Чын актриса буларак, Людмила Полякова театр кешенең күңеленә үтеп керергә тиеш дип саный.
- Заманча спектакльләрне карыйм да, алар нәрсәгә кирәк, дип уйлыйм. Чөнки алар башта да, йөрәктә дә чагылыш тапмый. Безнең театр, сезнең театр нигә һаман да яши? Чөнки кешеләр (тамашачы турында сүз бара - ЛМ.) сиңа энергиясен җибәрә, ә син үзеңнекен бирәсең. Ишектән чыгып киткәндә исә алар: “Театр һаман да яши икән бит?! Театр исән!” диләр. Мин кешенең күңеленә мөрәҗәгать итәргә дигән фикердә,- ди актриса.
Людмила ханым хәзерге эстрадага карата да фикерен җиткерде. Элек, ди ул, без фикерне тыңлап көлә идек. Ә хәзер билдән түбән әйберләр хакында гына сөйләп көлдерәләр. Аның белән килешми мөмкин түгел. Бу без - татарларга да хас нәрсә. Уртак проблема.
Әдәпсезлек дигән әйбер хәзер сәхнәгә дә үтеп керде. Иң аянычы, бу кешегә ошый. Тозсыз, мәгънәсез шоу-концертларга, спектакльләргә халык агыла. Акчасын да, вакытын да кызганмый. Мондый концепцияне кабул итмәгән режиссерлар, сәнгать җитәкчеләре кәнәфиләрен бушата тора. Чөнки заман таләп итә. Заман театрдан акча сорый.
Владимир Носик та, белем бирү һәм агарту институы буларак, театр дәүләт тарафыннан кабул ителми, дип саный. “Театрның асылын аңламыйлар. Ә совет чорында бу алай түгел иде. Чөнки темалар актуаль иде. Алар хакында фикер алышу бар иде”, - ди артист.
Дөрес сүзгә – җавап юк, ди татар халкы. Әмма классика ул барыбер үлемсез! Аңа замана җиле кагылса да, юып бетерә алмый.
Комментарийлар