16+

«Иң зур бүләк бер кисәк ипи булды»

«Гомернең яшьлеге гаҗәеп матур. Яшьлектә һаман алга омтыласың, хыяллар артыннан чабасың. Олыгая төшеп, егәрең кими башлагач, үткән тормышыңны искә аласың, узган юлларыңа борылып карыйсың да уйга чумасың...» Рафаэль Ишморатов белән очрашкач та, без аның әнисе - әлеге юлларны язып калдырган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина турындагы хатирәләрне яңарттык.

«Иң зур бүләк бер кисәк ипи булды»

«Гомернең яшьлеге гаҗәеп матур. Яшьлектә һаман алга омтыласың, хыяллар артыннан чабасың. Олыгая төшеп, егәрең кими башлагач, үткән тормышыңны искә аласың, узган юлларыңа борылып карыйсың да уйга чумасың...» Рафаэль Ишморатов белән очрашкач та, без аның әнисе - әлеге юлларны язып калдырган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина турындагы хатирәләрне яңарттык.

- Рафаэль абый, әниегез заманында ил белән идарә итүче Екатерина патшабикә ролен дә, дөньяны авызлык­лый алмавына чыдый алмый йөрүче Клеопатра ролендә дә уйнаган артист. Үзе дә театрда узган 60 елның 12сен директор булып эшләгән кеше. Сәхнәдә һәм тормышта бу рольләрне, вазифаны башкару өчен бераз кырыслык та кирәк булгандыр. Гаиләдә дә сизелә идеме ул кырыслык?
- Кирәк чакта, өйдә әни бик кырыс та була белде. Үзебездә яман гадәтләр булдырмаска әни ярдәм итте. Без тәмәке белән шаярырга да әнидән курка идек. Бервакыт ишегалдында карта уйнап утырабыз. Арада «жулик» дип йөртелгән малайлар да бар. (Мин аларның барысын да ота торган идем.) Әни безнең карта уйнаганны күреп алган да каеш тотып чыккан. Шунда барыбызга да каеш эләкте. Шул чакта берсе дә аңа сүз әйтмичә, таралышып бетте. Шул ук вакытта мәрхәмәтле дә иде әниебез. Үзебезнең яисә янәшә йортта яшәүче мохтаҗ балаларга да ярдәм итте ул. Соңыннан аларның кайберләренә эшкә дә урнашырга булышты.

- Сугыш афәте сезнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әтиегез язучы Риза Ишморатны яу кырына озаткач, Рәшидә апага ике бала белән калу җиңел булмагандыр.
- Сугыш вакытында безнең фатирда Украинадан эвакуацияләнеп килгән гаилә яшәде. Йортыбыз мич ягып җылытыла. Аның җылысы җитәрлек булмый. Әнинең кичләр буе, шул мич каршына басып, рольләр ятлавы бүгенгедәй күз алдында. Ул русчадан татарчага фильмнар тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнде. Без бәләкәй чакта аның ничек эшләгәнен күреп үстек. Аннары икебез дә әни янында театрда еш була идек. Бервакыт әни спектакль уйнаганда, мин энем Рөстәмне сәхнә артында карап торыр­га тиеш идем. Ул ничектер кулымнан ычкынып китте дә, сәхнәгә чыгып, әнинең итәгенә барып ябышты. Ярый әле пәрдәне тизрәк ябып куйдылар.

- Әниегез сезне нинди бү­ләк­ләр белән сөендерергә яратты?
- Базардан тәмле ризык­лар да алып кайткалый иде. Әмма безнең өчен иң зур бүләк бер кисәк ипи булды.

- Канатларны каера ул аерылу газаплары, диләр бит. Әти-әниегезнең аерылышуын сез ничек кичердегез?
- Әтинең сугышта чакта бер хатын белән яшәгәнлеген белгәч, әни ае­рылышыр­га булды. Без, билгеле инде, моны авыр кичердек. Әмма алар сөйләшкәнчә, мин әти янында яши башладым. Әни янына барып йөрдем. Ул Илдар исемле кешегә кияүгә чыкты. Аның да үз кызы ияреп килде. Әмма Илдар абый авырып үлеп китте. Мине үз өебез ныграк тартты, шуңа күрә әни янына кире кайттым. Әти язучы Рәисә Ишморатовага өйләнде. Аларның улы Фәрит - Дания Нуруллинаның ире иде. Ләкин ул кыска гомерле булды. Без барыбызның да туган көннәрен әтинең гаиләсе белән бергә үткәрә идек. Әти белән әни бер-берсенә үч сакламады.

- Рәшидә апа Югары Совет депутаты буларак та кешеләргә ярдәм иткән. Пенсия­гә чыккач та, өйдә тик кенә утырмаган.
- Ул «Инсаният» труппасы оештырып, өлкән артистлар белән спектакльләр куйды. Мохтаҗларга ярдәм итте. Пьесаларын да өлкәннәр өчен махсус үзе язды. Биш китабы дөнья күрде.

- Иҗат белән шөгыль­ләнү берәрегезгә күчмәдеме?
- Рөстәмдә бар андый сәләт. Бәләкәй чагында беренче мәртәбә «Кыстыбый, өчпочмак һәм пәрәмәч» дигән әкият язып әнигә күрсәткәч, ул аңа ошаган иде. Шунда: «Молодец, кыймылдарга кирәк», - дип куйган иде. Ул хәзер дә журналларга язып тора.

- Улыгыз Айратның сәнгать юлыннан китүенә Рәшидә апа бик сөенгән иде.
- Әйе, ул аңа аеруча игътибарлы булды. Айрат музыка белән шөгыльләнә башлагач, аңа кларнет алыр­га акча бирде. Ул аны Париждан алып кайтты. Аннан соң әни Айратны театрның оркестрына да урнаш­тырган иде. Әмма ул чит илгә китеп барды. Сеңлесе Суфия­ның кызы Юлия Җиһаншинаның да сәхнә кешесе булуына һәм үзенең фамилия­сен дәвам итүенә куанды әни.

- Рәшидә апаның йөрәге соңгы көннәренә кадәр «теа­тр» дип типкәнен беләбез.
- Гомеренең соңында ул үзен театрга алып баруыбызны үтенде. Әмма анда керергә хәле юк иде инде. Машина белән театр тирәли әйләндерергә кушты. Шунда озак кына театрга карап торды. Бу аның яраткан театры белән хушлашуы иде.

- Быел Рәшидә Җиһаншинаның тууына 100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Ул чара алдыннан үзегездә нинди планнар бар?
- Иң элек әнинең кабер ташын яңартырга исәпләп торабыз. Аннары әни турында берәр документаль фильм төшерелсә, бик әйбәт булыр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading