16+

Бәби-театр, шигъри-биюле спектакль...  Кариев театры яңалык эзләвен дәвам итә 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җитәкчеләре яшьләр театр сәнгатенә яңалык өрүен дәвам итә икән. Бүген алар журналистларны Яңа елга кадәр була торган чаралары белән таныштырды. 

Бәби-театр, шигъри-биюле спектакль...  Кариев театры яңалык эзләвен дәвам итә 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җитәкчеләре яшьләр театр сәнгатенә яңалык өрүен дәвам итә икән. Бүген алар журналистларны Яңа елга кадәр була торган чаралары белән таныштырды. 

Эскизлар карарга кил!
(19 ноябрь, 17.00)
Тулы бер спектакль ничек яралган икәнен беләсең киләме? Кариев театрына спектакль эскизлары карарга кил. Сер түгел, нәкъ менә эскизлар, экспериментлар ясап режиссерлар шәп кенә бер спектакль тудыра. «Tat Cult Lab/театр» проекты «Калеб» яңа буын җыены кысаларында үткәрелә. Кичәдә өч спектакль эскизын карап булачак.

Әйтик, «Киләчәк теле» (реж. Алмаз Садриев) спектаклье Кариев театры өчен яңа булган бәби-театр юнәлешендә булачак. Эскизда балаларның ни рәвешле туган телләрен өйрәнүләре турында сөйләнәчәк.

«Зөһрә» (реж. Ксения Шачнева, авт. Йолдыз Миңнуллина) курчак театры юнәлешендә. Калеблеләр балалар өчен билингваль тамаша әзерләгән – текст татарча яңгыраячак, шул ук вакытта һәркемгә дә аңлашыла торган визуаль образлар кулланылачак. Бу алым аша рус телле балалар татар телен өйрәнә алачак дигән фикердә проект авторлары. Әлеге спектакльне 1, 9 декабрь көннәрендә дә карап була әле. Спектакль 12.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә башлана.

Кариев театрының хореографы Нүрбәк Батулла «Таң вакыты» дигән эскиз куйган. Режиссер Сәгыйть Рәмиевнең «Таң вакыты» шигырендә бүген дә актуальлеген җуймаган сораулар күтәргән.

Кариев театрының директоры Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, эскизлар тамашачы спектакль карарга күнеккән Зур сәхнәдә куелмаячак. 
-Без беренче тапкыр тамашачыбызны Кече сәхнәгә, фоега спектакль карарга чакырабыз, - ди Гүзәл Сәгыйтова.

“Шаян ТВ” театр серләрен ача
(18 ноябрь, 7:45, 13:45, 19:45, 1:45)

Хәзер телевизордан да театр турында кызыклы яңалыклар, мавыктыргыч тапшырулар, актерлар белән интервьюларны карап булачак. “Шаян ТВ” каналында «Калеб» яңа буын җыенының үз тапшыруы барлыкка килгән. Аның беренче кунагы - “Алтын битлек” театраль премиясе лауриаты, хореограф Нурбәк Батулла булачак.

-Без биш ел буе озарыгып көткән тапшыру бу. Ул “Шаян ТВ» каналы кысаларында гына калмас дип уйлыйбыз, шул ук “Яңа гасыр” каналына да, Ютубка да чыгачак Аның форматы үзенчәлекле булачак, - ди Гүзәл Сәгыйтова.
Тапшыруда шулай ук композитор Эльмир Низамов, режиссер Илшат Рәхимбай, актер Эмиль Талипов кебек сәләтле шәхесләрне күреп булачак.  

«Кәҗүл читек» премьерасы якынлаша
(30 ноябрь, 13.00)

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» җиде битлек кыска хикәясен сәхнәләштерергә алынган. Спектакль «Бердәм Россия» гранты ярдәмендә куела. 

“Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Гает бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...” 

Спектакль Ренат Әюповның пластик режиссер буларак беренче тәҗрибәсе һәм яшь артист Ләйсән Закированың Әхмәдулла ролендә дебюты белән үзенчәлекле. Шунысы да мөһим, баш режиссер биредә яшь команда белән эшли. Гаяз Исхакыйның хикәясен сәхнә теленә Нәзифә Кәримова күчергән. Музыка авторы – Миләүшә Хәйруллина, сәхнә бизәлеше – Илшат Вилданов. 

-Яшьләр белән эшли-эшли үзем яшәреп бетәм инде, - ди Ренат Әюпов. 

Тагын нәрсәләр көтелә?
2-5 декабрь Театрда “Һөнәр” фестивале кысаларында спектакльләр күрсәтеләчәк. 
7 декабрь Драматург Хәбир Ибраһимовның юбилей кичәсе
Башлана: 18.00
15 декабрь «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклье премьерасы
Башлана:18.00
22 декабрь «Без шундый театр төзербез...»
Кариев театрының 30 еллык юбилей кичәсе. 
Башлана:18.00
23 декабрь «Шайбу! Шайбу!» (К.Кәримов)
Башлана:18.00 
25 декабрь - 8 гыйнвар “Асылкош җыры” (Р.Мөхәммәтшин) мюзикл
Балалар өчен Яңа ел спектаклье

фотолар - Кариев театры һәм vk.com сайтыннан алынды.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X