16+

Авылга... театр килде

Сәнгатьле, мәшһүр режиссер Кәшифә Тумашевалы, классик драматург Мирхәйдәр Фәйзиле район түгел дип әйтеп карасыннар безне!

Авылга... театр килде

Сәнгатьле, мәшһүр режиссер Кәшифә Тумашевалы, классик драматург Мирхәйдәр Фәйзиле район түгел дип әйтеп карасыннар безне!

Мирхәйдәр Фәйзинең тууына - 125 ел, аның атак­лы «Галиябану» драмасы язылуга 100 ел тулу уңаеннан, әдипнең Шодадагы музей-йортында һәм Балтач мәдәният үзәгендә үткәрелгән бәйрәм тантанасы тынып та өлгермәде, район үзәгенең халык театры коллективы авыллар буйлап гастролен яңартып та җибәрде. 29 ноябрь көнне алар Карадуган мәдәният йортында Наил Гаетбаевның «Кызлар килде авылга» исемле музыкаль комедиясен күрсәттеләр.

Хәер, бу әсәр исеме янына «музыкаль» сүзе Балтачта гына кушылгандыр, чөнки уйнаучыларның әйтүләренә караганда, комедиягә җырны-музыканы нәкъ биредә, спектакльне әзерләү барышында өстәгәннәр. Җырлаучыларга кытлык юк ич монда. «Өстәлмәләре» бик әйбәт ялганган үзе, хәзер биредәге җырларны спектакльдән аерып алырлык түгел, комедия тукымасына бик әйбәт «ябешкәннәр». Кәшифә апа Тумашева да бит «спектакльдә җыр булырга тиеш, безнең татар халкы җырлы спектакльләр ярата» дип еш кабатлаган, җырлый белгән артистларга аерым хөрмәт белән караган. Татар хатын-кызларыннан махсус югары белемле беренче режиссерның өйрәтүләрен онытмыйлар, истәлекләрен кадерләп саклыйлар Балтачта. Шулай булмаска, биредәге халык театры үзенең беренче адымнарын, узган гасырның дәһшәтле утызынчы елларында ук, Мәскәүдәге укуын вакытлыча өзеп кайткан яшь Кәшифә җитәкчелегендә атлап китә бит. Режиссерның туган авылы Нөнәгәр мәктәбендә аның бик әйбәт музее эшли, балаларны сәнгать яратучылар итеп тәрбияләүдә булыша. Бу авылның соңгы елларда гына да татар халкына бер-бер артлы шәп-шәп җырчылар бирүе бер дә юктан түгел ул.
Халык театрының әлеге спектакльне җиденче тапкыр куюы икән. Район үзәгендә ике спектакль уйнаганнар, өченчесен дә сорыйлар, ди. Шул өченче тамашаны көтеп ала алмагач, тамашачыларның аеруча түземсезләре Карадуганга да килгәннәр иде. Зона фестивале узган Әтнәдә, аннан «юллама» алгач, Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда уйнаганнар. Уеннарын һәркайда ошатканнар. Биредә дә спектакльнең буеннан-буена тамашачыларның алкышлары, көлү авазлары тынмады. Әсәрнең эчтәлегендә әллә ни юк та үзе. Ләкин «әллә ние юк» әсәрдән кеше карарлык спектакль оештыру режиссер өчен җиңел бурыч түгелдер. Өйләнмәгән егетләре күп, ә гаилә корырга кызлары юк бер авылның өлкән яшьтәге Мәстүрә апасы (Гадения Зәкиева) шәһәрдә каңгырып яшәүче дүрт кызны, концерт куярга дигән булып чакырып китерә дә мондагы егетләр белән парлаштырмакчы була. Шуннан китә инде кәмит хәлләр. Яшь режиссер Раннур Әүхәдиев уйнаучыларны нык «шомарткан», берсен әйтеп, икенчесен калдыра торган түгел. Инде кат-кат уйнаган булулары да сизелә, бу коллектив яңа спектакль белән килсә дә, тамашачы кытлыгы булмас кебек.
Казанда махсус белем алып кайткан Раннур Әүхәдиев коллектив белән узган ел азагында гына эшли башлаган, бу аның беренче спектакле. Өйләнмәгән егетләрнең берсен үзе башкара. Әйбәт уйный, әмма аның төп уңышы - башка «егетләрнең» дә аннан начар якка аерылып тормыйча уйнауларындадыр. Раннур - районның Арбор авылы егете. Бу авыл да талантлылары ягыннан әле телгә алынган Нөнәгәргә тиңдер. Анда туып-үскән талантлы шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин үзе генә дә ни тора! Аның исем-фамилиясе янына «Тукай бүләге иясе» дигән сүзләрне кушып яза алмыйбыз икән, биредә аның гаебе дә юк, якташыбызның иҗаты бүтән күп кенә лауреат-шагыйрьләрнекеннән кайтыш дигән сүз дә түгел. Гарифҗанга өстәп, Арбор авылы татар халкына шагыйрә Резидә Гобәеваны бирде, ә Резидә сеңел үз авылын Илгиз Зәйниев атлы һәм драматург, һәм актер, һәм режиссер кияүле итте. Бу талантлы мишәр егете үтә юаш Балтач кешесе булмас, катлы-катлы мактаулы исемнәргә дә, лауреатлыкка да ирешми калмас, иншалла. Халык театрының иң тәҗрибәле, иң күп рольләр башкарган уенчысы Гадения Зәкиеваның да Арбор килене икәнлеген язарга онытмыйм тагын.
Раннурга кадәр халык театры коллективы белән районның Алан авылы егете Илдар Насыйбуллин җитәкчелек иткән иде. Аның белән ике спектакль - Данил Салиховның «Өзелгән йөзем», Булат Сәләховның «Яр» әсәрләрен куйдылар. Җитди, катлаулы әсәрләр. Профессиональ театрлар да сирәк алына торган «Яр»ны Идел-йорт конкурсында уңышлы уйнагач, жюридә утыручылар да гаҗәпләнделәр һәм коллективның эшенә дәрәҗәле өченче урынны бирделәр. Хәзер Илдар Насыйбуллин район мәдәниятендә югарырак вазифа башкара, ә театрда энесе Алмаз уйный.
Коллективка Халык театры исемен 2003 елда, Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын уңышлы уйнаганнан соң бирделәр. Аны сәхнәгә ул чактагы режиссерлары Нурия Галләметдинова куйган иде. Казанда махсус югары белем алып кайткан Балтач кызы Нурия Туфан Миңнуллин, Ризван Хәмид кебек җитди драматургларның тагын берничә әсәрен сәхнәләштерде. Булышуын үтенеп, аны пенсиядән генә чакырып алганнар иде. Эшлекле ханым элегрәк ун елдан артык районның мәдәният бүлегенә, аннары шуның кадәр үк социаль-тәэминат бүлегенә җитәкчелек итте. Пенсиягә чыгучының хәләл акчасын җай чыгарып кыркырга түгел, төрле яклап кат-кат санап, арттыру әмәлен эзләргә өйрәтә иде ул үз хезмәткәрләрен. Пенсиядәгеләр социаль-тәэминат бүлегенә үзләренең гади, эчкерсез кардәшләре янына килгәндәй киләләр иде. Мәдәниятле, халыкка игелекле ханымны районда әле дә нык хөрмәт итәләр. Үзе дә халык театрының һәр яңа эше белән кызыксынып тора, аларның уңышына куанып яши. Театрга Кәшифә Тумашева салган бәрәкәтле нигезне ул да шактый ныгыта алган бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading