16+

8 маршрутны бетерәләр, 13ен үзгәртәләр

Кайбер автобус һәм троллейбус маршрутларының үзен акламавы, халыкның ул транспортларда аз йөрүе аркасында, шәһәр хакимияте аларны гамәлдән чыгарырга уйлаган.

8 маршрутны бетерәләр, 13ен үзгәртәләр

Кайбер автобус һәм троллейбус маршрутларының үзен акламавы, халыкның ул транспортларда аз йөрүе аркасында, шәһәр хакимияте аларны гамәлдән чыгарырга уйлаган.

7 нче «Айдаров ур. - «Казан-Арена» маршруты, 65 нче «Совет мәйданы - Царицыно», 69 нчы «Тынычлык бистәсе - Совет мәйданы», 69 а «Тынычлык бистәсе - Сынлы сәнгать музее», 79 нчы «Восстание - Ак. Завойский ур.», 81 нче «Химиклар ур. - Дубравная ур.», 4 нче «Горький шоссесы - Камал театры», 11 нче «Кулагин ур. - Универсиада авылы» маршрут автобуслары йөрүдән туктый. Ә менә бериш маршрутка үзгәрешләр кертү белән генә чикләнгәннәр.
5 нче трамвайның «Борисково - Кояшлы шәһәр» хәрәкәт схемасы «Тимер юл» тукталыш пунктына кадәр үзгәртелгән. 3 нче трамвай «Тимер юл - Борисково» маршруты буенча йөриячәк.
Әмирхан пр. - Чистай ур. транспорт киселешен куллануга тапшыру уңаеннан, 74 нче автобусның хәрәкәт схемасы «Әмирхан пр. - 10 нчы микрорайон» итеп үзгәртелә.
«Сәламәтлек» комбинаты» - Универсам-2» 75 нче маршрут автобусы Спортның су төрләре сараена кадәр йөриячәк.
Батурин урамыннан алып тимер юл вокзалына кадәрге урында пассажирлар йөрмәү сәбәпле, 83 нче автобусның соңгы тукталышы «КАИ» тукталышына күчерелә.
Копылов урамы буенча ике яклы хәрәкәт сафка басу нәтиҗәсендә, 10 автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрә:
6 нчы «Северный торак массивы - Елга порты», 18 нче «Дуслык тыкрыгы - Северополюсная ур.», 20 нче «1 май ур. - Щербаковка АЗС», 37 нче «Коры елга (Сухая река) бистәсе - Ферма-2 торак массивы», 40 нчы «Гаврилов ур. - Щербаковка АЗС», 60 нчы «Дәрвишләр бистәсе - Химиклар ур.», 76 нчы «Кием-салым базары (Вещевой рынок) - Северный торак массивы», 78 нче «Волгоград ур. - Крутушка торак массивы» автобуслары, Декабристлар ур. - Копылов ур. - О.Кошевой ур. буйлап хәрәкәт итеп, алга таба ике юнәлештә үз маршруты буенча йөриячәк.
89 нчы «Ак. Сахаров - Гудованцев ур.» маршруты Декабристлар ур. - Копылов ур. - О.Кошевой ур. буенча барып, алга таба бер юнәлештә үз маршруты белән йөриячәк. 92 нче «Гаврилов ур. - Дальние сады», Максимов ур. - Дементьев ур. - О.Кошевой ур. - «Авиатөзелеш» метро станциясе буйлап, туры юнәлештә хәрәкәт итәчәк. Кирегә таба О.Кошевой ур. - Ижевская ур. - Максимов ур. буйлап йөриячәк. Алга таба үз маршрутлары белән барачак. «Гаврилов ур.» дигән соңгы тукталыш «Авиатөзелеш» метро станциясе» тукталышына күчерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading