16+

2016 ел: сөенечләр һәм көенечләр

2016 ел: сөенечләр һәм көенечләр

Узып баручы 2016 ел җиңел булмады. Нефтькә бәя төште, рубльнең долларга карата үз позициясен югалтуы әле дә дәвам итә. Һәртөрле сораштырулардан чыгып нәтиҗә ясасак, узып баручы 2016 елның төп вакыйгалары итеп россиялеләр Сүриядәге сугышны, икътисади кризис, бәяләр арту һәм илдәге авыр икътисади вазгыятьне атый. Әмма киләсе 2017 елга халык якты өметләр баглый, 2016 ел белән чагыштырганда, Әтәч елында яхшы хәбәрләрнең күбрәк булачагына өметләнә. Шулай да узып баручы ел россиялеләр һәм татарстанлылар өчен нинди вакыйгалары белән истә калачак соң?

Икътисад

Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, быел ил бюджеты «Башнефть»не сатудан һәм «Роснефть»тән 19,5 процент - барысы 1 трлн 100 млрд чамасы акча алды. «Киләчәктә нефть бәясе ун процентка артырга мөмкин. Бу бюджет өчен генә­­­­­­­­­­­­­ түгел, ә Россиянең Үзәк банкы өчен дә бик файдалы. Аларның максаты - 2017 ел ахырында тотрыклы түбән инфляциягә ирешү. Бу быелгы елда да чиратлап тормышка ашырылды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, инфляция 5,5 процентны тәшкил итә. Бу - елның иң төп казанышы», - дип бәяли икътисад белгечләре. 2015 ел белән чагыштырганда, Россия икътисады быел үсеш кичерде. ­Моннан кала, алдагы өч елга исәпләнгән бюджетның «кырыслыгы» да уңай үзгәрешләргә өметләндерә.

Сәясәт

Пальмира шәһәрен террорчылардан азат итте. Майда анда ­Рос­сия музыкантлары катнашында зур концерт узды. Әмма 11 декабрьдә Пальмираның кабат басып алынуы турында хәбәр ителде. Декабрьдә исә Алеппоның азат ителүе турында мәгълүм булды.
Агымдагы елның төп вакыйгаларының берсе, әлбәттә, сайлаулар. 18 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына һәм төбәк парламентларына сайлауларда «Бердәм ­Россия» үз позицияләрен ныгытты. Халыкның 47, 88 проценты үз тавышын бирде.

Ел дәвамында халык теленнән төшмәгән тагын бер вакыйга - АКШ Президентын сайлау. Ноябрьдә узган сайлауларда Дональд Трампның җиңүе көтелмәгәнчә булды. Һәм аның 2017-2018 елларда тормышка ашырылачак сайлау алды программасы дөнья икътисады һәм Россия өчен җитди сынау булачак, дип фаразлый белгечләр.

2016 ел Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр җайлану һәм август ахырында туристларга һава юлы ачылу белән дә истә калачак. Мәскәүдән беренче рейс 2 сентябрьдә очты. Ике ай вакыт эчендә Төркия курортларында 223 меңгә якын россияле ял итте.
19 декабрьдә Төркиядә фотокүргәзмә ачкан вакытта ­Россия илчесе Андрей Карлов үтерелде.

Мәдәният

10-14 майда Стокгольмда узган «Евровидение»дә Россиядән Сергей Лазарев өченче урын алды. Ә беренчегә Украина җырчысы Джамала чыкты. Бәйгенең шарты буенча, 2017 елда әлеге җыр бәйгесе Киевта үткәрелергә тиеш, әмма халыкара җыр бәйгесен оештыру бик күп чыгымнар таләп итә. Шунлыктан «Евровидение» бөтенләй башка илдә, хәтта Россиядә дә узарга мөмкин, дигән сүзләр йөри.

Фаҗигаләр

19 мартта Дубайдан Ростов-на-Донуга очкан «Боинг 737-800» самолеты һәлакәткә очрады. Әлеге фаҗига 62 пассажирның һәм экипаж әгъзаларының гомерен алып китте. Самолет һәлакәтенә китергән соңгы нәтиҗәләр әле бүгенгә кадәр ачыкланып бетмәгән. Шулай да бу фаҗига пилотның гаебе аркасында килеп чыгарга мөмкин, дип әйтелә.

19 июньдә Карелиянең сәламәтләндерү лагеренда ял иткән 14 бала, су буйлап сәяхәт иткән вакытта көймәләр каплану нәтиҗәсендә, суга батып үлде. Исегезгә төшерәбез, әлеге гадәттән тыш хәл вакытында балалар белән тиешле белемнәре һәм күнекмәләре булмаган практика узучы студентлар эшләгәнлеге ачыкланды. Бу хәлләрдән соң Россиянең барлык балалар лагерьларында да тикшерүләр уздырылды.

4 декабрьдә Ханты-Мансийск округында зур транспорт-юл һәлакәте булды. Ханты-Мансийскидан Нефтеюганскига акробатика ярышыннан кайтып килүче балалар утырган автобус йөк машинасы белән бәрелеште. Әлеге фаҗига 12 кешенең гомерен алды, шуларның унысы - балалар.11 яшь спортчы хәзерге вакытка кадәр реанимациядә дәвалана. Автобус һәм йөк машинасын йөртүчеләргә карата җинаять эшләре кузгатылды.

2016 елның декабрь ахыры Иркутскидагы хәлләр белән дә истә калыр, мөгаен. «Боярышник» белән агуланган 120 кеше хастаханәләргә эләкте. Аларның 75е вафат булды. Тикшеренү нәтиҗәләре парфюмер чарасының составында агулы метанол кушылганлыгын күрсәтте. Халыкның күпләп агулануы сәбәпле, 12 кеше тоткарланды.

25 декабрьдә халыкара «Адлер» аэропортыннан очкан Ту-154 очкычы, тиешле биеклекне җыя алмыйча, Кара диңгез өстенә төште. Самолет бортындагы тугыз журналист, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле һәм хәрбиләр - барлыгы 92 кеше һәлак булды.

Җәмгыять

Гыйнварда игътибар үзәгендә коллекторлар булды. Ул вакытта банкка бурычын түләүне таләп итеп, коллектор бер йорт эченә яндыргыч сыеклык тутырылган шешәне ыргытты. Нәтиҗәдә 56 яшьлек ир-ат һәм аның ике яшьлек оныгы бик каты пешеп, хастаханәгә эләкте. Җинаятьчене сигез елга төрмәгә утырттылар. Коллекторлар белән бәйле берничә шундый очрактан соң, июльдә аларның эшчәнлеген контрольдә тотучы закон кабул ителде.

19 августта Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министры Дмитрий Ливановны эшеннән азат итте. Аны Президент администрациясенең элеккеге түрәсе, яшь вакытта укытучы булып эшләгән Ольга Васильева алыштырды.

9 сентябрьдә Россия Президентының бала хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов отставкага китте. Карелиядә булган фаҗигадән соң исән-имин калган балалар белән аралашканда Павел Астаховның алардан: «Ничек йөздегез?» - дип урынсыз сорау бирүе киң җәмәгатьчелекнең нәфрәтен уятты. Аның отставкага китүен таләп иткән петиция кыска вакыт аралыгында дистә меңләгән тавыш җыйды. Аны алты бала әнисе, дин әһеле хатыны Анна Кузнецова алыштырды.

Спорт

Июнь-июль айларында Франциядә барган футбол буенча Европа чемпионатының беренче көннәре шау-шулы узды. Урамдагы тәртипсезлекләр аркасында хәтта чараның ачылыш тантанасы да чактан гына күчерелми калды. Футбол буенча Россия җыелма командасы плей-офф уеннарына кадәр барып җитә алмады. Ә чемпионатта Португалия җыелма командасы җиңеп чыкты.

5-21 августта Бразилиянең Рио­-де-Жанейро шәһәрендә XXXI җәйге Олимпия уеннары узды. Әмма бу ярышлар да тарихта спортчыларның допинг кулланулары белән бәйле җәнҗаллар, ­россия спортчыларын ярышларга «энә күзеннән» уздырулары белән бәйле шау-шулары белән хәтердә калачак. Бик күп каршылыклар аша узган Россия җыелма командасы дүртенче урын алуга иреште.

Авыл хуҗалыгы

Быел авыл хуҗалыгы тармагында зур вакыйга булды - Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбе алынды. Аның тулы нәтиҗәләре 2017 елның IV кварталында гына билгеле булса да, беренче күрсәткечләр турында хәбәр ителде инде. Мәсәлән, Татарстан Республикасында барлыгы 454 мең объект теркәлгән, аларның җир мәйданнары 4189 мең гектарны тәшкил итә.

Татарстанда

- Быел Татарстанда яңа «Аммоний» заводы сафка бастырылып эшли башлады, «ТАНЕКО» предприятиесендә авыр калдыкларны эшкәртү буенча комплекс гамәлгә кертелде. Кече һәм урта бизнестан республика бюджетына 30 миллиард сумга якын акча кертелде. Энергетик системаларны модернизацияләүдә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш күзәтелде. Быел республикада җитештерелгән продукт күләме, узган елдагыга караганда, 2,5 процентка артты. Авыл хуҗалыгында 5,2 процентка үсеш күзәтелә. Россиядә сөт җитештерү буенча без - беренче, ит җитештерүдә - дүртенче, ашлык җыю буенча тугызынчы урынны билибез. Инвестицияләр буенча да алдынгылар рәтендә. Авыл хуҗалыгы буенча - өченче, сәнәгать буенча - дүртенче урында. Нефть тармагы да 4,3 процентка үскән.

- Сәламәтлек саклау өлкәсенә килсәк, быел инфаркт буенча күрсәткечләр 9,5 процентка кимегән. Демография буенча да үсеш бар. Инде менә алтынчы ел рәттән ел саен дөньяга ун меңнән күбрәк бала аваз сала.
- Быел Татарстан мәдәнияте тарихында зур вакыйга - «Үзгәреш җиле» музыкаль фестивале булды. Республика Президенты тәкъдиме белән оештырылган фестиваль халыкта төрле фикерләр уятты. Әмма Рөстәм Миңнеханов аның киләсе елга да дәвам иттереләчәге турында хәбәр итте.
- Ел ахырында матбугат чараларында иң күп язылган тема дип, һичшиксез, «Татфондбанк» белән булган вазгыятьне әйтергә кирәк.

«2014 елдагы вазгыять банк системасына нык йогынты ясады. Тотрыклы булмаган банклар катлаулы хәлдә калды. «Татфондбанк» та шулар исәбендә булды. Безнең гаеп юк дип әйтмим. Республикабыздагы хәлләр - безнең гаеп ул. Иллюзияләр белән яшәгәнбездер. «Татфондбанк» өчен борчылдык, әлбәттә. Без хәлне тигезли алырбыз дип өметләндек, әмма вазгыять күпкә катлаулы булып чыкты. Тикшерү дә булды бит. «Татфондбанк»ны тикшергәндә сигналлар булды. Без ачыктан-ачык реаль гамәлләр кирәк дигән идек», - дип белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән яңа ел алдыннан очрашуында.

- Казанда ноябрьдә 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы жирәбәсе узды. Нәтиҗәдә төркемнәр түбәндәгечә формалашты: «А» төркемендә: Россия, Яңа Зеландия, Португалия һәм Мексика уйнаячак. «В» төркеменә Африка, Чили, Австралия, Германия эләкте. Ачылыш матчы 17 июнь көнне Санкт-Петербургта узачак. Россия­леләр Яңа Зеландия командасы белән очрашачак. Ә Казанда беренче уен 18 июнь көнне була. Биредә Португалия һәм Мексика җыелмалары очрашачак.

Моннан кала, Казанда бадминтон, самбо һәм дзюдо буенча ­Россия чемпионаты һәм җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узды.

Россиянең эре шәһәрләрендә яшәүче 1 мең кеше катнашында сораштыру үткәрелгән. 2016 елда иң истә калган вакыйгалар дигән сорауга җаваплар алынгач, түбәндәге нәтиҗәләр ясалган:
Илдәге кризис - 40 процент
Спортчыларның допинг белән бәйле җәнҗаллары - 21 процент
Россия хәрбиләренең Сүриядәге операцияләре - 20 процент
Төркия белән мөнәсәбәтләр җайлану - 19 процент


Узып баручы ел тормышыгызга нинди яңалыклар алып килде?

Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы:

- Быел үземнең 80 яшемне бик зурлап билгеләп үттек. Республика дәрәҗәсендә дә, институтта да зур хөрмәт күрсәттеләр. Шушы уңайдан китапларым чыкты. Аның берсе Мәскәүдә бастырылды. Китапның беренчесе татар телендә булса, икенчесе татар, рус һәм инглиз телләрендә дөнья күрде. Аннан соң башка бик күп вак-төяк мәкаләләрем, фәнни хезмәтләрем чыгып торды. Уку-укыту эшләре белән дә шөгыльләндем. Аллага шөкер, балалар белән дә, гаиләдә дә барысы да яхшы. Ил, милләт язмышы гына борчый. АКШ сайлауларының нәтиҗәсе белән бәйле илдәге билгесезлек тынгылык бирми. Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләр рәтендә тора. Дөньякүләмендә барган шушы үзгәрешләр киләчәктә безгә ни рәвешле кагылыр икән? Әнә шул турыда уйланам. Шунысы сөендерә, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Россия хөкүмәтенә, республикадан тиеш булмаган акчаларның читкә китүе турында җиткерде. Бу - зур батырлык. Шушы ук фикерне Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә куәтләде. «Һәр төбәк үз көнен үзе күрергә тиеш. Без аларга балык түгел, ә кармак бирик», - диде ул. Бу - Россия өчен зур проблема, әлбәттә, әмма аны чишү дә бик авыр.

Вилдан Гарипов, 100 яшь, Лаеш районының Имәнкискә авылы:

- Быел миңа 1 июльдә 100 яшь тулды. Бик күп котлаулар кабул иттем. Район башлыгы Михаил Афанасьев та, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да килеп тәбрикләделәр. Президентыбыз да килергә тиеш иде, тик килеп кенә җитә алмады. Шулай булса да башка кешеләр артыннан котлавын да, бүләккә дип диванын да җибәрде. Туган көн Рамазан аена туры килгәнлектән, киленем ул көнне авыз ачтырды. Аллага шөкер, күзләрем күрә, зиһенем дә бик яхшы, тамагымнан ризык та үтә. Балаларым үземне күтәреп кенә йөртә. Киленемне безнең бәхеткә Ходай биргән, дим. Тик менә күңелне борчып торган бер генә мәсьәлә бар. Авылыбызның клубы авария хәлендә, бик иске, шунлыктан концертлар да куелмый. Чөнки аңа керә торган түгел - куркыныч. Авылда кафе бар, ә мәдәният йорты юк. Бу хакта Президентыбызга да җиткердем. «Мин үзем гармунда уйныйм, яңаны төзетсәгез, шунда чыгып сыздырыр идем», - дидем. Ул өч ай эчендә төзеп бирергә вәгъдә итте. Менә хәзер шуны көтәбез инде.

Рамазан Садыйков, 5 яшь:

- Мин хәзер хәрефләр, саннар танырга өйрәнәм, бераз укыйм да. Җәй көне футбол уйный башладым, ике тәгәрмәчле велосипедта йөрергә өйрәндем. Миңа ошый. Лего төзергә дә яратам. Аннан әллә нәрсәләр ясап бетерәм! Бу Яңа елда Кыш бабайдан мультиктагы кебек робот сорадым. Теге юлы ул тимераяк алып килгән иде, шуннан соң бозда шуарга өйрәндем. Кыш бабай әниләрен тыңлаган, аларга булышкан, уенчыкларын җыештырган малайларга гына бүләк алып килә. Без аңа сеңлем белән хат язып, чыршыга элеп куйган идек, йокыдан торуга алып киткән. Димәк, ул безгә бүләкләр алып киләчәк инде.

Мансур Төхфәтуллов, Буа районының Яңа Тинчәле авылы җирле идарә башлыгы:
- Быел авылыбызга бер чакрым юл салынды, мәктәп һәм мәдәният йорты төзекләндерелде. Элеккеге чорда монда 700 йорт булган, хәзерге көндә 300 хуҗалык исәпләнә. Дүрт шәхси кибет, ике мәчет эшли. Авыл халкы бик тырыш. Авылыбызда гына да сигез фермер гаиләсе бар. Унбиш баш сыер асраучылар да бар хәтта. Быел да күрсәткечләребезне киметмәдек. Мөгезле эре терлек, сарыкларны да арттырдык. Быел кош-корт асраучылар күбәйде. Меңәр баш алучылар да бар. Аларны үстереп саталар. Кешеләр шушы шәхси хуҗалыкларда яки фермада эшли. Болардан тыш, авыл тарихына багышланган «Бертуган Бикколовлар» китабы чыкты. Аны бик зурлап билгеләп үттек - тәкъдир итү кичәсе оештырдык.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading