16+

30 августта – 30 төрле могҗиза булачак (ПРОГРАММА)

Урып-җыю эшләре бара, игенчеләрнең кылны кырыкка ярырдай булып йөргән мәле бу көннәрдә. Вакыт туктап тормый.

30 августта – 30 төрле могҗиза булачак (ПРОГРАММА)

Урып-җыю эшләре бара, игенчеләрнең кылны кырыкка ярырдай булып йөргән мәле бу көннәрдә. Вакыт туктап тормый.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне – 30 август та якынлаша. Казан шәһәренә быел 1014 ел тула.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә казанлыларны һәм кунакларны бәйрәмгә чакырды. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов бәйрәм программасы белән таныштырды. Мәдәни чаралар ТАССРга –100 ел шигарендә уза.

Бәйрәм уңаенанн Казан ратушасында тантаналы җыелышта шәһәр һәм республика бүләкләре тапшырыла, лаеклылар исемнәре шәһәрнең Мактау китабына языла.
11.00 сәгатьтә – Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар өчен “Борынгы паркның серләре” бәйрәме башлана.

12.00 сәгатьтә – Әпсәләмов урамында “Ак чәчәкләр” (“Белые цветы”) паркының икенче өлеше ачыла. Концерт була, анда “Главные герои” балалар фестивалендә катнашучылар белән берлектә күңел ачу да оештырыла.

12.00 сәгатьтә – Иске Татар бистәсе дә Каюм Насыйри урамына бәйрәм чараларына чакыра. “Тормыш сөючеләр” проекты һәвәскәр артистлары концерт куя, “Э-Моция” студиясе театраль тамаша күрсәтә. Аны “Казан сөлгесе” милли сәнгатьләр фестивале дәвам итә. Программада Россиядән, Әрмәнстаннан, Азәрбайҗаннан һәм Казахстаннан 800дән артык җырчы һәм биюче чыгыш ясый.
12.30 сәгатьтә – Меңьеллык мәйданында алтынчы мәртәбә “Kazan city racing” авто-мотошоу, ягъни машиналарның һәм мотоциклларның чын мәгънәсендә “мәтәлчекле” тамашасы була. Биредәге программаны Harley-Davidson клубыннан 50 мотоциклчы йөреше башлап җибәрә. Алар – ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Мәскәү Кремленнән Казан Кремленә кадәр мотойөрештә катнашкан һәвәскәрләр. Чаллы шәһәреннән легендар “КАМАЗ-Мастер” командасы килә, монысында да автоспортчылар куркудан күзләрне йомдырырлык чыгыш әзерләгән.

13.00 сәгатьтә – Камал театры каршындагы мәйданда “Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр республика ачык иҗат фестивалендә катнашучылар концерт тәкъдим итә. Шушы ук мәйданда 15.00 сәгатьтә “Уйна гармун” (“Играй гармонь”) халык иҗаты фестивален тамаша кылырга мөмкин.
13.30 сәгатьтә – Казан ипподромында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына һәм Казан мэры Призына ат спорты бәйрәме, шулай ук ат чабышлары була.

Казан Кремлендә “Tat Cult” шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале үткәрелә. Анда мәдәниятның һәм сәнгатьнең әһәмиятле юнәлешләре күрсәтелә. Фестиваль кысаларында кинофильмнар һәм Казан режиссерлары белән артистларының театраль чыгышларын карарга була. Танылган башкаручылар Аигел белән Альберт Нурминский да чыгыш ясый.

17.00 сәгатьтә – “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда Россия һәм Татарстан эстрада йолдызлары катнашында бәйрәм концерты башлана. FEDUK, җырчы Лэйна, POMPEYA төркеме һәм Рондо чыгыш ясый. Танылган артистлар сафында Казан районнарында “Безнең команда авазы. Безнең ишегалды авазы” караоке конкурсында җиңгән һәвәскәрләр дә җырлый.

20.00 сәгатьтә – Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада “Казан көзе” опера фестивале үткәрелә. Мариинский театры солистлары һәм Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры катнаша.

22.00 сәгатьтә – Казансу елгасы өслегендә бәйрәм салюты атыла.

Казанда 30 августта җәмәгать транспорты көчәйтелгән графикта төнге сәгать 12гә кадәр эшли. Бәйрәмгә рәхим итегез! Утыз гына түгел, ә бәлки, тагын да күбрәк могҗизалы мизгелләрне күңелегезгә салырсыз, фотоаппаратыгызга теркәрсез.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading