16+

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлыгы башлана

Быел татарстанлыларны чисталыкка өндәү аккош үрнәгендә булачак.

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлыгы башлана

Быел татарстанлыларны чисталыкка өндәү аккош үрнәгендә булачак.

Республиканың экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ЭКОяз - 2017 нең символы итеп суда йөзүче матур кошны билгеләргә уйлый. Традиция буенча уздырылучы икеайлык башлануны көтеп тормыйча, Аккош үз территориясендә тәртип урнаштырган инде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ел саен уздырылучы санитар-экологик икеайлыгы 1 апрельдән башлана. Һәм массакүләм өмә иң беренче Кабан күлендә узачак. Биредә Республиканың экология министрлыгы Казан шәһәренең Башкарма комитеты, иҗтимагый экология хәрәкәтләре катнашында массакүләм чара оештырачак. Өмәгә теләгән һәркем кушыла ала.

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading