16+

Шоколад музеенда: «Ник халыкны алдыйсыз, бу каян килеп шоколад булсын!» диючеләр дә булган

Әгәр дә яратасың икән, син бу көннәрдә кибеткә түгел, ә туп‑туры Милли музейда эшләүче күчмә «Nikolya шоколад музее»на килергә тиешсең.

Шоколад музеенда: «Ник халыкны алдыйсыз, бу каян килеп шоколад булсын!» диючеләр дә булган

Әгәр дә яратасың икән, син бу көннәрдә кибеткә түгел, ә туп‑туры Милли музейда эшләүче күчмә «Nikolya шоколад музее»на килергә тиешсең.

Шоколатьеның, ягъни бары тик шоколад белән генә эш итүче кешенең нәрсәгә сәләтле икәнен дә, 30‑40ар килограмм шоколадтан нәрсә майтарып булуын да күрәсең монда. Музей экспонатларының барысы да нәкъ менә шоколатье Николай Попов кулы белән эшләнгән. Автор үзе Кырымнан (Симферополь) булса да, Франциядә һәм Польшада укып осталыгын арттыра һәм бу Nikolya бренды барлыкка килүгә сәбәп була. Шоколад остасы баштагы мәлдә кондитер цехлары ачкан булса (2006 елда Симферопольдә, 2012 дә Ереванда), хәзер дөнья буйлап күргәзмәләр оештырып йөри. Николай Поповның ныклап торып шоколадка тотынуына сигез ел икән.

- 15 елга якын осталыгымны чарладым. Һәм, ниһаять, озак еллар үземне эзәрлекләгән хыялымны тормышка ашырдым - шоколад музее ачтым. Шоколад минем өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы да, шатлык-борчуларым да. Күз яшьләрем дә шуңа тоташа, - ди автор.
Күргәзмә ачылышында Nikolya үзе дә катнашты. Автор ничек итеп кондитер цехлары ачуын да искә алып үтте, берәм‑берәм күргәзмәдәге экспонатлар белән дә таныштырды. «Казан» дип язылган шоколадны ул казанлыларны сыйлар өчен махсус әзерләгән иде.

Николай Попов 2009 елда Симферопольдә стационар музей да ачкан булган, әмма хәзер берничә күчмә музей гына калган. Экспонатлар чыннан да уникаль. Күптән түгел үзләре дә Бакуда миниатюр китаплар музеенда булганнар. Хәзер инде тәэсирләрен «шоколад»лы китаплар аша башкаларга да җиткерәләр.

Күргәзмәдә үзәк экспонатларның берсе дип ике метрдан да биегрәк, 40 килограмм шоколадтан торучы Эйфель манарасын атап булыр иде. Аның 520 кисәкчектән торуы үзе бер мог­җиза. Шәһәрдән шәһәргә күчкәндә, 25 эре кисәктән торган манараны «шоколад-клей» белән ябыштырып күтәрәләр. Күченеп йөргәндә, экспонатларның ватылган чаклары да булгалый ди. Мондый очракта җимерек детальләрне автор шәхсән үзе яңасына алыштыра. Ә менә диадеманы (ак шоколадтан ясалган хатын-кызлар таҗы) һәр күргәзмә өчен яңаны ясарга туры килә икән. Чөнки бик нәзберек, нечкә эш, җитмәсә кулга алуга, эрергә дә мөмкин әле. Нибары кашык ярым шоколадтан эшләнә икән үзе. Шоколад көйсез шул - кызуда эри, суыкта уала дигәндәй.

Биредә шулай ук Россия империясе таҗын да, атаклы Фаберже йомыркаларының төгәл күчерелмәсен дә күрергә мөмкин. 30‑35 килограммлы ак шоколадтан торган рояль дә, «Кисегез, ул алтыннан» дип язылган гер дә, өч‑җиде-ун килограммлы керпеләр, этләр дә, картиналар да - барысы да чын кебек итеп эшләнгән.

- Экспонатлар барысы да свежий, без аларны быел гына ясадык, ә шоколадның саклану вакыты - ике ел. Аннан соң аның исе дә бетә, тәме дә үзгәрә һәм без аны чүплеккә ташлыйбыз. Кызганычка, кайбер шәһәрләрдә экспонатларыбызны без күрмәгәндә сындырып ашаучылар да табыла, - ди күргәзмәнең кураторы Евгений Балашов. - Безгә вакыт‑вакыт сантехниклар да килә. Үзләренең кул астындагы эш коралларын биредә күреп исләре китә. Бу дөрес түгелдер, дип шаккаталар...

Музейга килгән бер ханымның хәтта: «Ник халыкны алдыйсыз, ул каян килеп шоколад булсын», - дип тавыш куптарганы да булган. Нишлисең, исбатлар өчен чуен булып күренгән табаны сындырып күрсәтергә туры килгән.

Төсләргә килгәндә, шоколатьеның кулында, нигездә, ике төс бар: ак һәм көрән шоколад. Менә шуларның микъдарын арттыру, киметү бәрабәренә үзгәрә асылда төсләр. Алтынсу яки тимер төсе кирәк булганда, кондитерлар куллана торган буяулар да эшкә җигелә. Кыскасы, күп сүз - юк сүз. Килеп күрергә кирәк.

Казанлылар «Nikolya шоколад музее» белән гыйнвар урталарына кадәр таныша алачак. Бүгенге көндә Чаллыда да шундый ук күчмә музей эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading