16+

2019 ел ниләр алып килер?

Төрле вакыйгаларга бай булган 2018 ел узып китте. Яңа башланган елда Татарстанда нинди зур вакыйгалар булачак соң?

Төрле вакыйгаларга бай булган 2018 ел узып китте. Яңа башланган елда Татарстанда нинди зур вакыйгалар булачак соң?

Дәүләт Советы депутатларын сайлау

Сүз дә юк, быелгы елның иң зур вакыйгаларның берсе, ул, әлбәттә, депутат сайлаулары булачак. 8 сентябрьдә, Бердәм сайлау көнендә, Дәүләт Советының яңа составы билгеле булачак. Депутатлар биш елга сайланачак. Узган сайлауларда кирәкле тавышны бары тик ике партия – “Бердәм Россия” һәм КПРФ җыйган иде.  

Цифрлы телевидениегә күчү

Быелдан безнең илдә цифрлы тапшырулар күрсәтелә башланачак. Әлеге эшләр өч этапта башкарылачак. Россиянең 7 төбәге аналоглы тапшыруларны – 11 февральдә, 20 субъекты – 15 апрельдә, калганнары (шул исәптән, Татарстанда) 3 июньдә туктатачак.

Хоккей йолдызлары атналыгы

2019 елны Татарстан кәшәкә белән башлый. Хоккей йолдызлары атналыгы – Россиядә узачак грандиоз спорт чарасы. Ул республиканың өч шәһәрендә булыр дип планлаштырыла. 12 һәм 13 гыйнварда Түбән Камада Яшьләр хоккей лигасының чакыру Кубогы һәм Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы узачак. 19 һәм 20 гыйнварда Казанда Мастер-шоу һәм КХЛ йолдызларының төп матчы булачак. Шушы ук көнне Әлмәттә хоккей җанатарлары өчен бәйрәм чарасы үткәреләчәк.
Татарстанның спорт министры Владимир Леонов фикеренчә, Казанда узган чара барлык җанатарларның да күңеленә хуш киләчәк.
        
WorldSkills-2019

Татарстан башкаласы 45 нче тапкыр узачак WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ул 22 һәм 27 август көннәрендә узачак. 60тан артык илдән килгән 1600 яшь белгеч үзләренең һөнәрләрен күрсәтәчәк.

Казанда 2015 елда бу вакыйга өчен махсус “Казан Экспо” халыкара күргәзмә комплексын төзи башладылар. Ул рәсми төстә узган елның 16 октябрендә ачылды.

Казан – спорт башкаласы

Казанда быел да төрле халыкара турнирлар узачак. Мәсәлән, 19-21 апрельдә Казан синхрон йөзү буенча Дөнья сериясенең өченче этабын кабул итәчәк. Тагын бер спорт чарасы – юниорлар арасында бадминтон буенча Дөнья чемпионаты узар дип планлаштырыла. Әлегә аның төгәл вакыты билгеле түгел.

“Зөләйха күзләрен ача” китабы буенча сериал

Узган ел Лаеш районында танылган язучы Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы буенча фильм төшерә башлаганнар иде. Анда төп рольне Чулпан Хаматова башкарды. Кайбер күренешләрне Казанның Кремль урамында да төшерделәр. Быел телевизор караучылар әлеге сериалны “Россия 1” каналыннан карый алачак.       
   

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading