16+

«Әкият» театры Якутиядән шаккатып кайткан

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры коллективы Якутиядә «Туллук» дигән Халыкара театрлар фестивалендә катнашып кайтты. Анда Чита, Братск, Уфа, Владивосток, Якутия театрлары катнашты. Безнең театрны анда заманча, профессиональ коллектив буларак кабул иткәннәр.

«Әкият» театры Якутиядән шаккатып кайткан

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры коллективы Якутиядә «Туллук» дигән Халыкара театрлар фестивалендә катнашып кайтты. Анда Чита, Братск, Уфа, Владивосток, Якутия театрлары катнашты. Безнең театрны анда заманча, профессиональ коллектив буларак кабул иткәннәр.

Шул уңайдан театр директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Җаббарова белән сөйләштек.

- Роза Сәетнуровна, сез­нең коллектив фестивальләргә еш йөри. Ерак дип тормагансыз, Якутиягә барып җиткәнсез. Бу юлы нинди уңышлар белән кайттыгыз? Анда кайсы спектакль белән чыгыш ясадыгыз?
- Без анда поезд белән биш тәүлек бардык. Артистларга поезддан төшүгә, чыгыш ясарга туры килде. Фестивальдә алар «Цветик - семицветик» спектаклен күрсәттеләр. Әкиятебезне бик яраттылар, чөнки анда бик актуаль тема күтәрелә. Коллектив дүрт дипломга ия булды. Шуларның берсе - «Иң яхшы актерлар ан­самбле» номинациясе.
- Үзегезгә кайсы театрларның спектакле ошады?
- Якутларның «Мой друг Кустук» спектаклен яратып карадык. Ул этләрнең тугрылыгы турында. Курчаклары да бик әйбәт, чын этләр уйный диярсең.
- Сез кая гына барсагыз да, андагы халыкның яшәеше белән кызыксынасыз. Якутиядә кемнәр белән очраштыгыз?
- Безнең белән очрашырга татар-башкорт мәдәни үзәгендә эшләүче, тумышы белән Аксубай районының Кыязлы авылыннан булган Гөлфия ханым килгән иде. Ул Якутиядә татарларның бик аз яшәвен әйтте. Безне эвенклар дигән халыклар яши торган авылга алып бардылар. Аларда кымыз һәм ипи белән каршы алу гадәте икән. Эвенклар бик аз санлы халык. Алар тәңрегә табыналар. Килгән кунакларны ут аша үткәрәләр. Шуның аша үткәндә, кеше явыз көчләрдән чистарына, янәсе. Эвенкларның этно-мәдәни үзәге бар. Аның эченә кергәнче, баганага ленталар бәйләргә кирәк. Монысы инде теләк кабул булсын өчен эшләнә. Әлеге халыкларның музейлары да биредә урнашкан. Аларның бик көчле шаманнары булган. Бүген ул исән түгел. Аның киемнәре дә музейда саклана. Анда эвенкларның кул эшләре, сәйлән белән эшләнгән киемнәре куелган. Сувенирлар сатыла. Әлеге үзәктә безгә биюләрен, спорт төрләрен күрсәттеләр. Аларда таяк тартышу бик популяр икән.
Биредә Япония, Америка, Италия һәма башка илләрнең кунаклары үз фикерләрен язып калдырганнар. Эвенк балалары үзләренең тамырларын әйбәт белә. Алар яшьтән үк балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Алар өчен барысы да тере. Җир дә, таш та, үлән дә.
- Эвенклар ни белән шөгыльләнә? Аларның көнкүреше ничегрәк?
- Алар урман эчендә яши. Мунча урынына куыш эчендә ут ягып җылыталар һәм шунда юыналар. Болан үрчетә, ауга йөри һәм җәнлек асрыйлар. Болан ите бик тәмле, диетик ит санала. Боланнарны җәйләүдә көтәләр.
- Сезне иң таң калдырганы нәрсә булды?
- Безне тугыз катлы йорт биеклегендәге карьерга алып бардылар. Анда японнар белән америкалылар шактый еллар күмер чыгарганнар. Хәзер үз кешеләре эшли. Анда 6 мең вольтлы энергия сузылган. Карьерда бик куркыныч. Без беркайчан күрмәгән бик зур экскаваторлар эшли. Бер тәгәрмәче генә бер йорт кадәр бар. Эшчеләр 60 мең хезмәт хакы ала. Андый урында эшләү өчен бу бик аз, минемчә. Читкә чыгып гыйбрәт ал, диләр бит. Андагы тормышны күргәннән соң, үзебездә яшәүгә ни җитә, дип уйлап куясың.
- Сез бер фестивальдән кайтып җитүгә, икенчесенә чакыру алгансыз. Бу юлы кая юл тотасыз?
- Артистларыбыз 28 июньдә Казахстанның Астана шәһәрендә узачак фестивальгә китәләр. Алар «Дюймовочка» дигән спектакль алып күрсәтәчәк.
- Сезоныгыз ябылыр чак та җитте. Киләсесенә планнарыгыз нинди?
- Әле 18 июньдә генә ЮХИДИ белән берлектә әзерләнгән «Парк дорожных знаков» дигән спектакль күрсәттек. Ул уен рәвешендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә. Сезонны япканда ел дәвамында «Иң яхшы хатын-кыз», «Иң яхшы ир-ат», «Иң яхшы эпизодик» рольләр башкарган артистларны бүләклибез. Киләсе сезонга, балаларның соравы буенча, «Волшебник изумрудного города» дигән спектакль әзерлибез. Ул куярга бик авыр әсәр. Санкт-Петербургтан Лилия Җамалетдинова дигән рәссамны чакырырга уйлыйбыз. Аны баш режиссерыбыз Илдус Зиннуров куя. Шулай ук Ркаил Зәйдулланың «Бүре җиләге» әсәрен сәхнәләштерәбез. Киләсе елга балалар «Айболит» спектаклен дә күрә алачак. Октябрь аенда без Тула шәһәрендә узачак фес­тивальгә чакыру алдык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading