16+

Быел театрның 110 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар

Камаллылар җәйге яллардан соң кабат эшкә чыкты. Һәрвакыттагыча, театр яңа планнар, яңа идеяләр белән яши. Театр директоры Илфир Якупов белән без әнә шулар хакында сөйләштек.

Быел театрның 110 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар

Камаллылар җәйге яллардан соң кабат эшкә чыкты. Һәрвакыттагыча, театр яңа планнар, яңа идеяләр белән яши. Театр директоры Илфир Якупов белән без әнә шулар хакында сөйләштек.

- Илфир әфәнде, артистлар, башка еллардагы белән чагыштырганда, быел иртәрәк эшкә тотынды түгелме?
- Әйе, репетицияләр башлады. Бездә Омск театрында эшләүче режиссер Георгий Цхерава Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклен куячак. 13 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстанга сәяхәт» дигән программа күрсәтеләчәк. Ул хәзер ике елга бер тапкыр оештырыла. Республика көне уңаеннан 25-30 августта тамашачыга кызыклы спектакльләребезне тәкдим итәбез. 18 августта Мәскәүдә Туфан Миңнуллинга багышланган кичә узачак. Үзебезнең театрда аның туган көнендә «Җанкисәккәем» спектакле күрсәтеләчәк. Аннары республика районнарына чыгуны яңарттык. Әтнә, Кайбыч, Кама Тамагы районнарына барырга тиешбез. Туфан абыйның туган көненә «Бабайлар чуагы» спектакле белән Мәрәтхуҗага бару күздә тотыла. Быелгы сезонда Туймазы, Самара якларына да гастрольләр планлаштырыла. Сүз уңаеннан әйтим, быел Мәскәү, Самара, Туймазы шәһәрләренә гастрольләр көтелә.

- Берничә ел элек сезон ачылуны театр каршында оештыра идегез...
- Быел да 7 октябрьдә театр алдындагы мәйданда ачарга уйлыйбыз. Анда спектакльләрдән өзекләр, театральләштерелгән концерт планлаштырыла. Кичен «Зәңгәр шәл» спектакле белән сезон ачыла.

- Яңа сезонда тамашачы нинди премьералар күрә алачак?
- 8 октябрьдә «Җилкәнсезләр» премьерасы булса, 7 ноябрьдә Марсель Сәлимҗановның туган көненә Зөлфәт Хәкимнең «Бармы ришвәткә дәва?» әсәре буенча спектакльне Илгиз Зәйни куя. Фәрит Бикчәнтәев Илдар Юзеевның «Ак калфагым төште кулдан» дигән әсәрен сәхнәләштерергә җыена.

- Театрның 110 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан нинди чаралар үткәрү каралган?
- 7 октябрь көнне «Камал театрын кочакла!» акциясе үтә. Халык кулга-кул тотынып әйләнәчәк. 15 августтан 15 октябрьгә кадәр тамашачылар арасында бәйге оештырылачак. Алар «Камал театрын ничек яратам» дигән 3-5 минутлык видео төшереп җибәрергә тиеш була. Җиңүчеләргә ел дәвамында була торган премьераларга абонемент тапшырылачак. 22 декабрьдә театрның 110 еллыгын бәйрәм итәбез.

- Сез интернет аша билетлар сатуны, интернет-кибетләр ачуны башлап җибәрдегез. Алардан тамашачы файдаланамы?
- Интернет аша билет сату елдан-ел арта. Шулай ук үзебезнең продукцияне алучылар саны да күбәя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading