16+

1+4= матур урамнар, үрнәк авыллар

Бүген республиканың 14 районының 15 авыл җирлеге территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар уза.

1+4= матур урамнар, үрнәк авыллар

Бүген республиканың 14 районының 15 авыл җирлеге территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар уза.

Үзара салым - ул салым түгел, шуңа күрә ул Салым кодексы белән җайга салынмый. Үзара салым - ул бурыч түгел, ә авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыю мөмкинлеге. Тик ул мондый карар өчен референдум һәм җыен юлы белән халык үзе тавыш биргәндә генә мөмкин. Һәм Татарстан мондый мөмкинлектән актив файдалана.

ПИТРӘЧ


Питрәчтә үзара салым акчасына яңа тротуарлар төзекләндерү планлаштырыла, шулай ук Олан авылында балалар мәйданчыгы төзергә һәм чишмәне төзекләндерергә, ә Шихазда авылында зиратка кадәр юлны яңартырга телиләр.

Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Сиваев 2016 елда үзара салым акчасына 1680 яктырткыч урнаштырылуын һәм иске христиан зираты коймасын алмаштыруны искәртте.

Татар Казысы авылында яшәүчеләр  исә үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы сатып алган. Алар үзара салым программасы буенча җыелган беренче акчаны авылның ике ягын тоташтыручы күпер төзүгә тоткан. Алдагы елларда алар шулай ук хуплап тавыш бирделәр, авыл юлының һәр метрын яңарттылар, ике су башнясы территориясен төзекләндергән. 

КУКМАРА


Кукмара һәм Манзарас авыл җирлегендә дә бүген үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум уза. Район халкы һәр җыелган сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәсәләр, районда конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеле бер күләмдә акча җыярга әзерме-юкмы икәнлеген хәл итә. 

Кукмара “Йолдызлык”  балалар бакчасында урнашкан 1281нче сайлау участогына район башлыгы Сергей Димитриев та килде. Ул Кукмара районының үзара салым программасында инде алтынчы ел катнашуын  бәян итте. 

Сергей Димитриевның сүзләренчә, башкарылган эшнең нәтиҗәсен күреп, халык аның кирәклелеген, файдасын аңлады. Шуңа узган елларда һәр кешедән меңәр сум җыйган җирлекләр дә булды. Нәтиҗәдә күп авылларда юллар рәткә китерелде. Быел да Югары Юмья авылында - меңәр сум, ә Октябринода бишәр мең сум җыярга планлаштыралар. Алты елда җыелган салым күләменә килгәндә исә район буенча халыктан кергән сумма 72 миллион сум тәшкил итте. Республика казнасыннан бирелгән акчалар белән бергә исәпләгәндә, 357 миллион 999 мең сум акча җирле мәсьәләләрне хәл итүгә тотылды. Болар – ремонтланган юллар, күперләр, яңа салынган тротуарлар, төзекләндерелгән чишмәләр, зиратлар, янгын гидрантлары, күпфатирлы йорт ишегалларында, авылларда куелган спорт һәм балалар уен мәйданчыклары, эскәмияләр, урам утлары, утыртылган агач-куаклар.

 “Ниятне тормышка ашыру өчен һәрбер кешенең үзара салым программасының мөһимлеген аңлавы һәм аны тормышка ашыруга үз өлешен кертүе мөһим”, – диде район башлыгы Сергей Димитриев.

АЛАБУГА

Хәзерге вакытта Алабуга районы Танайка авыл җирлегендә 3 473 кеше яши. Быел биредә яшәүчеләр – 250, инвалидлар һәм студентлар 100әр сум акча җыйды. Беренче чиратта авыл халкын юлларны ремонтлау мәсьәләсе борчый, шуңа күрә бу акчага һәм 2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты хисабына Танайка авылында Утрау урамына вак таш җәю; Колосовка авылында Үзәк урамның бер өлешенә вак таш җәю; Хлыстово авылының Яр буе урамында һәм Танайка авылының Үзәк урамында (Тау микрорайоны) юл чокырларын ремонтлау эшләре башкарылды.

Барлыгы 465 тонна вак таш алынды. Моннан тыш, Үзәк урамдагы юлның (470 метр) асфальт катламын эшләүдә "Татнефтепроводстрой" матди ярдәм күрсәтте.

2020 елда шундый ук сумманы (бер кешедән 250 сум) җыярга планлаштыралар. Юлларны төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Гражданнар карары буенча авыл җыенында үзара салым акчасына Танайка авылындагы Көнчыгыш, Кыр урамнары һәм Үзәк тыкрык юлларына вак таш җәю планлаштырыла.

Морт авылында исә шундый ысул белән җыелган акчага Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл яңартылган. 

МӨСЛИМ

Мөслимдә бүген референдум уңаеннан ярминкәләр узды. 
Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр алты ноктада каз һәм күркә ите, җиде ноктада эре мөгезле терлек ите, дүрт ноктада балык һәм биш ноктада бал белән сату итте. Ярминкәгә килгән райондашларыбыз ит һәм балыкны бик теләп алдылар. Җиләк-җимеш, колбаса эшләнмәләре сатучылар янында да сатып алучылар күпләп җыелды. Калай эшләнмәләре белән сату итәргә килгән Рүзәл Минһаҗев һәр ярминкәдә бик теләп катнашуын билгеләп үтте:

– Ярминкә борын-борыннан кешеләрнең аралашу, күрешү урыны булып торган. Үзем дә ярминәләргә сату белән килсәм дә, райондашларыбызның бер-берсе белән матур итеп күрешүен, гәпләшүен карап хозурланам. Халык ярминкәләргә бик яратып йөри. Һәрберсе үзе теләгән әйберне сатып ала.
Сүз уңаеннан, Мөслимдә быел халык 1 мең сум күләмендә үзсалым җыярга карар кылган. 

P.S. Материал район басмалары хәбәрләренә таянып эшләнелде.


 
Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading