16+

30 августта Татарстан халкының күңелен күрер өчен барын да эшләячәкләр

30 августта Татарстан халкының күңелен күрер өчен барын да эшләячәкләр

Шәһәр хакимияте Казан халкы һәм аның кунаклары Республика һәм Шәһәр көнендә уңай тәэсирләр алсын өчен кулдан килгәнчә тырыша. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Казан башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Дамир Фәттахов әзерлек чараларының мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки бәйрәм датасы, күбесенчә, шәһәр хакимиятенең эшенә нәтиҗә ясый.

"30 август - Шәһәр көне һәм Республика көне. Бәйрәм Татарстан халкына ошасын, алар уңай хисләр кичерсен һәм рәхәтләнеп ял итсен өчен барын да эшлибез", - диде Дамир Фәттахов.

Шулай ук Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, 30 августта Татарстан башкаласында мәдәни чаралардан башлап, автошоу һәм узышларга кадәр оештырылачак. Шәһәр бәйрәмендә төп бәйрәм урыннары - Горький паркы, Меңъеллык мәйданы һәм Иске Татар бистәсе булачак, диелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading