16+

87 яшьлек Рауза апа Хәйретдинова: «Күңелем белән мин һаман Мәйсәрә»

Камал театрының сезон ябылышына тормыш иптәше Нури абый белән Рауза Хәйретдинова да килгән иде. Гомер көзендә дә бик матур пар алар. Аларны күрүгә, башымнан яшен тизлеге белән, әңгәмә корырга кирәк, дигән уй сызылып үтте. Икенче көнне очрашу вакыты билгеләргә дип, Рауза апаның телефон номерын җыйсам, шәһәрдә түгелләр икән инде. Шулай да телефон аша сөйләшеп алдык легендар актриса белән.

87 яшьлек Рауза апа Хәйретдинова: «Күңелем белән мин һаман Мәйсәрә»

Камал театрының сезон ябылышына тормыш иптәше Нури абый белән Рауза Хәйретдинова да килгән иде. Гомер көзендә дә бик матур пар алар. Аларны күрүгә, башымнан яшен тизлеге белән, әңгәмә корырга кирәк, дигән уй сызылып үтте. Икенче көнне очрашу вакыты билгеләргә дип, Рауза апаның телефон номерын җыйсам, шәһәрдә түгелләр икән инде. Шулай да телефон аша сөйләшеп алдык легендар актриса белән.

– Рауза апа, хәлләрегез ничек? Нишләп ятасыз?
– Студенецта бакчабыз бар. Бүген шунда килдек. Бар дөнья чәчәктә утыра. Матур, һавасы чиста, яхшы. Өйдә йоклап булмый. Нури Ганиевич казыйсын казый, утыртасын утырта. Үзебез кебек карт булса да, мунчабыз да бар. Югары Ослан кибетенә барып, азык-төлек, газ баллоны алып кайттык. Исән-сау булсак, җәйне бакчада үткәрергә исәп. Өйдә торырлык түгел бит, кыздыра. Фатирыбыз өч бүлмәле булса да, һава җитми.
 
 
– Камал театрының сезон ябылышына килгән идегез. Нинди хисләр белән кайттыгыз?
– «Зәңгәр шәл»не карадык, соңыннан банкет булды. Кабан күле буенда күптән булганым юк иде. Шулхәтле рәхәтләндем... Театрны бик сагынган идем. 65 ел шул сәхнәдә хезмәт иттем бит. «Сәхнә ветераннары безнең арада утыра», – дип, Фәрит Бикчәнтәев бастырып та халыкка күрсәтте. Тамашачы күрде инде, юкса мине үлгән дип уйлаучылар да бардыр. Бик күптән анда барганым юк иде. Кан басымым уйный. Театрга барырга җыенабыз да хәлем китә. Кышны авырып чыктым бит. Бөтен артист килеп кочаклады, хәлләремне сорашты. Хәзер яшьләр бик күп икән анда. Иң өлкәннәрдән мин дә Асия Галиева гына калдык. Шуны әйтим әле: истәлекләрне туплап, китап яздым бит мин. Беренче партиясе сатылып беткән, яңадан баетып, зурайтып кабат чыгарырга дигән карарга килгәннәр иде. 2014 елның 26 декабрендә табадан яңа китап төште. Инде анысы да сатуда юк икән. Үзем исән чакта чыгарып калыйк, дип тырыштылар инде, рәхмәт.
 
 
Театрдан игътибар тоеп яшисезме?
– Әйе-е-е. Бәйрәм саен, премьера саен чакыралар. Машина җибәрәбез, диләр. Бара гына алмыйм бит. Яңа директорыбыз да бик итагатьле. Фәрит инде безнең белән, сәхнә артында үскән бала. Бер дә онытмыйлар. Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева, Дания Нуруллина, Рузия Мотыйгуллиналар бездән яшьләр, инде алар да арттан куа киләләр.
 
 
– Бүген сәхнәгә чыгып, кайсы рольне башкара аласыз?
– (Бу урында бик ихлас көлде.) Әй җаным, ничә еллардан бирле уйнамасам да, үземнең яратып уйнаган спектакльләрдәге монологлар исемдә. «Зәңгәр шәл»дә мин 15 ел уйнадым бит. Шул арада ике Булатны алыштырдым. Хәзерге ике яшь Булат та мине килеп котладылар. «Татар хатыны», «Зәңгәр шәл», «Галиябану»ны чыгып уйный алам.
 
 
– Рауза апа, үзегезне ничә яшьтә дип хис итәсез?
– 87 яшьтә булсам да, күңелем белән, театрдан Мәйсәрә булып кайттым. Уйнаган вакытларым күз алдыма килә, музыка колагымда яңгырый. Яшьлек. Спектакльне елый-елый карадым. 75 еллыктан алып 85 еллыкка кадәр яздырылган язмаларым бар. Шуларны еш карыйм. Өлкән буын артистлары лаеклы ялга киткәч, директорыбыз, Мәдәният министрлыгы белән бергә, «Инсаният» дигән төркем оештырган иде. 12 артист 10 еллап шунда эшләп, гастрольләргә йөрдек. Шул чаклар бик сагындыра. Театрны бик юксынам. Елыйм да. Нури чыгып киткәч, бигрәк тә ямансу. Шундый авыр. Артист өчен лаеклы ялга чыгу – газап. Юкка гынамыни, кайбер артистлар психиатрия хас­таханәләренә эләгә. Чөнки без кешегә, алкышларга, чәчәкләргә, игътибарга, рольләргә ияләшкән. Соңгы ролем Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш»ы булды.
 
 
Театр төшкә керәме?
– Бик еш. Арабыздан киткән артистларны еш күрәм. Уянганнан соң да: «Әллә болар исән-сау микән?» – дип уйланып ятам. Репетицияләр, сәхнәдә уйнаган вакытларны күрәм. Йә соңга каласың, йә грим салып өлгермисең, йә сәхнә табып булмый, йә сүзләр онытыла. Кайвакытта өндәге кебек газапланып уянам. Гел шуның белән саташам. Театр каныма сеңгән. Өч көн элек кенә Вера апа Минкинаны күрдем. Фирдәвес Әхтәмова, Фирдәвес Хәйруллина да әйтерсең лә исән. Төшемдә шуларны күреп уянсам, көне буе уйланып йөрим инде аннары.
 
 
– Рауза апа, Нури абый белән ничә ел бергә яшисез? Бер-берегезгә ничек эндәшәсез?
– 1952 елдан бирле, 63 ел бергә. 1953 елгы улыбыз Марат үз гаиләсе бе­лән яши. Ике оныгым бар. Аларның әйбәт яшәве – безнең өчен зур шатлык. Телевизордан гел начар әйберләр күрсәтеп торалар бит. Аллага шөкер, андый хәлләр күрмәдек. Нури абыегыз белән мәхәббәтебез һаман көчле. Нури абые­гыз бик тәмле телле. «Бәгырем», «матурым» дип кенә тора. «Мин синең өчен генә яшим» дигән сүзеннән эреп китәм. Тормышымда, янәшәмдә ул булмаса, бу яшькә җитмәс тә идем. Бөтен эш аның өстендә: кибет-базар да, бакча да, өйдәге эшләр дә. Бая ятып торган идем, хуш искә уянып киттем: кузгалак ашы пешергән икән. Тигез картлык бирсен Ходай, аерым яши алмыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading