16+

38 минутта – бер еллык юнәлеш

Фото: Михаил Козловский «Хәерле иртә!» Кичә Татарстан президенты юлламасын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә шулай дип ачып җибәрде, Рөстәм Миңнеханов та шулай дип сүз башлады. Узган ел белән чагыштырганда, быелгы юлламада да, аны тыңлаучылар арасында да үзгәреш бар иде - залдагы Дәүләт Советы депутатлары яртылаш яңарды, табадан төшкән министрлар...

38 минутта – бер еллык юнәлеш

Фото: Михаил Козловский «Хәерле иртә!» Кичә Татарстан президенты юлламасын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә шулай дип ачып җибәрде, Рөстәм Миңнеханов та шулай дип сүз башлады. Узган ел белән чагыштырганда, быелгы юлламада да, аны тыңлаучылар арасында да үзгәреш бар иде - залдагы Дәүләт Советы депутатлары яртылаш яңарды, табадан төшкән министрлар...

Фото: Михаил Козловский

«Хәерле иртә!» Кичә Татарстан президенты юлламасын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә шулай дип ачып җибәрде, Рөстәм Миңнеханов та шулай дип сүз башлады. Узган ел белән чагыштырганда, быелгы юлламада да, аны тыңлаучылар арасында да үзгәреш бар иде - залдагы Дәүләт Советы депутатлары яртылаш яңарды, табадан төшкән министрлар да җыелып килде... Кыскасы, республиканың сәяси йөзе генә түгел, Президентның галстугы да төсен (шәмәхәдән - көрәнгә) алыштырды.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Президент юлламасы Дәүләт Советының икенче утырышында укылды. Трибунага күтәренке кәефтә, елмаеп килеп баскан Рөстәм Миңнеханов чыгышын депутатлар кызыксынып тыңласа да, утырыш башында һәм ахырында яңгыраган гимнга берсе дә диярлек кушылып җырламады. Татарстан гимны әле 2013 елның февралендә генә сүзле булып куйды. Бу утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов иреннәре гимн яңгыраганда кыюсыз гына кымшанып алды (һәрхәлдә, без күргәннәре шулар иде). Ә Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин бу вакытта өй эшен эшләмичә килгән укучы кебек башын аска иеп басып торды.

38 минутта (юлламаны уку шулхәтле дәвам итте) Рөстәм Миңнеханов республиканың 2015 елда нинди юнәлештә үсәчәген тәгаенләде. Узган ел аңа моның өчен 63 минут (2012 елда - 43 минут, 2011 елда - 46 минут) кирәк булган иде.

Узган елгы юлламасын Президент Универсиада белән башласа, быел ГТО белән сугарылган спорт темасы ахырда гына телгә алынды.
- Приоритетларны алыштырырга вакыт. Легионерларны чакыруга түгел, үзебезнең спортчыларны әзерләүгә басым ясарга кирәк. Республика «үз чемпионнары» белән горурланырга тиеш, - диде Президент.

Үзебезнекенә кыйбла тоту юлламада кызыл җеп булып сузылды. Узган елгы сыман быел да милләтара татулык белән дин алгы планга чыгарылды. Толерантлыкны республиканың аерылгысыз имиджы дип тә атады Рөстәм Миңнеханов.

Дингә җәһәт кенә мәдәният темасы ялганды. «Болгар» тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКО мирасы булып танылуына зур өлеш керткәне өчен, Рөстәм Миңнеханов залда утырган Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне, «Сезгә бик зур рәхмәт!» дип, татарча рәхмәтләде. Халык гөрләтеп куп чапты! Президент үз юлламасында татарча берничә җөмләлек өч фикер җиткерде. Икенче тапкыр Татарстан элитасы «Россиянең иң яхшы укытучысы» конкурсында быел җиңү яулаган Норлатның 1нче урта мәктәбе биологиясе укытучысы Алла Головенькина хөрмәтенә учларын кыздырды. Икътисад белән беррәттән укыту системасына да зур басым ясады республика җитәкчесе.

- Барлык мәктәпләребез дә югары күрсәткечләре белән мактана алмый. Хәтта кайбер очракларда укучыларның чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырырга белем дәрәҗәсе җитеп бетми. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләү җаваплылыгы ата-аналар белән репетиторларга йөкләнә. Мондый алымнарны бетерергә кирәк. Туган телдә укытыла торган белем бирү учреждениеләрен саклауга да зур игътибар бирәбез. Бу өлкәгә заманча технологияләрне активрак кертеп, укытучыларның квалификациясен күтәрергә кирәк, - диде Президент. Яшь иҗатчылар белән балалар әдәбиятенә дә импульс бирергә кирәклеге әйтелде.

Сәламәтлек өлкәсе дә чәчәк атып кына утырмый, гадәттәгечә, кадрларга кытлык. Әмма соңгы елларда белгечләрне авыл җиренә кайтару мәсьәләсендә бозны кузгатып җибәрделәр. Бозны кузгату гына түгел, киләчәктә «эретмәкчеләр» дә әле.

Кичәге санда «Президент юлламасыннан нәрсә көтәсез?» сораштыруында катнашкан Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров борчуын Президент та уртаклаша булып чыкты.

- Сәүдә нокталарында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын арттырырга кирәк. Республикада әзерләнгән азык‑төлек сыйфат һәм төрү ягыннан таләпләргә туры килергә тиеш. Шул ук вакытта сәүдә нокталары да җирле җитештерүчеләргә үз товарларын үткәрүне җиңеләйтсен иде, - диде.
Ике ел рәттән Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелекне «десерт»ка, ягъни ахырга калдыра. Көнкүреш ришвәтнең тамырына җитеп булмый икән. Җитеп булу өчен, электрон хезмәтләр порталы уйлап табылды. Быел гына да аның аша 14 миллион хезмәт башкарылган. «Игътибарыгыз өчен рәхмәт!» дияр алдыннан Президент:

- Безне алда бик зур эшләр көтә. Куелган максатларга бергәләп ирешик. Бердәмлектә - көчебез! - дип, республиканың Минтимер Шәймиев заманыннан килгән юнәлештән барачагына ишарәләде. Ә узган ел юлламасында «Игътибарыгыз өчен рәхмәт!» алдыннан фикер русча әйтелде.

Темага кагылышлы материаллар: Президент юлламасыннан нәрсә көтәсез?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading