16+

5 майда Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе үтә

5 майда Казанда гомумшәһәр җыештыру өмәсе булачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

5 майда Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе үтә

5 майда Казанда гомумшәһәр җыештыру өмәсе булачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

Алдагы еллардагы кебек үк, быел да зур игътибар су яр буйларын, шәһәрнең урман полосаларын, паркларны җыештыруга биреләчәк. Казан мэры Илсур Метшин районнар администрация башлыкларын, идарәче компанияләрне һәм Тышкы төзекләндерү комитетын өмәдә актив катнашырга чакырды.

– Шимбә өмәсен уздыру өчен барлык оештыру эшләре дә башкарылган, җыештырылачак территорияләр исемлеге билгеле, кирәкле техника һәм кораллар әзер, – ди Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Аның сүзләре буенча, шәһәрнең һәрбер районында предприятиеләр, администрация, төрле учреждениләр, укучылар һәм шәһәр халкы катнашында җыештырылачак территорияләр билгеләнгән, Парин, Дубравная, Лебяжье урамнары буенча урнашкан урман-парк зоналары, Кабан күле, Казансу елгасы территорияләре чистартылачак. Моннан кала, йортларда да җыештыру эшләре оештырылачак. Казан шәһәренең башкарма комитеты структур бүлекчәләре, гадәттәгечә, «Казан-Арена» стадионы янындагы территорияне җыештырачак. Гомумшәһәр өмәсендә 2 мең предприятие һәм учреждение катнашыр һәм 600 берәмлеккә кадәр җыештыру техникасы җәлеп ителер дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading