Кайсы гына халыкны алма – ул риваятьләр ярата. Күп очракта алар әкият төсле, чынбарлыктан бик ерак, әмма һәрчакта да матур, бәхетле тәмамланмый. Казанга килгән туристларга Сөембикә патшабикә турында тарихи дөреслек кирәкми, ә Явыз Иван гаскәрләре күренүгә, патшабикәнең манарадан сикерүе турындагы риваятьне ишетәсе килә аның. Дошман кулына эләкмәс, аның колы булмас өчен, очар коштай җилпенеп биек манарадан түбәнгә очкан ирекле җан образын гәүдәләндерәсе килгәнгә яратадыр халык әлеге риваятьне. Татарның хәтерендә ирекле, горур хатын-кызлар турында андый риваятьләр аз сакланмый – Гайшәбикә, Алтынчәч, Каракүз... Нечкә күңелле, тыйнак, әмма язмыш сынауларына каршы торырлык көчле, үзен корбан итәргә һәм халык хәтеренә исемен мәңгелеккә язып калдырырга сәләтле гүзәл татар хатын-кызы. Сөембикә манарасы гасырлар буе Казан күрке булып торса, икенче бер сәнгать әсәре – Каракүз скульптура композициясе күптән түгел нефтьчеләр башкаласы Әлмәттә пәйда булды. Кара алтын табучылар көне һәм шәһәрнең юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы әлеге матур вакыйга белән башланып китте.