16+

140 меңенче гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды

Сез бәхетле, социаль ипотека программасы буенча Казанда фатир алып калгансыз, дигән иде берсендә танышым. Бу сүзләрне шаярту дип кенә кабул итсәм дә, уйланырлык җирлек бар кебек.

140 меңенче гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды

Сез бәхетле, социаль ипотека программасы буенча Казанда фатир алып калгансыз, дигән иде берсендә танышым. Бу сүзләрне шаярту дип кенә кабул итсәм дә, уйланырлык җирлек бар кебек.

Бигрәк тә авылдан килеп башкалада төпләнергә уйлаган кеше өчен башкалада тораклы булу зур проблемаларның берсе. Гомер буе кеше фатиры өчен түләп тору - акчаңны җилгә очыру белән бер, классик ипотека белән торак сатып алсаң, ай саен кредитны түләп барырга хезмәт хакың да җитми. Иң кулае - социаль ипотека.

2005 елларда, әлеге программа буенча фатирлар әле яңа гына бирелә башлаган вакытта, Дәүләт торак фондының генераль директоры Тәлгать Абдуллин белән үткәрелгән брифингта катнашырга туры килгән иде. Ул чакта ул фатир алуны шундый җайлы итеп, арзанга да чыгачак, процент ставкалары да кечкенә дип сөйләвенә гаҗәпләнеп утырган идем. Лифтта Тәлгать әфәнде белән бергә туры килдек.

- Мәсәлән, мин Казанда фатирлы була аламмы? Моның өчен нишләргә тиешмен? дип сорадым.Ул кирәкле документларны җыеп, теркәлү буенча район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә, аннары торагыңны яхшырту буенча чиратка басуга, кияүгә чыгып бала табарга киңәш итте. Бала туган очракта, 200 мең сум дәүләт ярдәме фатир өчен түләүгә күчерелә икән.

Ул сөйләшүдән соң да икеләнеп калдым әле мин. Татарлар тотып карамыйча ышанмый диләрме әле?! Танышларыбыз арасында социаль ипотека буенча яңа якты фатирлар ала башлаучылар табылгач кына, кызыкмый, нишлисең? Чиратка бастык, кияүгә чыктык, бала таптык. Хәзер, шушы йортларда яшәвебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Исән, имин гомер итәргә язын! Авылдан әти-әниләребез дә килгән саен уенын-чынын бергә кушып, рәхмәт инде бу дәүләткә, шушы программа булмаса, кайда яшәгән булыр идегез, диләр.

Фонд рәсми рәвештә 1995 елның 30 мартында эшли башлаган. Фонд аша торак алу шартлары үзгәреп торса да, максатлары бер, ничек тә халыкка ярдәм күрсәтү, мохтаҗларны тораклы итү. 20 ел эчендә Фонд 140 мең фатир тапшырырга өлгергән. Шул исәптән, тузган торактан күчерү программасы, социаль ипотека, ветераннарны тораклы итү буенча да квартиралар куллануга бирелгән.

Дәүләт торак фондының юбилее уңаеннан, Казанда тантаналы чара узды. Анда Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Бүген, бездәге торак фонды кебек эш системасы булган оешма Россиядә юк. Һәрберсе охшашларын оештырып карый, әмма моны эшләү җиңел түгел. Моның өчен республиканың көчле булуы, тәҗрибәле җитәкчеләр кирәк, ә алар бездә бар. Әгәр без яшь гаиләләрне, бюджетта эшләүчеләрне, предприятие хезмәткәрләрен тораклы итә алмыйбыз икән, кирәгебез бер тиен генә. Ышаныч белән әйтә алам, бүген Татарстанның Дәүләт Торак фонды эшли һәм чәчәк ата, - диде Татарстан лидеры чыгышында. Торак фондының эшчәнлеген тормышка ашыруда ярдәм иткән компание җитәкчеләрен ул рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Торак фондының генераль директоры Тәлгат Абдуллин исә оешманың эшчәнлеге белән тулырак таныштырды. Фонд эшли башлаганнан бирле авыл җирлегендә яшь белгечләр өчен 7267 йорт төзелгән, 7200 яшь гаилә район үзәкләрендә, шәһәрләрдә тораклы булган. Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов Халит белән Луиза Сагуновларның өч балалы гаиләсенә өр-яңа фатир ачкычларын да тапшырды.Алар Дәүләт торак фонды аша фатир алган 140 меңенче гаилә икән.

Социаль ипотека программасы буенча торак алуда таләпләр катгыйланса да, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, моҗтаҗлар өчен бу фатирлы булуның бердәнбер юлы булып кала бирә. Фонд тәкъдим иткән арендалы торакка да өметләр зурдан. Әлеге программа буенча республикада гомуми мәйданы 8, 2 мең квадрат метр булган ике йортны тапшырганнар инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading