16+

Идеаль булганчы, бәхет гормоны булсын

Адәм баласы өчен үсешкә омтылу – нормаль күренеш, бу – эволюция кануны. Борынгы бабаларыбыз үзләренең сәләтләрен үстермәсә, безне кыргый җанварлар ашап бетергән булыр иде инде. Шулай итеп, үсешкә омтылу һәрчак булган һәм ул аңлашыла. Әмма күп очракта (бигрәк тә бүгенге чорда) ул идеал артыннан кууга кайтып кала: эшеңдәге уңышлардан да башың әйләнеп бетәчәк, гаиләдә дә син искиткеч, алыштыргысыз кеше – ике фронтта мәш килеп көрәшәсең һәм икесендә дә отасың. Нәфис фильмнар өчен бик матур сюжет бу, әмма чынбарлык өчен түгел.

Идеаль булганчы,  бәхет гормоны булсын

Адәм баласы өчен үсешкә омтылу – нормаль күренеш, бу – эволюция кануны. Борынгы бабаларыбыз үзләренең сәләтләрен үстермәсә, безне кыргый җанварлар ашап бетергән булыр иде инде. Шулай итеп, үсешкә омтылу һәрчак булган һәм ул аңлашыла. Әмма күп очракта (бигрәк тә бүгенге чорда) ул идеал артыннан кууга кайтып кала: эшеңдәге уңышлардан да башың әйләнеп бетәчәк, гаиләдә дә син искиткеч, алыштыргысыз кеше – ике фронтта мәш килеп көрәшәсең һәм икесендә дә отасың. Нәфис фильмнар өчен бик матур сюжет бу, әмма чынбарлык өчен түгел.

Кем ул идеал һәм алар безнең тормышка каян килеп керә? Тотып-капшап булмый торган, исе-төсе булмаган абстракт бер әйбер ул, дөресрәге, үзебезгә ошаган берничә образның җыелмасы, суперкеше. Хатын-кызлар бер үк вакытта аяк­тан егып салырлык чибәр дә, берничә фәнни дәрәҗәгә дә ия булса – нинди шәп бит инде! Кайберәүләр кебек искиткеч карьера ясау һәм шул ук вакытта акыллы-матур балалар үстерү, әйләнгән саен инстаграмга матур фотоларын тезгән яшь әни кебек була алу – боларны бөтенесен бер кешегә тупласаң, идеал килеп чыга түгелме соң? Боларга ирешеп була бит диярләр, чөнки күбесе кемнеңдер уңышка ирештерәчәк киңәшләре инстаграм битләренә язып тутырылган (хатын-кызлар гына дип аерып әйтү түгел, ир-атлары да нәкъ шул, аларның идеаллары гына башка). Инстаграмда алдый һәм алдана торган заманда яшибез, кайчагында виртуаль образ белән чынбарлыктагысын аеру да авыр.

Матур фотоларда без идеаль тышлыкны гына күрәбез, аның эченә күз салып караган юк бит, ә анда безнең кебек үк үзенең мәшәкатьләре, эч пошыргычлары, кайгы-хәсрәтләре белән гадәти бер кеше. Ул да һәрчак табигать белән гармониядә генә яшәми, талашкан чаклары да була, ямьсез сүзләрне дә белә, карьерачы гаилә, балалар турында хыяллана, идеаль хатын ирен тирги...«Укытучы да бәрәңге ашыймы икән?» дигән кебек, кайберәүләр өчен акылга сыймаслыктыр бу. Социаль челтәр безгә боларның бөтенесен күрсәтми, кирәкле ракурста төшкән фото һәм тиешле мәгълүматны гына җиткерә. Шул мәшәкать белән башы катканнар өчен киңәшләр генә түгел, хәтта «идеаль көн тәртибе»,«идеаль режим», «идеаль яратышу» кебек программалар да эшләнелгән. Теләсә нәрсәгә «идеаль» сүзен китереп кушасың да, алда әйтелгәнчә, абстракт образ белән җенләнеп яшисең.
Идеаль булырга омтылу кешенең үз-үзенә ышанмаганлыгыннан килә дип аңлата психологлар. Кеше абстракт нәрсә уйлап чыгарып, шундый булырга хыяллана икән, димәк, ул үзен яратмый, чөнки хәзер ул – шуның капма-каршысы. Аңа ябыгырга, спорт залының ишеген ачып карарга, чит тел өйрәнергә һәм башка бик күп нәрсәләрне үзләштерер­гә кирәк, шуннан соң гына аны яратачаклар, имеш. Психологлар дигәннән, аларга бик еш мөрәҗәгать итүчеләр дә күп вакыт үз-үзләренә ышанмаучы кешеләр. «Мине беркем дә яратмый, мин идеаль» түгел дип, адәм баласы үзен үзе ашый, ачулана, яның янәшәсендәгеләргә дә эләгә, шул рәвешле, ябык боҗра килеп чыга – яхшы булу өчен көч, энергия кирәк, ә кеше аны ызгыш-талашка һәм үзе уйлап чыгарган бәлаләргә сарыф итә.

Ә идеаль булып булмый бит, бары тик шуны гына аңларга кирәк. Идеал артыннан куу психик тайпылышка китерергә дә мөмкин. Үсешкә омтылырга кирәк, әлбәттә, әмма борынгы бабаларыбыз мамонт ауларга барганда идеаль аучы булам дип уйламаган, аларның максаты – бары тик аз югалтулар белән табыш алу гына булган. Ә безгә исә күп һәм бик тиз кирәк, без суперкеше булырга омтылабыз. Белгечләр, максатка вак адымнар белән барырга һәм һәрбер җиңү өчен үзеңне мактарга кирәк, ди. Болай эшләгәндә, организмда серотонин белән дофамин – бәхет гормоннары бүленеп чыга һәм юлны дәвам итәргә этәргеч бирә. Шулай итеп, идеаль булганчы, серотонинлы булыйк. Үсештә икән бит бөтен хикмәт.

фото - pixabay.com/ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading