16+

Резедә Сәлахова: Ул повестьне кәеф төшкән саен алып укыйм

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Резедә Сәлахова, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты: - Бүгенге көндә Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» китабын укыйм. Үз вакытында театрыбызда әлеге әсәр буенча спектакль дә куелган булган. Иң истә калган әсәрем - Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте. Мин аны башлангыч сыйныфларда укыган...

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә - Резедә Сәлахова, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:
- Бүгенге көндә Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» китабын укыйм. Үз вакытында театрыбызда әлеге әсәр буенча спектакль дә куелган булган. Иң истә калган әсәрем - Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте. Мин аны башлангыч сыйныфларда укыган идем. Күңелгә бик нык кереп калган әсәр булды, хәтта соңгы җөмләсен дә хәтерлим. «Шул иттән шулпалы пилмән ясап сатты», - дип тәмамлана ул.
Иң яраткан язучым дип Мөхәммәт Мәһдиевне әйтер идем. Аның «Без - кырык беренче ел балалары» повестен кәеф төшкән саен алып укыйм. Бала һәрчакта да бала булып кала, сугыш булуга карамастан, алар шаярыша да, көлә дә. Мәһдиев әлеге әсәрендәге геройларын яратып, аларны җиңелчә юмор белән сурәтләп язган. Авторның теле матур, гади, аңлаеш­лы, аны хәтта ятларга да бик җиңел. Әмирхан Еникинең дә хикәяләрен укырга яратам. «Бер генә сәгатькә» һәм «Матурлык» дигән хикәяләре беркемне дә битараф калдырмый.
Драматургиягә килгәндә, Кәрим Тинчурин белән Туфан Миңнуллинның әсәрләре ошый. Рус һәм чит ил әдәбиятларын да укып барам. Эрих Ремаркның «Три товарища», «Возлюби ближнего своего», «На Западном фронте без перемен» әсәрләрендә беренче урынга кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр куела. Гомумән, минем күңелемә авыр язмышлы кешеләр, кешеләр арасындагы психологик мөнәсәбәтләр һәм сугыш турында язылган әсәрләр якын.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading