16+

40 мең төп агач утыртасы бар

Казан «Яшел рекорд» акциясенең чираттагы этабына әзерләнә. Агач һәм куакларны сентябрьнең икенче яртысында утырта башларга ниятлиләр.

40 мең төп агач утыртасы бар

Казан «Яшел рекорд» акциясенең чираттагы этабына әзерләнә. Агач һәм куакларны сентябрьнең икенче яртысында утырта башларга ниятлиләр.

Бу турыда шәһәр мэриясендә узган киңәшмәдә җиткерделәр. Узган елны, акция кысаларында планлаштырылганча, 50 мең төп агач утыртылган булган. Аларның 95 проценты үсеп киткән. Рулонлы газон һәм күпьеллык чәчәкләр исә барлык мәйданнарда да яңарган.
«Быел яз көне утыртылган 10 мең төп агачка өстәп, катгый рәвештә тагын 40 мең төп утырту максатын куябыз. Ел саен 50 мең төп агач утыртырга дигән программаны без сыйфатлы итеп һәм вакытында тәмамларга ниятлибез», - дип ассызыклады башкала мэры Илсур Метшин. Ул кыска вакыт эчендә быел көз көне утыртылачак яшеллекнең картасын булдырырга кушты.
Казанның шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, быелгы сезонда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшенә нәтиҗә ясап, 2013 елда Казанда 225 мең кв м рулонлы газон җәелгәнлеген, 160 мең кв метр мәйданда газон чәчелгәнен, 10 меңнән артык агач, 21 мең куак, 50 мең күпьеллык һәм берьеллык чәчәк утыртылуын искә төшереп китте. Җәелгән газоннарны сугару өчен, Вишневский, Сибгат Хәким, Гаврилов, Парин урамнарында, Оренбург трактында, Ирек һәм Тукай мәйданнарында һәм Миллениум күперенә җиткәндәрәк су сибү системалары көйләнгән. Моннан тыш, Универсиада алдыннан «Яшел рекорд» акциясе кысаларында утыртылган агачларга су сибү өчен шәһәр урамнарына көн саен 120 су сибү машинасы чыга. Инде бу максатларда 600 мең куб метрдан күбрәк су тотылган.
Шәһәрне яшелләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк. Сентябрьдә «Яшел рекорд» программасының чираттагы этабы башланып китә. Барлыгы 40 мең төп агач утыртасы бар. «Узган елдагы кебек, әлеге проектны тормышка ашыруда без шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының ярдәменә өметләнәбез», - диде Игорь Куляжев. Бу турыда шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading