16+

Чулпан Бәдретдинова: «31 яшемдә 90 яшьлек әбине уйнадым»

Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистларын без - Казан тамашачысы, гастрольләргә килеп киткәндә яисә фестивальләрдә генә күрәбез. Бүген әлеге театрның талантлы актрисасы Чулпан Бәдретдинова белән сөйләшәбез. - Чулпан, сәнгать өлкәсенә ничек киләсе иттең? Минзәлә театрына нинди җилләр ташлады үзеңне? - Мин тумышым белән Тукай районының Иске Байлар авылыннан. Бала чагымда...

Чулпан Бәдретдинова: «31 яшемдә 90 яшьлек әбине уйнадым»

Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистларын без - Казан тамашачысы, гастрольләргә килеп киткәндә яисә фестивальләрдә генә күрәбез. Бүген әлеге театрның талантлы актрисасы Чулпан Бәдретдинова белән сөйләшәбез. - Чулпан, сәнгать өлкәсенә ничек киләсе иттең? Минзәлә театрына нинди җилләр ташлады үзеңне? - Мин тумышым белән Тукай районының Иске Байлар авылыннан. Бала чагымда...

Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистларын без - Казан тамашачысы, гастрольләргә килеп киткәндә яисә фестивальләрдә генә күрәбез. Бүген әлеге театрның талантлы актрисасы Чулпан Бәдретдинова белән сөйләшәбез.
- Чулпан, сәнгать өлкәсенә ничек киләсе иттең? Минзәлә театрына нинди җилләр ташлады үзеңне?
- Мин тумышым белән Тукай районының Иске Байлар авылыннан. Бала чагымда ук капка төбендә сәхнә кебек урын ясап, шунда җырлап, шигырьләр сөйләп йөри идек. Башка һөнәр турында уйлап та карамадым. Мәктәптән соң Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыдым. Соңгы курста Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов дүрт кешене үзләренә чакырды. Инде театрга килүемә дә ун ел вакыт узып китте. Үз эшемне бик яратып эшлим. Авыр чакларда да бөтен нәрсәне оныттыра ул театр. Укытучыбыз Рамазан Гардисламов безгә: «Театрга барсагыз, уйлап барыгыз. Ул «сазлык»ка бер керсәгез, чыга алмыйсыз», - ди торган иде.
- Ул «сазлыкка» керү өчен рольләр булу да ки­рәк бит әле.
- Мине килүгә үк роль­ләр белән сөендерделәр. Беренчесе Убыр­лы карчык булды. Аннары «Мөһаҗирләр»дә - Саҗидә, «Өзелгән йөзем»дә - Гөлйөзем, «Тилмереп дога көткәннәр»дә исерек хатын кебек характерлы рольләр бирделәр.
- Чулпан, син исерек булып шундый оста уйныйсың. Бу ролеңнән соң нәфрәт белдергән тамашачы булмадымы?
- Мин аны бик яратып уйныйм. Ул хатын эчкече булса да, күңеле яхшы. Авырлыкларга бирешеп, эчүгә сабыша ул. Шуңадыр­мы тамашачы да миңа нәфрәт белдерми. Мин монолог сөйләгәндә, «И җаныкаем, мес­кен», - дип жәлләп утыручылар да бар. Гыйбрәт алырлык образ бит. Кызганыч, тормышта да андый хатын-кызлар бар шул әле.
- «Җиденче кияү» спектаклендә син җиденче тапкыр кияүгә чыгасың. Анысын ничек кабул иттеләр?
- Бервакыт спектакль барышында залда утыручы бер әби ямьсез сүз­ләр белән кычкырып җибәрде. Мин шунда сәхнәдә бик оялган, хурланган идем. Хәзер булса, алай борчылмаган булыр идем, чөнки шулай ышандырыр­лык итеп уйнауга сөенергә генә кирәк.
- Син әле яшь булсаң да, әбиләр ролен дә уйнарга өлгергәнсең...
- Әйе, 31 яшемдә 90 яшьлек әбине бирделәр. Рольгә авыр керсәм дә, анысын да бик яраттым. Чөнки һәр рольне җаным-тәнемне биреп уйнарга тырышам.
- Кайсы драматург әсәрләре күңелеңә бигрәк тә якын?
- Миңа Данил Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәренең теле, язу стиле ошады. Ул төпле итеп язылган. Аннары, үзем уйнаганым булмаса да, Туфан абыйның пьесалары буенча куелган спектакльләр ошый.
- Әле сезонны ябар алдыннан гына яңа әсәргә репетицияләрне тәмамлагансыз. Яңа ролеңне ничек кабул иттең?
- Достоевскийның «Дя­дюшкин сон» әсәре буенча спектакльне Ринат Әюпов сәхнәләштерә. Анда миңа Карпухина ролен бирде. Ул гайбәтче хатын роле, үземә бик ошый. Минем әле рус классикасында уйнаганым юк иде.
- Сәхнә тормышыннан истә калган мизгелләрең...
- Берсендә Әгерҗе районында гастрольләрдә йөрибез. «Җиденче кияү»не уйнаганда, кайсыдыр авылда бер абзый миңа сирень чәчәкләре менгерде. Мин, уйнаган җирдән бүленеп, аларны ала алмадым. Икенче көнне без шул абыйның үлеп киткәнен ишеттек. Миңа бигрәк тә авыр булды. Җитмәсә, бер хезмәттәшебез: «Менә синең аркада үлеп киткән», - дип шаяртып әйтеп тә куйды.
- Чулпан, ирең белән дә театр кавыштырган икән үзегезне.
- Ринат театрдан китте инде. Булат исемле 6 яшьлек улыбызны үстерәбез. Улыбызның да артистлык сәләтләре бар.
- Җәйге ялыңны ничек үткәрергә җыенасың?
- Быел бик озак ял итеп булмас, ахры. Чөнки Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укыр­га керергә җыенам. Аннары гаилә белән авылга кайтырга исәпләп торабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading