Шәһри Казан

2014 КАЗАН. Тагын ике дөнья чемпионаты!

2015 елда Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, Татарстан башкаласы башка халыкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге спорт ярышларын да кабул итәчәк.

Реклама

Алар турында журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов сөйләде.
Киләсе 2014 елның июнендә Казан янә студентлар спорты башкаласына әверелергә мөмкин. 20 июньнән 6 июльгә кадәр биредә IV Бөтенроссия җәйге Универсиадасының финал өлешен үткәрү ниятләнелә. Казанга 2,5 меңнән артык спортчының килүе көтелә. Киләсе елда Казан бадминтон буенча Европа чемпионатын да кабул итүгә әзерләнә. Шулай ук фехтование буенча өлкәннәр арасында бөтендөнья чемпионатын уздыру нияте белән дә мөрәҗәгать иткәннәр. Моннан тыш, 2014 елда Казанда хатын-кыз командалары арасында су тубы буенча Дөнья Кубогы узачак. Җиңел атлетика федерациясе тарафыннан да үтенечләр күп икән. 2014 елда Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты уздырылачак, Россия яшьләренең II җәйге спартакиадасының финалы, ачык суда йөзү буенча ярышлар, хай-дайвинг буенча сынау ярышлары да көтелә.
Брифингта спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын үткәрү турында да сөйләделәр. Аның вакыты бер атнага кичектерелгән: ярышлар 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр узачак. Чемпионатның төп кластеры «Казан-Арена» футбол стадионы һәм Спортның су төрләре сараен берләштергән территориядә урнашачак. Футбол стадионында тренировкалар һәм ярышлар өчен ике бассейн төзү күздә тотыла. Моннан тыш, Спортның су төрләре сарае белән янәшә су тубы буенча финал ярышлары өчен 3 мең кеше сыйдырышлы өстәмә бассейн төзергә кирәк. Бу бары тик ярышлар үткәрү өчен генә каралган инфраструктурасыз бассейн булачак. Спорт сараенда әлегә 3 мең тамашачыны сыйдырырлык мөмкинлекләр юк. Игенчеләр сарае янында, Казансу елгасы ярында хай-дайвинг буенча вышкадан сикерү өчен шартлар булдырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: