16+

Алсу Каюмова: «Мин чәчрәп торган хатын-кыз ролен уйнарга яратам»

Элек телевизордан чит ил кинолары караганда, аның тәр­җемәсен ягымлы, матур тавыш яңгырата иде. Бүген исә кайсы гына автобуска килеп кермә, шул ук тавышны ишетәбез. Ул - Камал театрыннан Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова тавышы. - Алсу, син бернинди акцентсыз татар һәм рус телләрендә кичәләр алып барасың. Тукталышлар исемнәрен дә бик...

Алсу Каюмова: «Мин чәчрәп торган хатын-кыз ролен уйнарга яратам»

Элек телевизордан чит ил кинолары караганда, аның тәр­җемәсен ягымлы, матур тавыш яңгырата иде. Бүген исә кайсы гына автобуска килеп кермә, шул ук тавышны ишетәбез. Ул - Камал театрыннан Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова тавышы. - Алсу, син бернинди акцентсыз татар һәм рус телләрендә кичәләр алып барасың. Тукталышлар исемнәрен дә бик...

Элек телевизордан чит ил кинолары караганда, аның тәр­җемәсен ягымлы, матур тавыш яңгырата иде. Бүген исә кайсы гына автобуска килеп кермә, шул ук тавышны ишетәбез. Ул - Камал театрыннан Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова тавышы.
- Алсу, син бернинди акцентсыз татар һәм рус телләрендә кичәләр алып барасың. Тукталышлар исемнәрен дә бик матур яңгыратасың. Шәһәрдә туып- үскән, диярсең.
- Юк, мин Аксубай районының Яңа Ибрай авылыннан. Мишәрләргә рус теле җиңелрәк бирелә бит ул. Без гаиләдә өч кыз үстек.Телләрне әйбәт өйрәнсеннәр дип, әни безнең белән өйдә русча сөйләшергә тырыша иде. Ул безне татарча да әдәби телдә генә сөйләштерде. Үзе мәктәптә математика укытты. Мин балачактан ук артист булырга хыялланып үстем. Алып баручы буларак сәхнәгә чыксам да, русча сөйләшергә яратмыйм. Шулай да кичәләр алып барганда сөйләргә туры килә. Русча сөйләгәндә ялгышмасам ярар иде, дигән уй белән чыгам.
- Тукталышларны игълан итү өчен кастинг аша сайлап алдылармы, әллә үзеңә тәкъдим иттеләрме?
- Автобусларга тавыш яздыру өчен студиягә заказ булган. Шуннан соң кастинг оештырдылар. Сайлап алгач та, студиядә бертуктаусыз сигез сәгать яздырдык.
- Аларны транспортта ишеткәндә, үзеңә җитешсезлекләрең сизелмиме соң?
- Үзем тыңлаганда, кайбер сүзләрнең русчарак яңгыравы эчне пошыра. Кайвакыт ирем Рамил дә: «Фәлән хәрефеңне татарча әйтмәдең», - дип кайтып әйтә.
- Сине тыңлаганнан соң: «Менә дигән диктор тавышы», - дип уйлап куя­сың. Әгәр телевидениегә диктор итеп чакырсалар, барыр идеңме?
- Төп эшемә хилафлык килмәсә, нигә бармаска?
- Соңгы вакытта фильм­нарны тәрҗемә иткәнең күренми.
- Үзем тәрҗемә итәргә бик яратам. Әмма хәзер бик йөрмим тәрҗемәләргә, өлгереп булмый. Соңгы елларда берничә фильмда да төшәргә туры килде.
- Алсу, син театр репертуа­рындагы шактый спектакль­ләрдә уйныйсың. Үзеңнең холкыңа кайсы якын?
- Чәчрәп торган хатын-кыз рольләрен уйнарга яратам.
- Авыр бирелгән роль кайсы?
- Миңа тәти кызларны уйнау авыр. Әйтик, «Казан сөлгесе»ндә Хөршидәне уйнау авыррак бирелде. Ул минем табигатемә якын түгел.
- Уйнаган рольләрең холкыңа тәэсир итмиме, Алсу?
- Ул турыда уйлаганым юк. Хәер, тәэсир итмидер. Шул образлардан чыгып, үзеңнең ниндидер якларыңны ачарга мөмкин. Артист барыбер үзенең табигатеннән китә алмый ул.
- Балачакта һәркем үзебезнең татар артистларын якыннанрак күрү турында хыяллана. Ә син беренче мәртәбә театр артистларын кайчан күрдең?
- Телевизордан спектакльләр карарга ярата идем мин. Бервакыт авылыбызга Камал театры килгәнен белгәч, клуб янына алданрак килеп, аларны күзәтә башладык. Шунда эскәмиядә утырган Илдус Әхмәтҗановка сокланып карап торганым хәтердә. Бүген аның белән бергә эшләп йөрербез, дип кем уйлаган?
- Әгәр артист булмасаң, нинди һөнәр сайлаган булыр идең?
- Мин өч кыз арасында малайлар сыман үстем. Әти белән бергәләп ир балалар эшен башкара идем. Кечерәк чакта, милиционер яки янгын сүндерүче булам, дип йөрдем. Әни үзе, заманында артист булырга хыяллангангамы, минем дә шул юлдан китүемә ­каршы килмәде.
- Ирең Рамил Вәҗиев белән тату гына гомер итәсез. Шулай да гаиләдә үпкәләшү дә була торгандыр. Андый чакта кем беренче булып юл куя?
- Без икебез дә эмоциональ, хисле кешеләр. Ике сәгатьтән артык сөйләшмичә йөри алмыйбыз.
- Гаилә проблемаларын ничек хәл итәсез?
- Бездә һәркемнең үз вазифасы. Килеп туган проблемаларны уртага салып бергәләп хәл итәбез.
- Өч бала үстерәсез. Син алар биләүдә вакытта ук эшкә чык­тың. Гастрольләргә йөргәндә, аларны кемгә калдырып китәсез?
- Ул яктан безнең проблема булмады. Әле Рамилнең әнисе, әле үземнеке булышып торды.
- Балаларыгыз ниләр белән мавыга?
- Өчесен дә музыка мәктәбенә йөртәбез. Кызыбыз Нәргиз 2 нче сыйныфны тәмамлады. Ирхан белән Әмирхан биш яшь ярымлык. Нәргиз рәсем мәктәбенә дә йөрде. Инглиз телен өйрәнергә дә йөри. Бассейнга да вакыт таба.
- Алар сәнгатьне яратамы?
- Балалар үзебезнең спектакльләрне карарга ярата. Алар белән курчак театрына да йөрибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading