16+

62 нче автобус хәрәкәте схемасы үзгәрә

Казанда “Җиңү Проспекты – Осиново” маршруты буенча йөри торган 62 нче автобус 15 марттан хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк

62 нче автобус хәрәкәте схемасы үзгәрә

Казанда “Җиңү Проспекты – Осиново” маршруты буенча йөри торган 62 нче автобус 15 марттан хәрәкәт схемасын үзгәртәчәк

Бу хакта  Казан мэриясе сайты хәбәр итә. Хәзер ул “IKEA кибете – Осиново” маршруты буенча йөри итә башлый.

Исегезгә төшерәбез, “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү өчен узган елның ноябрендә 62 нче автобус маршруты схемасын Осиново бистәсенә кадәр озайттылар. Нәтиҗәдә маршрутның озынлыгы һәм автобуслар хәрәкәте интерваллары шактый артты. Бу пассажирлар тарафыннан канәгатьсезлекләр тудырды, дип аңлаттылар Транспорт комитетында. “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм хәрәкәт интервалын киметү өчен автобуслар яңа маршрут буенча IKEA кибетеннән Осиново бистәсенә кадәр йөриячәк.

“IKEA кибете” тукталышыннан “Җиңү проспекты” тукталышына кадәр барып җитү өчен халык түбәндәге автобус маршрутларыннан файдалана ала: 5 нче “ЦУМ – Халитов ур.”, 30 нчы “Лагерная – Дуслык тыкрыгы станциясе”, 31 нче “IKEA кибете – Иске Победилово торак массивы”, 34 нче "Дәрвишләр торак массивы – Ферма-2 торак массивы”, 77 нче  “Дуслык тыкрыгы– Нефтебаза”. Маршрутларга хезмәт күрсәтә торган хәрәкәт составының гомуми саны – 102 берәмлек.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: “Җиңү Проспекты” һәм “Авиатөзелеш” метрополитен станцияләрен сафка кертү белән, 62 нче автобус маршрутында пассажирлар агымы кимеде.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading