16+

«Театрның кайда урнашуы түгел, аның сыйфаты мөһим!»  

Әтнә театрына – 100 ел

«Театрның кайда урнашуы түгел, аның сыйфаты мөһим!»   

Әтнә театрына – 100 ел

Республиканың мәдәни үзәге дип Казанны билгеләсәк тә, мәркәзебездән читтә дөрләп янган мәдәни учаклар бихисап. Узган сезонда «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кылган Әлмәт, «Иблис»е белән шаккатырган Минзәлә театрларын гына алыйк. Казан артында гына урнашкан Әтнә театры да калышмый. Алар куйган Туфан Миңнуллинның «Мулла»сы «Идел-Йорт» халык театрлары фестивалендә Гран-при яулый. «Мулла»ны сәхнәләштерергә берничә театр талпынып караса да, театр тәнкыйтьчеләре фикеренчә, нәкъ менә әтнәлеләр куйган спектакль иң уңышлысы булып санала. Театрның 2011 елда дәүләт театры статусына ия булуын да онытырга ярамый. Ноябрьдә алар, зурлап, театрның бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәкләр.

Камал театры энесе

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин сүзләренчә, быел труппа ике яңа спектакль тәкъдим итә. Бердәм Россия партиясенең «Кече шәһәрләр театрлары» дип исемләнгән, 300 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда урнашкан театрларның иҗади эшчәнлегенә һәм материаль-техник базасын ныгытуга ярдәм проекты кысаларында, театр грант оттты. Грант акчаларына Морис Метерлинкның «Күк кош» («Синяя птица») һәм Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» пьесалары сәхнәгә менәчәк. Грант алган башка театрлар спектакль кую өчен читтән режиссер чакырырга тырышса, әтнәлеләр үз казанында гына кайнарга булган. «Күк кош» дигән балалар һәм олылар өчен булган спектакльне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куячак.

Яңа сезонын Әтнә театры узган елны иң уңышлы премьерасы булган – «Әниемнең ак күлмәге» (Ш.Хөсәенов) драмасы белән ачып җибәрә. Спектакль 12, 13 октябрь көннәрендә булачак. Спектакль төп рольне Камал театры актрисасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева башкаруы белән дә үзенчәлекле әле. Гомумән, Әтнә театры Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән тыгыз бәйләнештә тора. Тикмәгә генә әтнәлеләрне Камал театрының кече энесе дип йөртмиләр инде. Элек Камалның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов, Әтнәдә сәхнәләштереләсе һәр премьераны күзәтеп, үз киңәшләрен биреп барган. Хәзер дә элемтәләр өзелми. Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин Әтнәдә режиссер буларак куйган «Гүзәлем Әсәл» (Чыңгыз Айтматов) спектакле Татарстан тамашачысының күңелен яуларга өлгерде инде. Хәзер аны Кыргызстанда көтәләр.

– Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә тумышы белән Әтнә ягыннан. Ул безгә: «әтиемнең истәлегенә бер спектакль куеп китәм әле», – дип вәгъдә биргән иде. Инде Буага кадәр барып җитте, безгә һаман килгәне юк. Вәгъдә – иман! Без аны әле дә көтәбез, – ди Әтнә театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин. 

Моннан ике ел элек Әтнә театры бер гасыр дәвамында тамашачы күңелен яулаган спектакльләрне яңарту эше белән дә шөгыльләнә башлады.
– Шулай Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал»ы, Хәй Вахитның «Ике килен килендәш»е, Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»е яңа труппа белән кабат сәхнәгә күтәрелде. Бу– 60-70нче елларда бөтенсоюз театрлар фестивальләрендә беренче урыннар яулаган спектакльләр, – ди Ленур Зәйнуллин.
Тиздән театрның 100 еллыгына багышланган китап та дөнья күрәчәк. 

Элвин Грейдан да «текә»рәк

Йөзьяшәр театрның да үз мәшәкатьләре, чишелмәгән проблемалары бар, ләкин алар зарланмый. «Башкаларны борчыган мәсьәләләр бездә дә бар» гына ди. Әйтик, театрга урта буын артистлары җитми икән. Ни кызык, яшь артистларга гомумән кытлык юк. 21 кешелек труппа тулысы белән яшьләрдән генә тора дисәң дә була. Моны җитәкчеләр театрда яшьләргә тудырылган уңайлы шартлар белән аңлата.
– Театр янәшәсендә генә актерлар өчен ике катлы йорт төзеделәр. Өй якын булгач, хәзер актерлар шорты киеп кенә репетициягә йөри. Узган ел бездә 12 бала туды, –дип елмая театрның әйдәп баручы актеры Марат Хәбибуллин.

Баш режиссер Рамил Фазлыев та авыл җирендә урнашкан театрны якын иткән.


– Театрның кайда урнашуы түгел, аның сыйфаты мөһим. Театр Марста да урнаша ала ул. Минемчә, шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә иҗат итү җайлырак. Бездә халык театр белән тәрбияләнеп үскән. Зур шәһәрләрдә бар халыкның 3-4 проценты гына театрга килсә, бездә 30 процент кеше театрга йөри. Спектакльләргә унышар тапкыр йөрүчеләр бар. Әтнә халкы театрсыз яши алмый, – ди режиссер.

Яңа стандартлар буенча хәзер актерлык белеме булмаган актерлар театрда эшләргә тиеш түгел икән. Бу мәсьәлә аеруча да кайчандыр журналистлыктан актерлыкка күчкән Марат Хәбибуллинны борчый. 

– Синдә сәләт бармы-юкмы дип тормыйлар, дипломың булмаса, эшләмә генә, диләр. Минемчә, бу дөрес әйбер түгел. Мин хәзер беркая да укырга керә алмыйм. Фәрит Бикчәнтәев, Илдар Хәйруллиннар төркемендә укыр идем, яшем 35тән узган. Ә читтән торып укуның сыйфаты нинди икәнен үзегез беләсез инде. Ай саен эштән, хатыннан качып укырга китеп булмый бит инде, – дип елмая актер.
Режиссер Рамил Фазлыев, үзе студентлар укытса да, дипломга артык игътибар бирми икән. 

– Миңа театр дип үлеп торган артист белән эшләве җайлырак. Режиссерга килеп; «әйдә, әвәлә мине!» – диючеләр белән эшли алмыйм мин, – ди ул.
Репертуар җитмәү проблемасы да театр өчен көн кадагында.


– «Мулла» спектакле белән бер югарылыкка менгән театрдан без тагын да көчлерәк әсәрләр көтәбез, ләкин чәчрәп торган спектакльләр күренми», – дип шелтәләп алды театр хезмәткәрләрен юмор остасы Алмаз Хәмзин.
– Репертуар җитмәү бөтен дәүләт театрларына хас проблемадыр инде ул. Һәрвакыт алтын күкәй дә салып булмый. Узган сезонда Арчада ике көн спектакль куйдык. Билетларыбыз ике-өч көн эчендә сатылып бетте. Арчалылар: «бездә Элвин Грейга да моның кадәр кеше килмәгән иде», – дип шаккатты. Димәк, тамашачыбыз бар. Аннан соң спектакльләрне төрле яктан карап була. «Миңлекамал»ны театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «бу – савок!» – диде. Без аны олы буын тамашачысы өчен куйган идек, ә аннан 16-17 яшьлек кызлар елап чыга. Тәнкыйтьчеләргә ошамаса да, тамашачы яратып кабул итте. Безнең тамашачыбыз әле рухи яктан кара икмәк ашап туймаган. Ә безгә аны фуагра белән сыйларга тәкъдим итәләр, – ди Марат Хәбибуллин.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры 1918 елда оеша.
1966 елда Әтнә авыл мәдәният йорты драма коллективыннан Халык театры дәрәҗәсенә үсә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы һәм Министрлар кабинеты карары буенча, Әтнә халык театрына 2011 елда дәүләт статусы һәм Габдулла Тукай исеме бирелә.

Фото - Әтнә театры сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading