Тинчурин театрында шушы көннәрдә поляк язучысы Славомир Мражекның «Кароль» әсәре буенча куелган «Шашкан бабай» комедиясе күрсәтелде. Аны баш режиссер Рәшит Заһидуллин милли театр үзенчәлекләрен күздә тотып сәхнәләштергән. Әсәр тормыш чынбарлыгын күпертеп чагылдыра.
Оныгы саңгырау һәм күрми торган бабасын окулистка алып килә. Бабайның Карольне танып, аны үтерәсе килә. Аңа күзлек шуның өчен кирәк. Бабайның күзен окулист кат-кат тикшереп карый. Әмма ул бөтенләй хәреф танымаган булып чыга. Оныгы табибның күзлеген алып бабасына кидергәннән соң, ул окулистны Кароль итеп күрә башлый. Һәм үтерергә теләп мылтыгын төбәгәндә, табиб: «Кароль тиздән үзе киләчәк», - дип алдаша...
Спектакльдә табиб ролендә - Зөлфәт Закиров, бабай ролендә - Алмаз Фәтхуллин, оныкны Салават Хәбибуллин уйнады. Артистлар үз рольләрен көчле темперамент белән башкарды. Салаватның сәхнәдә беренче зур роле булуга карамастан, үзенең талантын күрсәтергә өлгерде. Камилә Галиева тамашачыга поляк телендә дә сөйләшеп күрсәтте.
Спектакль кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Режиссерның әлеге проблеманы күтәрүе дә юкка түгелдер, чөнки бүгенге җәмгыятьтә дә Кароль сыман затлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар