Шәһри Казан

Кырым татарлары бу юлы да үзләренә җәлеп итте

Симферополь шәһәрендәге Кырым-татар академия музыкаль-драма театрының Казанга тәүге тапкыр килүе түгел. Алар «Кармен» спектакле өчен «Нәүрүз» фестиваленең Гран-приена да ия булганнар иде инде. Тамашачыларның үз­ләрен яратып калуын искә алып, быел да Татарстанга бик теләп килгәннәр. Фестиваль ачылган көнне Кырым Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов үзенең чыгышын: «Фестивальнең алдагысы Кырымга...

Симферополь шәһәрендәге Кырым-татар академия музыкаль-драма театрының Казанга тәүге тапкыр килүе түгел. Алар «Кармен» спектакле өчен «Нәүрүз» фестиваленең Гран-приена да ия булганнар иде инде.
Тамашачыларның үз­ләрен яратып калуын искә алып, быел да Татарстанга бик теләп килгәннәр. Фестиваль ачылган көнне Кырым Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов үзенең чыгышын: «Фестивальнең алдагысы Кырымга багышлансын иде», - дигән теләген җиткерүдән башлап җибәрде.
- Мондый фестивальләр берләштерә, бер-беребезне онытмаска ярдәм итә. Безнең телебез, тамырларыбыз бер, - диде ул.
Рәмзи Ильясов Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен ирештерде. Башка төбәкләрнең дә Татарстаннан үрнәк алуын әйтеп узды.
Журналистлар белән очрашуда театрның баш режиссеры, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Бекташев та, театрларын утыргычлар, яктырткычлар белән тәэмин иткән һәм автобус бүләк иткән өчен, сүзен рәхмәт җиткерүдән башлады, Рөстәм Миңнехановның ярдәмен тоюларын ассызыклады.
- Без үзебезнең коллектив белән Европаны йөреп чыктык. Кырым-татар театры моннан 250 ел элек ачылган булса да, ул озак еллар эшләүдән туктап то­ра. Әле театрның яңадан ачылуына 25 кенә ел. Без үз телебездә уйныйбыз. Берничә ел элек Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен дә куйган идек. Драма әсәрләренә бездә кытлык. Театрга килергә ир-егетләр атлыгып тормый, чөнки аларга гаиләне туйдырырга кирәк. Театрның 23 кешедән торган оркестры, балет төркеме бар, - диде ул.
Коллективның фестивальгә «Аршин мал алан» спектаклен алып килүе очраклы түгел. Әзәрбайҗан композиторы Узейр Гаджибековның моннан 100 ел элек язылган опереттасы 80 телгә тәрҗемә ителеп, 76 илдә куелган. Яшь сәүдәгәр Әскар үзенә кәләш табып, үзе белән алдан күрешеп, өйләнергә хыяллана. Ә кызларны ул чакта егет белән очраштырмыйча гына кияүгә бирәләр. Дусты Сөләйманның киңәше белән ул, тукымалар сатучы булып, Солтанбәк бай өенә китә. Байның кызы Гөлчәһрә бе-лән алар бер-берсенә шунда ук гашыйк булалар. Кыз да үзе яраткан кешегә генә кияүгә чыгарга хыялланып йөри. Байның тукыма сатып йөрүче егеткә кызын кияүгә бирәсе килми...
Спектакльдә яшьләрнең иреккә омтылуы, мәңгелек мәхәббәт темасына зур урын бирелгән. Һәркайсы мәхәббәт турында хыяллана, үз бәхетләре өчен көрәшә. Нәтиҗәдә барысы да үз теләкләренә ирешә. Биредә тискәре образлар юк. Җыр-музыка белән халык биюләренең үрелеп баруы спектакльне бизи. Киемнәре дә күз явын алырдай. Артистларның уенында бернинди ясалмалылык юк. Шуңа да бик җылы кабул итте аларны тамашачы. Әгәр ошамаса, халыкны мәҗбүр итеп кул чаптырып та, яраттырып та булмый. Режиссерның таланты да, хезмәте дә күренеп тора.
- Кырым төшеп калганнардан түгел. Ул һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Артистларның югары профессионал булулары күренеп тора. Ул тавыш, хәрәкәт, дәрт! Мин сөбханалладан башка сүз әйтә алмыйм, - диде халык язучысы Рабит Батулла.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: