16+

4,5 миллион сумлык киштәле парковка кемгә кирәк? (СОРАШТЫРУ)

Левченко бистәсенең Рәхимов урамында урнашкан карусель-парковка - әлегә республикада бердәнбер. Бу гадәти булмаган машина кую урыны 10 автомобильгә исәпләнгән. Идеясе шәп булса да, ул шәһәр хакимиятендә яклау тапмаган. Әлеге парковканың отышлы һәм уңайсыз якларын «ШК» журналистлары да сынап карады.

4,5 миллион сумлык киштәле парковка кемгә кирәк? (СОРАШТЫРУ)

Левченко бистәсенең Рәхимов урамында урнашкан карусель-парковка - әлегә республикада бердәнбер. Бу гадәти булмаган машина кую урыны 10 автомобильгә исәпләнгән. Идеясе шәп булса да, ул шәһәр хакимиятендә яклау тапмаган. Әлеге парковканың отышлы һәм уңайсыз якларын «ШК» журналистлары да сынап карады.

Баксаң, бу үзенчәлекле карусель-парковканы «Инжиниринго-внедренческая компания» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте хезмәткәрләре үзләре ясаганнар. Чит илдә, Россиянең кайбер шәһәрләрендә мондый машина кую урыннары популяр икән. Машина белән тулы ишегаллары булган Казанда да мондый парковкага ихтыяҗ булыр дип уйлаган алар.
Компаниенең персонал буенча менеджеры Максим Игумов:
- Гадәттә, кайбер ишегалларында бер машина куярга да урын юк. Шәхси оешмалар өчен дә хезмәткәр машиналарын куеп торырга уңайлы парковка булыр иде бу, - ди.
Парковка карусель шикелле әйләнә. Эшләү механизмына карап, исеме дә шуннан алынган. Карап торышка ул киштәләр урнаштырылган "этажерка"ны хәтерләтә. Һәр киштә - машина кую урыны. Җайланманың төймәсенә басып, үзеңә кирәкле буш киштәне җиргә төшерәсең. Аннары машина шунда кереп урнаша. Автомобиль йөртүче машинасын бикли дә, тагын шул төймәгә басып, машина өскә күтәрелә. Шоферыбыз Альбертның машинасы таган шикелле як якка чайкалып менгәнен күргәч, башта куркып ук куйдым. Машина егылып төшәр сыман тоелды. Хәер, куркынычсызлык ягыннан борчылыр урын юк, дип ышандыра Максим.
- Үзем дә көн саен диярлек машинамны шул парковкага куям. Компаниедә зур чаралар узганда, кунакларның машиналарын кую өчен дә уңайлы ул. Чыдамлылык ягына килгәндә, бу конструкция инде икенче кыш монда тора. Әлегә бер җире дә ватылмады. Без аны махсус салкыннарга түзәрлек материаллар кулланып төзедек,- ди әңгәмәдәшем.
Башта шәһәр хакимияте, башка оешмалар да бу идея белән кызыксынганнар. Парковкалар проблемасын хәл итү өчен чынлап та отышлы җайланма кебек бит. Тик аны кибет территорияләренә, шәһәр үзәгенә урнаштыру тәкъдиме хупланмаган. Хәзер компаниенең ишегалдында урнашкан үрнәк буларак ясалган карусель-парковканы сатарга куйганнар. Алучысы гына табылмый.
Максим әйтүенчә, машина куя торган бер урын 450 мең сум тора. Парковка үзе 4 миллион 500 мең сумлык. Күпләр моны кыйммәтсенә. Өстәвенә, парковканы урнаштырганда билгеле бер кагыйдәләргә таянырга, әйтик, янгын күзәтчелеге идарәсенең таләпләре үтәлергә тиеш. Бу гадәти булмаган парковкаларны торак милекчеләре ширкәтләренә дә тәкъдим итеп караганнар. Тик әлегә теләк белдерүчеләр табылмый. Парковка хуҗасыз тора бирә.
Сүзен-сүзгә
Зөлфәт Зиннуров, алып баручы, журналист:
- Парковка бүген иң ачу китергән нәрсә, зур проблема. Социаль ипотека буенча төзелгән йортларны гына алыйк. Мәсәлән, Глушко урамында машина түгел, бала арбасы белән йөрерлек урын да юк. Йортларны салганчы ук, машина кую урыннарын уйласыннар иде. Ниндидер шәхси компания үз тырышлыгы белән шундый гадәти булмаган парковка уйлап чыгарган икән, мин моны хуплыйм гына. Үземнең йорт белән торгач, безнең парковка проблемасы юк анысы. Шулай да шәһәр җирендә яшәсәм, ишегалдында шундый җайланма урнаштырсалар, ике дә уйламый, машинамны куяр идем. Урынны сатып алу кыйммәткә төшсә дә, көн саен машина кую урыны эзләп йөрү дә җиңел түгел бит. Аннары газоннарга, башка урыннарга машинаңны дөрес куймасаң, зур күләмдә штрафлар салына. Бу яктан да карусель-парковкалар үзен аклый кебек.

Альберт Каюмов, машина йөртүче:
- Мин мондый карусель-парковканы беренче тапкыр Белоруссиядә күргән идем. Сатып алу өчен кыйммәтрәк анысы. Ә гомумән ошады. Уңайлы, күп урынны алмый. Шәһәр үзәгендә урнаштырылса, бигрәк тә отышлы булыр иде. Анда парковка табуы аеруча авыр бит. Тик мондый металл, зур конструкция шәһәр архитектурасын бозар, аннары янгын күзәтчелеге куйган таләпләренә дә җавап бирмидер, мөгаен.

Миләүшә Вафина, газета укучыбыз:
- Минемчә, гади халык өчен 450 мең сум кыйммәт. Ул акчага гараж сатып алырга була. Машина ручникка куелмыйча, таудан тәгәрәп киткән очраклар бар, бу парковкадан машиналар төшеп китә башласа нишләрсең? Ишегалдында балалар уйный, кеше йөри. Куркынычсызлык ягын уйлап бетерергә кирәк.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы һәм видеосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading