16+

100 баллың гадел җыелдымы? Тикшерербез!

Баштарак быелгы БДИ нәтиҗәләрен тулаем гамәлдән чыгару турында сүзләр йөрсә дә, «Рособрнадзор» имеш-мимешләрне куып таратты. Экспертлар фикеренчә, ил буенча рус теленнән уртача баллның икегә генә артуы укучылар егылып-китеп күчермәгән, Интернетка эленгән җаваплар да гомуми нәтиҗәгә әллә ни йогынты ясамаган дигәнне аңлата икән. Артык хафаланырга урын юк, димәк.

100 баллың гадел җыелдымы? Тикшерербез!

Баштарак быелгы БДИ нәтиҗәләрен тулаем гамәлдән чыгару турында сүзләр йөрсә дә, «Рособрнадзор» имеш-мимешләрне куып таратты. Экспертлар фикеренчә, ил буенча рус теленнән уртача баллның икегә генә артуы укучылар егылып-китеп күчермәгән, Интернетка эленгән җаваплар да гомуми нәтиҗәгә әллә ни йогынты ясамаган дигәнне аңлата икән. Артык хафаланырга урын юк, димәк.

Шулай да кайбер төбәкләрнең БДИ балларын федераль дәрәҗәдә иләк аша уздырачаклар. Бөтен укучыларныкын да түгел, билгеле, иң югары балл җыючыларныкын гына. Татарстан информатика белән биологиядән шик астында калган. Беренчесеннән имтихан тапшырган 1376 баланың 32се 100 балл җыйган (2012 елда 22 укучы булган). Биологиядән БДИ биргән 3241 укучының 21е (2012 елда - 3) иң югары баскычка менеп җитә алган. Бу имтиханнар белән бер үк көнне уздырылган тарих «Рособрнадзор»ның уклы карашы астына эләкмәгән. 2606 сынау тапшыручының 4есе (2012 елда - 1) генә әлеге фәнне 100 баллык белә икән.
Рус теленнән 20878 укучының нибары 60ы гына максималь нәтиҗәгә ирешә алган. 80нән югарырак балл җыючылар - 3675. «Бик яхшы» билгесенә лаек булганнар арасында Казан, Чаллы һәм Бөгелмә мәктәпләрендә белем алучылар күбрәк. Республикада әлеге фәннән уртача балл да арткан. 2012 елда 64,3 булса, быел ул 67,2не тәшкил итә. Менә 202 укучы минималь бусаганы уза алмаган. Аларның киләчәк язмышы турында әлегә кистереп кенә бернәрсә дә әйтеп булмый. Ник дигәндә, имтиханны кабат тапшыру мөмкинлегенә мәҗбүри фәннәрнең берсеннән генә «ике»ле алучылар ия була. Икесеннән дә минималь балл җыя алмаучылар аттестатсыз калачак. Сүз уңаеннан, икенче мәҗбүри фән - математикадан нәтиҗәләр бүген-иртәгә билгеле булырга тиеш.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: «Рособрнадзор»ның шиге төшкән төбәк бер Татарстан гына түгел. Берничә фәннән Төньяк Кавказ федераль округының барлык субъектлары, Свердловск, Брянск, Мәскәү өлкәләре, Калмыкия Республикасы һәм Мәскәү шәһәре «йөзбаллчы»ларының нәтиҗәләре кабат каралачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading