Шәһри Казан

50 елдан соң... су басты

Урамда яз хакимлек итә. Кинәт нык күтәрелгән һава температурасы шәһәр эчендәге кар көртләрен күз алдында эретеп юкка чыгара тора. Ә кар эрү, әлбәттә, су басуларсыз гына бармый...

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит. Шуңа күрә 10 апрельдә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең ишегалдына су җыелуда да үзенә күрә бер хикмәт бардыр, мөгаен. Әле бер көн элек кенә подваллары су белән тулган Агрономическая урамының 103 нче йортын эзләп барган чагымда, администрация ишегалдын судан коткаручыларның сары машинасы үзе юлыма очрады. Яңгыр канализацияләрен чистартучы «Гидросервис 2000» оешмасында эшләүче смена җитәкчесе Руслан Мельник җиткерүенчә, бу көннәрдә аларның оешмасына эш шактый арткан, телефонны күтәреп кенә өлгер икән. «Машина юлындагы канализация боз катыш ташлар белән тыгылган булган, нәтиҗәдә күл җыелып, су администрация ишегалдына юл алган. Хәзер тәртип. Бөкеләнгән тишекне чистарттык. Суның яңгыр люгына төшеп, җир асты каналы аша канауга агуы тәэмин ителде», - дип сөйләп бирде ул.
Агрономическая урамы буйлап сузылган әлеге канау дигәннәре дә тыгылган икән. Төгәлрәге, аны бу урам буенча федераль юл трассасын төзүчеләр ком салып каплап куйган. Декабрь аенда Агрономическая һәм Әмәт асты урамнары буенда юл салуга әзерләнү процессы башлана. Эсперанто һәм Тихомирнов киселешендә төзеләчәк транспорт чишелеше, ягъни зур Казан боҗрасы проекты әлеге урамнарны читләтеп уза алмый. Юл төзү өчен шәһәр хакимиятенә Агрономическая һәм Әмәт асты урамнарындагы кайбер шәхси йортлардан котылырга кирәк. Иңкү урында утырган әлеге шәхси йортларның күбесе инде сүтелгән, ә сүтелмәгәннәре исә су чолганышында калган. Күн итегем белән бата-чума су эчендә утырып калган Агрономическая урамының 51 нче йортына юнәлдем. «Бүген иртән балалар укырга барыр өчен өйдән чыгып китә алмады. Инде өченче көн йорт тирәсе су катыш саз эчендә утыра. Сарай тирәләрендә билдән су. Җитмәсә коточкыч антисанитария. Биредә бит шәхси йортлар. Бәдрәфләр канализациягә тоташмаган, кулдан казып ясалган. Хәзер бөтен нәҗес, су белән кушылып, өскә күтәрелә. Коткарып булган әйберләрне коткардым, калганы су астында. Мондый бәлагә, ничә ел яшәп, беренче кат таруым. Элек йорт янәшәсеннән су ага торган канау уза иде. Төзүчеләр аның урынына канализация торбалары салдылар да күмеп куйдылар. Әмма гомумчелтәргә тоташтырмадылар. Әле ярый өй биек күтәртеп төзелгән. Заманында аның нигезенә 80 машина грунт салдырдым. Бу эш махсус - без йортларыбыздан тизрәк китсен өчен эшләнеләдер инде. Миңа ипотека алырга тәкъдим итәләр. Әмма мин йорт урыныма санау комиссиясе биргән бәя белән килешмим», - диде йорт хуҗасы Иван Большеков.
Халев урамының 1 нче йортындагылар (тугыз катлы), подвалларына кергән судан котылу өчен, кулларына көрәк алган. Хәер, подвалда су инде итек балтырыннан җыелган. «Волга 6» Йорт хуҗалары ширкәте рәисе Валентин Балянин су үтүе йортның җылыту системасы приборларын харап итәр дип борчыла. Ә йорт хуҗаларына подвалдагы бәрәңгеләрен, төрле кирәк-яракларын өскә чыгарырга туры килгән. «Йорт каршында агачлар үсә иде. Төзүчеләр аларны ботарлап ташлады. Ә су канализациясе өстенә кайсыдыр ахмагы асфальт ватыклары ташлап киткән. Тәрәз каршыбызга ком өйделәр. 50 ел яшәп, мондый су басу булмаган иде биредә», - дип зарланды Валентин дәдәй.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: