16+

Артистлар тантана итте

Камал театрында "Тантана" республика театр премиясе җиңүчеләрен игълан ителәр. Анда җиңүчеләргә махсус билге белән 50 шәр мең сум акча тапшырылды.

Артистлар тантана итте

Камал театрында "Тантана" республика театр премиясе җиңүчеләрен игълан ителәр. Анда җиңүчеләргә махсус билге белән 50 шәр мең сум акча тапшырылды.

Камалга республика театрларында эшләүче артистлар җыелган иде, шунлыктан бу көнне анда аерым рух хөкем сөрде. Кочаклашып күрешүләр, бәйрәм белән тәрбикләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар... Кемдер чәй эчә, кемдер оркестр уенын тыңлый.

Быел "Тантана "премиясе бишенче тапкыр тапшырылды. Жюри 11 номинациядә көч сынашучы 47 кандидатны 89 катнашучы арасыннан сайлап алган. Ә җиңүчеләрне исә сәхнәдән игълан иттеләр.

Әлбәттә, һәр җиңүче исемен атар алдыннан сер һәм интрига сакланды. Ә шулай да "Тантана"ның иң җылы мизгеле "Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" исемен атагач булгандыр. Анда Камал теары актрисасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина җиңүче дип табылды. Аның исемен ишеткәч зал аягүрә басты һәм бик көчле алкышлады.

Өч ел элек җырчы Салават Фәтхетдинов Камал театры диреткоры Шамил Закиров истәлегенә аның исемендәге премия булдырган иде. Быел ул Камал театрының режиссер ярдәмчесе Фәридә Хафизовага тапшырылды.

Фото: azatliq.org

Моннан тыш Чаллы театрыннан Чулпан Арсланова белән Бөгелмәдән Ләйсән Хәбибуллина, Камаллылар - Рамил Вәҗиев, Илнур Закиров, Алмаз Сабирҗанов махсус бүләкләргә ия булды. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды бүләге Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинга бирелде.

Сүз уңаеннан, Әлмәт драма театры моннан берничә көн элек Мәскәүдә узган кече шәһәрләр театрлары фестивалендә "Ромео һәм Джульетта" спектаклен күрсәтеп лауреат исеменә лаек булып кайттылар.

Җиңүчеләр:

"Дебют" номинациясендә:
Венера Протасова, Татар дәүләт академия һәм балет театры
Алинә Мөдәррисова, Әлмәт драма театры

"Иң яхшы курчак театры артисты"
Татьяна Салихова, Чаллы курчак театры

"Эпизод ролен иң яхшы башкаручы"
Ленар Миңнемуллин, Минзәлә драма театры

"Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы"
Галина Юрчина, Яшь тамашачылар театры

"Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы"
Марат Хәбибуллин, Әтнә драма театры

"Иң яхшы артистлар ансамбле"
Әлмәт драма театры

"Музыкаль театрның иң яхшы артисты"
Антон Палодюк, Татар дәүләт опера һәм балет театры

"Намус һәм тугрылык"
Александр Купцов, Яшь тамашачылар театры

"Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы"
Дания Нуруллина, Камал исемендәге татар дәүләт драма театры

"Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы"
Разил Фәхретдинов, Чаллы татар драма театры

"Ел вакыйгасы"
"Хуҗа Насретдин" (Камал театры) һәм "Кара пулат" (Тинчурин театры) спектакльләре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading