Аның кебекләр турында, баскан җирендә ут чыгара, диләр. Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Алсу Фәйзуллина белән әңгәмәдән соң миндә дә шундый хисләр калды.
- Алсу, сезнең театрда җырлый белә торган артистлар күп һәм Кариев театрын еш кына җырчы театр дип тә атап йөртәләр. Артистлар арасында көндәшлек сизелмиме?
- Җыр өлкәсендә мин көндәшлек сизмим. Режиссерыбыз Ренат Мирзәхәсән улы - бик үзенчәлекле кеше. Рольләрне биргәндә, ул гадел: беренче состав итеп тә, өченче состав итеп тә куя ала.
Көндәшлек бөтен җирдә бар инде ул, аеруча сәнгать өлкәсендәге зур коллективларга хас күренеш. Тик без аны күрсәтмәскә тырышабыз.
- Күпләр артист һөнәрен бик җиңел дип саный. Җырлап-биеп, күңел ачып йөрүнең нинди авырлыгы бар инде, диләр. Бу фикергә карашыгыз ничек?
- Мәктәпне тәмамлаганнан соң, музыка училищесына укырга кердем. Шунда миңа сыйныфташларымның берсе, җырлап кына мин дә керә алам аны укырга, дигән иде. Үзе мәктәпне медальгә тәмамласа да, укырга озак кына керә алмый йөрде.
Сәхнәгә чыктың да җырлап-биедең генә түгел шул. Сәхнәнең үз таләпләре бар. Кәефең нинди булуга карамастан, син образда чыгарга тиеш.
- Сез Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын, аннан соң Нәҗиб Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлагансыз. Ни өчен театр артисты булырга карар кылдыгыз?
- Бу - очраклы килеп чыккан хәл. Училищены тәмамлаганнан соң, консерваториягә кердем. Беренче курста укыганда, Ренат Мирзәхәсән улы укытучыма шалтыраткан. «Галиябану» спектаклен куярга җыенабыз, җырчы актрисаларым юк, дигән. Укытучыбыз берничә кешене җыйды һәм безнең арада кастинг оештырды. Кастингка режиссер үзе дә килгән иде, телефон номерларын алып калды. Бу 2008 елның 29 декабре иде. Күпмедер вакыттан Габдулла Кариев театрына чакырдылар. Баштарак бөтен кеше миңа сәер итеп карый төсле иде.
- Җырчы кызга рольгә керү авыр булдымы? Драма артисты һәм җырчы - икесе ике төрле юнәлеш, ике төрле белем бит...
- Кыенлыклар минем тел мәсьәләсендә булды. Консерваториядә, музыка училищесында беренче урында музыка булса, театрда сәхнә теленә басым ясала.
Ренат Мирзәхәсән улыннан: «миңа текстны өйрәнеп килергәме, барысын да ятлап килимме», - дип сорый идем. «Юк, кирәкми. Син театр артисты буларак укымагансың, син аны «Галиябану»да экстерном укып чыгачаксың», - диде. Режиссер үзе дә, тел осталары Эльвира Хамматова, Флюра Хәмитова да бик ярдәм итте.
- Сез Галиябану, Сәрвәр, Зәйтүнә рольләре аша танылу алдыгыз, дисәк тә була. Андый рольләрне башкару артисттан нәрсә таләп итә?
- Үзебезнең театрда куелганнан соң, «Галиябану» спектаклен мин Камал театрына да барып карадым. Дөресен әйтим, Камал театрында спектакль караганда бик дулкынландым. Әмма беренче пәрдә ябылганнан соң, миңа шундый рәхәт булып китте! Кара, мин әйтәм, мин моннан яхшырак уйныйм бит, дидем. Борын чөеп әйтүем түгел, әмма чыннан да, мин яхшырак уйныйм төсле тоелды.
Образларны тудырганда, бер нәрсә дә җиңел генә килми. Режиссер, менә сиңа роль, ничек телисең, шулай куй, дип беркайчан да әйтми. Шул чорга багышланган әдәбиятны бирә, ниндидер журналлардан кульязмалар укырга тәкъдим итә. Тукайга бәйле спектакльне чыгарганда, Тукайның шигырьләрен, аңа багышлап язылган әсәрләрне укыдым. «Галиябану»ны чыгарганда, Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы белән таныштым. Бу спектакльне кем беренче куйган, кайда, ничек куйганнар - бар да кызык иде. Рольләрне эшләгәндә, үз тормышыңдагы кичерешләр дә өстәлә. Минем белән дә шундый әйбер булган иде бит, дип уйлап куясың. Роль тудыру - дөньяга бала тудыру белән бер ул.
- Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан яңа спектакль әзерлисез, дип беләм. Анда да төп рольләрнең берсен сез башкарасыз икән. Аның турында да бераз сөйләсәгез иде.
- Ул спектакль Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштерелә. Күпләр, спектакль Габдулла Кариев әсәре буенча куела, дип уйлый. Мин анда Кариевның сөйгән яры Мәүлидә ролен башкарам. Алар икәү авылдан килә, Кариев артист юлыннан китә, Мәүлидә исә кер юучы була. Кыз егетне еллар буе ярата, тик Габдулла аны дус итеп кенә күрә. Шуннан соң Мәүлидә: «кер уып, яшьлегемне үткәрәсем юк, авылны сагындым», - дип, авылга кайтып китә.
Кариевның тормышында шундый мизгел булып ала: Сәхипҗамал Волжская үзләре уйнаган труппаны ташлап, «Нур»ны оештыра. Ә Кариев Кәрим Тинчуринның «Кара күз» спектаклен куярга ниятли, әмма аның артистлары, шул исәптән баш роль - Кара күзне уйнаучы булмый. Кариев кастинг үткәрә, башка рольләрне уйнарга кеше табыла, тик баш роль буш кала. Спектакль тәмамланып, пәрдә ябылганнан соң, Мәүлидә сәхнәдә «Син кайда - мин шунда» дип җыр суза. Спектакль шулай тәмамлана.
Спектакльнең репетицияләре инде башланды, премьерасы май азагында булачак.
- Габдулла Кариев тууына 130 ел тулу уңаеннан, театрда тагын нинди чаралар үткәрергә ниятлисез?
- Ниһаять, без биналы булабыз. Элеккеге Офицерлар йортында төзекләндерү эшләре тәмамланып, файдаланылышка тапшырылачак, дип вәгъдә бирделәр.
- Труппада ир-ат артистларның аз булуы үзен сиздерәме?
- Сизелә, билгеле, әле берничә егет килде. Ир-ат ролен дә уйнарга туры килгән чаклар бар. Балалар спектакльләрендә, мисал өчен, төлкенең яки керпенең әтисе түгел, әнисе генә уйнала. Үзебезне, шаяртып, хатын-кызлар батальоны дип йөртәбез.
- Тормыш иптәшегез дә сәхнә кешесе (Алсуның ире «Казан егетләре» төркемендә җырлый. - Л.Л.). Ике артистка яшәү кыен түгелме?
- Тормыш иптәшем дә иҗат юлындагы кеше булсын иде, дигән хыялым бар иде. Ул да шундый уйлар белән яшәгән. Әмма бу, без файда эзләп өйләнешкән, дигән сүз түгел.
- Ә ничек таныштыгыз?
- Без ирем белән 2006 елда ук таныштык. «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә 2005 елда лауреат булып, мин музыка училищесына кердем һәм икенче елны сеңлемне дә фестивальдә катнашырга алып килдем.
Без иң беренче килдек. Карыйм, яшь кенә малай белән, артымнан бер хатын-кыз керә. Танышып киттек. «Без Тәтеш районыннан, икенче тапкыр килдек. Узган ел дипломант булган идек», - ди бу ханым. Әйдәгез, мин әйтәм, училищега керегез, менә мин дә фестивальдә җиңеп, кердем, дидем.
Фәнил җырлагач, аның тавышына таң калдым һәм әнигә кайтып сөйләгәнемне дә хәтерлим. Иң беренче тавышына гашыйк булганмындыр. Ә очраша башлавыбыз училищеда укыганда булды. Мин дүртенче курста укый идем, ул - икенчедә.
- Балага, гаиләгә вакытыгыз каламы? Өчәү бергә еш җыеласызмы?
- Өчәү бергә җыелган вакытлар сирәк була, билгеле. Кунакка йөрергә яратмыйбыз, чөнки кеше күзе ардыра.
- Декрет ялыннан соң сәхнәгә чыгу авыр булмадымы?
- Бик тә эшкә чыгасым килде, өйдә ятасым килмәде. Әле Мирзәхәсән улы, шалтыратып: «без «Галиябану»ны чыгармакчы идек, син моңа ничек карыйсың», - дигәч тә, «чыгам, һичшиксез чыгам», - дидем. Өйдә тик кенә ята алмыйм икән. Әмма баланы да игътибарсыз калдырырга ярамый.
- Сезнеңчә, идеаль хатын нинди булырга тиеш? Ул сыйфатлар сездә бар дип саныйсызмы?
- Кияүгә чыкканчы, миндә, өлгерерменме икән, дигән курку хисе бар иде. Өйне дә чиста тотасы, ирнең өстен-башын карыйсы, ашарга да пешерәсе бар. Мин үзем бик чисталыкны яратам. Аллага шөкер, барына да өлгерәм. Әгәр дә 5 баллы система буенча карасак, мин «4+»лык хатын!
Комментарийлар