16+

«Безнең уңышлы хезмәттәшлек – Нурсолтан Назарбаевның Татарстанга хәерһахлы мөнәсәбәте нәтиҗәсе»

Татарстан белән Казахстан арасындагы дуслык-хезмәттәшлек җепләре күптәннән килә. Ике арада төзелгән хезмәттәшлек килешүе дә бар. Бүген без Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән мәдәният өлкәсендәге багланышларны барлыйбыз. - Гүзәл Азатовна, Казахстан Республикасы белән мондый якынлыкның сере нидә икән? - Татар һәм казах халык­ларының сәяси, икътисади, мәдәни багланыш­лары гасырлар...

«Безнең уңышлы хезмәттәшлек – Нурсолтан Назарбаевның Татарстанга хәерһахлы мөнәсәбәте нәтиҗәсе»

Татарстан белән Казахстан арасындагы дуслык-хезмәттәшлек җепләре күптәннән килә. Ике арада төзелгән хезмәттәшлек килешүе дә бар. Бүген без Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән мәдәният өлкәсендәге багланышларны барлыйбыз. - Гүзәл Азатовна, Казахстан Республикасы белән мондый якынлыкның сере нидә икән? - Татар һәм казах халык­ларының сәяси, икътисади, мәдәни багланыш­лары гасырлар...

Татарстан белән Казахстан арасындагы дуслык-хезмәттәшлек җепләре күптәннән килә. Ике арада төзелгән хезмәттәшлек килешүе дә бар. Бүген без Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина белән мәдәният өлкәсендәге багланышларны барлыйбыз.
- Гүзәл Азатовна, Казахстан Республикасы белән мондый якынлыкның сере нидә икән?
- Татар һәм казах халык­ларының сәяси, икътисади, мәдәни багланыш­лары гасырлар буе дәвам итә. Татарлар XVIII гасырда ук, хәрби бурычтан качып, ул якларга килеп чыкканнар. Семипалатинск, Җаек, Петропавловск калаларына татарлар нигез салган. Муллаларыбыз мәдрәсәләр ачкан, күп кенә казах зыя­лылары да татар муллаларыннан белем алган. Мотыйгулла Төхвәтуллин салдырган Җаектагы мәдрәсәдә Габдулла Тукай да укыган. Шәхес буларак, ул шунда формалашкан. Казахстан безгә Фуат Мансуров, Нәҗиб Җиһанов, Гали Ильясов кебек күренекле шәхесләрне биргән. Ә безнең милләттәшебез Латыйф Хәмиди казах профессиональ музыкасына нигез салган. Ул - казахларның дәүләт гимнын да язган кеше. Казахларның күренекле шагыйре Абайның шигырьләре дә беренче мәртәбә Оренбургта чыга торган татар басмаларында дөнья күргән. Төрки телләр арасында казах теле - татар теленә иң охшаш телләрнең берсе. Казахстанда хәзер безнең 230 мең милләттәшебез яши. Бүген ике республика арасындагы багланыш­ларны үстерү алар өчен дә кирәк.
- Милләттәшләребез Казахстанда ничек яши? Алар Татарстан ярдәменә мохтаҗ түгелме?
- Безнең халык мәгърифәтле бит ул. Шуңа күрә дә аларны яраталар. Халкыбызның эшчәнлеге турында әйтеп тә торасы юк. Алар Казахстанда да ярдәм көтеп утырмыйлар, гөрләтеп эшлиләр һәм яшиләр. Казахстанда Татарстанның вәкиллеге эшли. Казахстанның унтугыз төбәгендә, Татарстан ярдәме белән, Сабантуй оештырыла. Узган ел Казахстанда уздырылган милли бәйрәмнәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә, ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнаш­тылар. Татарстан ярдәме белән, Җаекта Габдулла Тукай музее төзекләндерелде. Бу музей шагыйрьнең иҗатын пропагандалау буенча зур эш башкара.
Әлбәттә, безнең уңышлы хезмәттәшлек, андагы татарларның матур тормышы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның аңлашып эшләве нәтиҗәсе, Казахстан җи­тәк­челегенең безнең рес­публикага карата булган хәерһахлы мөнәсәбәтенең күрсәткече.
- Безгә Казахстаннан үрнәк алырлык нәрсәләр бар?
- Алар милли горурлык тәрбияләү юнәлешендә зур эш алып баралар. Астана шәһәрендә кечкенә баладан да: «Милләтең кем?» - дип сорасаң, ул: «Мин - казах», - дип җавап бирә. Күптән түгел Астанада Казахстан тарихын өйрәнү буенча институт ачылган. Анда башка төбәкләрдән дә галимнәрне тарталар. Мәдәният өлкәсенә бик күп чыгымнар тоталар. Милли ансамбльләр өчен дә бик бай киемнәр тектерәләр.
- Димәк, сәнгатьнең нинди тәрбияви көчкә ия икәнен аңлап эш итәләр...
- Әйе, хәзер бу юнәлештә Татарстан да актив эш башкара. Без дә сәнгать аша мәгърифәтле, горур татар кешесе образын тудырырга тырышабыз. Әйтик, «Кара пулат» операсын караганнан соң, миндә милли горурлык хисләре тагын да көчәйде. Татарларның тугрылыгы, горурлыгы турындагы бу әсәрне бөтен милләттәшләр дә карасын иде.
- Тугандаш халыклар өчен бер-береңнең мәдәнияте-сәнгате белән танышып тору кирәк нәрсә. Казах театрлары һәр­вакыт «Нәүрүз» театрлар фестивалендә катнашып килә. Министрлыкларның тагын нинди уртак проект­лары бар?
- Әйе, ике халык арасында мәдәни багланышлар ныклы. ТР мәдәният министры Айрат Сиба­гатуллин һәм респуб­ликабызның иҗади делегациясе әле яңа гына Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәреннән кайтып төште. Биредә милләттәшләребез инициативасы һәм аларның тырышлыгы белән герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды һәм сабантуй үткәрелде. Үткән ел мәдәният министры «Алмата - ислам мәдәнияте башкаласы» дигән конференциядә катнашты. Ике республиканың иҗат вәкилләре дә аралашып тора. Әйтик, казахлар Казан халыкара мөселман кинофестивалендә дә бик автив катнаша. Былтыр Казанда Кызыл Орда филармониясе артистларын кабул иттек, Казахстанда Татарстан көннәре үткәрдек, Татарстанда Казахстан вәкиллеге тарафыннан казах фотографларының күргәзмәсе оештырылды. Казахстандагы милләттәшләребез оештырган Сабантуйлар да безнең артистлар катнашыннан башка узмый. Бездә казахларның мәдәни үзәге дә актив эшчәнлек алып бара. Узган ел Казанда узган «Төреквидение» җыр фестивалендә Казахстан кызы Жанар Дугалова җиңеп чыкты. Ул чын казах музыкасын ишеттерде. Быел «Нәүрүз» фестивалендә дә казахлар көчле спектакль алып килгән иде. Шулай итеп, без даими рәвештә бер-беребезнең эшчәнлеген күзәтеп, тәҗрибә алмашып торабыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Гүзәл Азатовна!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading