Нәтиҗәдә республика 27 алтын, 8 көмеш, 9 бронза медаль яулап, команда буенча икенче урынга чыкты. Беренчелектә – Мәскәү, өченче урында – Мәскәү өлкәсе.
Яшь белгечләр белән Көньяк Сахалинда булган Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, Татарстан, инде Россия чемпионаты башланганчы ук, «WorldSkills» хәрәкәтендә лидерларның берсе булган.
– Без электән IT өлкәсендә көчле булдык. Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында халыкара компетенцияләр үзәге эшли. Шулай ук педагогика, төзелеш, сәнәгать юнәлешләре элек-электән көчле иде. Максатыбыз «WorldSkills Russia» чемпионатында күбрәк медальләр яулау иде. Казан бит әле киләсе елга май аенда – Милли чемпионат, августта Дөнья чемпионатын көтә. Көньяк Сахалинда чемпионат оештыру эшендә Татарстан вәкилләре дә катнашты. Алар «WorldSkills» халыкара оештыру комитеты белән бергә эшләде. Бу безгә тәҗрибә туплау мәйданы да иде, – диде Эмиль Гобәйдуллин.
Комментарийлар