйтүенә караганда, республика әлеге катгый  таләпләр яссылыгында  бу эшне уңышлы оештырды.

Фәрит Нурмөхәммәтов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading