16+

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан алдынгыларын бүләкләделәр

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин 31 октябрьдә Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан алдынгыларын бүләкләделәр

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин 31 октябрьдә Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантана 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 2020 елда ТАССРга-100 ел шигарендә узды.  Бүләкләр сәнәгать, төзелеш, транспорт, спорт, мәгариф, медицина, сәнгать һәм башка өлкәләр вәкилләренә тапшырылды.

- Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, фәкать, Россия халыкларының бердәмлеге генә илдә тотрыклылыкка һәм халыкара яссылыкта олы җиңүләргә китерә. Россиянең әйдаман төбәкләренең берсе булган Татарстан Республикасы-күпкырлы мәдәни традицияләр, республикада яшәүче халыкларның бердәмлегенең уникаль үрнәге. Нәкъ шушы бердәмлек-республиканың социаль-икътисади үсешенең фундаменты,-диде үзенең котлау сүзендә премьер-министр Алексей Песошин.

Чыгышта телгә алып үтелгәнчә, Татарстанда быел бензин җитештерелә башлаган. Республикадагы 74 сәнәгать мәйданында һәм 16 сәнәгать паркында 28 мең эш урыны булдырылган. Быел тышкы сәүдә әйләнеше 19,2 миллиард долларны тәшкил итә. Ел ахырына эчке тулаем продукт 2,5 триллион сум булыр, дип көтелә.

- Татарстан башкаласы елдан-ел зур халыкара чаралар үткәрү мәйданына әверелә бара, - дип дәвам итте сүзен Алексей Песошин. - Казанда быел узган “Ворлдскиллс” эшче һөнәрләре стандартлары буенча дөнья чемпионаты эшче һөнәрләре дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту-әзерлек челтәрен үстерүгә көчле этәргеч бирде.Чит илләр кешеләре Казанның матурлыгын, бай мәдәниятле булганлыгын әйтәләр. Сезнең һәркайсыгызның үз эшчәнлек өлкәсе, уңышларыгызның үз тарихы. Сезне үз хезмәтегезгә бирелгәнлек берләштерә. Сезнең хезмәт республика үсешенә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.

Бүләкләнүчеләр исеменнән сүз алган кинематографист Илдар Ягафаров республикада кинофильмар төшерүнең үсеш кичерүен әйтте. Укытучы Зөлфия Миңнуллина мәгарифнең һәм яшь буынны тәрбияләүнең җаваплы өлкә булуын искәртте.

 

Тантана ахырында премьер-министр Алексей Песошин: ”Киләсе елда ТАССРга 100 ел тула. Республикада яшәүче халыкларның үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәни йөзләрен саклап калуга ирешәбез, күп гасырлы мирасны федераль һәм халыкара яссылыкта лаеклы күрсәтәбез”, - дип Татарстан үсеше өчен алга таба да тырышып эшләргә чакырды.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading