16+

Физалия Гыйниятуллина: «Тамашачыларның урамда танып мактавы миңа бик кадерле»

Әлки ягы - сәнгатебезгә шактый театр артистларын биргән төбәк. Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Физалия Гыйниятуллина да Әлки ягыннан. Талантлы артист белән укучыларыбызны да таныштырабыз. - Физалия, бүген артист булырга хыялланмаган кыз бала юктыр ул. Синдә әлеге һөнәргә мәхәббәт кайчан башланды? - Мәктәптә спектакльләр куеп...

Физалия Гыйниятуллина: «Тамашачыларның урамда танып мактавы миңа бик кадерле»

Әлки ягы - сәнгатебезгә шактый театр артистларын биргән төбәк. Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Физалия Гыйниятуллина да Әлки ягыннан. Талантлы артист белән укучыларыбызны да таныштырабыз. - Физалия, бүген артист булырга хыялланмаган кыз бала юктыр ул. Синдә әлеге һөнәргә мәхәббәт кайчан башланды? - Мәктәптә спектакльләр куеп...

Әлки ягы - сәнгатебезгә шактый театр артистларын биргән төбәк. Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Физалия Гыйниятуллина да Әлки ягыннан. Талантлы артист белән укучыларыбызны да таныштырабыз.
- Физалия, бүген артист булырга хыялланмаган кыз бала юктыр ул. Синдә әлеге һөнәргә мәхәббәт кайчан башланды?
- Мәктәптә спектакльләр куеп йөрсәк тә, минем хыялым телевидениедә диктор булып эшләү иде. Мәктәптән соң театр училищесында укып йөргәндә үк режиссер Рөстәм Фатыйхов, Түбән Камада театр бар, шунда китәргә теләгегез юкмы, дип сораган иде. Без алты кеше тоттык та китеп бардык. Эшли‑эшли укуыбызны тәмамладык. Ә хәзер шулардан берүзем калдым. Егетләр хезмәт хакларыннан канәгать булмады.
- Республикадагы башка театрлардан Түбән Кама театры кайсы ягы белән аерыла?
- Һәр театрның үз юлы. Безнеке халыкчан булуы белән аерылып тора. Халык якын итә торган, тормышчан проблемаларны күтәргән спектакльләр куела бездә.
- Сезнең режиссер Рөстәм Галиев бик үзенчәлекле режиссер. Аның белән килешмәгән чакларыгыз юкмы?
- Артист белән режиссер бер-берсен аңларга тиеш, минемчә. Аның әйтергә теләгән фикерен җиткерә белергә кирәк. Безнең режиссер белән эшләү авыр да, җиңел дә. Образларны эшләгәндә дә ул беренче урынга фикерне куя.
- Күңелсез хәлләрдән соң сәхнәгә чыгарга туры килгәне булмадымы?
- Бервакыт без гастрольләрдә спектакль уйнап чыкканнан соң, әбинең вафат булганын хәбәр иттеләр. Әниләр аны мине борчымас өчен спектакль башланганчы әйтмәгәннәр. Артист өчен андый хәбәрне ишетеп сәхнәдә уйнау бик авыр бит...
- Әле яшь булсаң да, өлкән яшьтәге хатыннар ролен дә биргәннәр үзеңә. Андый рольләрне гәүдәләндерү кыен түгелме?
- Мин «Җир уллары» трагедиясендә Ананы бик яратып уйнаган идем. Ананың кичерешләрен ачып бирү өчен зур тырышлык кирәк булды. Һәр образны җиде кат тирне тамызып эшлибез.
- Үткен, чая кызларны да уйныйсың. Ә тормышта үзең бик тыйнак. Синеңчә, хәзерге заман хатын‑кызы нинди булырга тиеш?
- Бүген урамнарда тәмәке тартып, сыра эчеп торган кызларны күрәм дә борчылам. Хатын‑кыз нечкә күңелле гүзәл зат булырга тиеш ләбаса. Хәзерге заманда хатын-кызларга сабырлык бик кирәк. Сабыр төбе - сары алтын, дип тикмәгә әйтмиләр бит. Үзем тыныч холыклы булуым белән хәзерге заман яшьләреннән аерылып торам, дияр идем.
- Спектакльләрдән соң мәхәббәт аңлаткан егетләр дә очрамый калмыйдыр...
- Сәхнәгә менеп чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Ә инде мәхәббәт аңлатуларын кирәк дип санамыйм, чөнки үземнең очрашып йөргән егетем бар.
- Әгәр аның белән гаилә корырга туры килсә, ул синең сәхнә кешесе булуыңа каршы түгелме? Киләчәктә ул сиңа театрдан китәргә кушса...
- Юк, үзе дә театр ярата ул. Минем өчен беренче урында әлегә яраткан эшем.
- Егетләрне кайсы сыйфатларына карап сайлыйсың?
- Бүген кайбер кызлар егетләр урынында һәм киресенчә. Егет икән, егет була белсен ул.
- Үзең өчен кадерле мизгел...
- Тамашачыларның урамда, транспортта танып: «Бик матур уйныйсыз», - дип әйтүләре минем өчен бик кадерле. Киләчәктә тагын да яхшырак уйнарга илһам бирә алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading