25 гыйнварда үзе өчен яңа булган экскурсовод ролендә Татарстанның атказанган артисты Илья Славутский чыгыш ясаячак.
Качалов исемендәге театр үз тамашачыларына «Хезмәткәрләр өчен керү урыны» дигән кызыклы акция уздыра: театр хзмәткәрләре тамашачыларга театр буйлап экскурсияләр тәкъдим итә, сәхнә арты серләрен ача. Проект кысаларында тамашачы, яраткан артистлары белән аралашу мөмкинлегеннән тыш, театрны икенче яктан - хезмәткәрләр өчен керү урыны ягыннан да күзәтәчәк. Бирегә килгән халык театр тормышы белән җентекләп танышачак, сәхнә артында тамашачы керә алмый торган почмакларда булачак, сәхнәгә чыкканчы спектакль кайда уйнала башлый, кыскасы, үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап табачаклар һәм истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге дә булачак.
25 гыйнварда үзе өчен яңа булган экскурсовод ролендә Татарстанның атказанган артисты Илья Славутский чыгыш ясаячак. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Светлана Романова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Геннадий Прытков, Татарстанның атказанган артистлары Елена Ряшина һәм Марат Голубев, Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Михаил Галицкий да экскурсия үткәрәчәкләр.
Экскурсияләр циклы 29 мартка кадәр дәвам итәчәк, алар бушлай.
Фото: www.bimru.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар