16+

8 март – чәчәк бәйрәме

«Сигезенче март - Әни бәйрәме, Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме. Кайдан табарга, кайда чәчәк бар? Кая карама - каплаган ак кар», - дигән шигырь элегрәк әлеге бәйрәмнең гимны булып яңгырый иде. Ә хәзер чәчәкне кар астыннан эзләп азапланасы юк, шөкер. Кая карама, тезелеп киткән чәчәк сатучылар булыр бу көнне. 7-8 март...

8 март – чәчәк бәйрәме

«Сигезенче март - Әни бәйрәме, Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме. Кайдан табарга, кайда чәчәк бар? Кая карама - каплаган ак кар», - дигән шигырь элегрәк әлеге бәйрәмнең гимны булып яңгырый иде. Ә хәзер чәчәкне кар астыннан эзләп азапланасы юк, шөкер. Кая карама, тезелеп киткән чәчәк сатучылар булыр бу көнне. 7-8 март...

«Сигезенче март - Әни бәйрәме,
Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме.
Кайдан табарга, кайда чәчәк бар?
Кая карама - каплаган ак кар»
, - дигән шигырь элегрәк әлеге бәйрәмнең гимны булып яңгырый иде. Ә хәзер чәчәкне кар астыннан эзләп азапланасы юк, шөкер.
Кая карама, тезелеп киткән чәчәк сатучылар булыр бу көнне. 7-8 март көннәрендә кулларында сыңар чәчәкләре дә булмаган ир-ат халкын күргәндә: «Чәчәк бүләк итәрдәй беркеме дә юкмы икәнни соң, моның» - дигән уй да килеп китә хәтта. Ә чәчәк тоткан ир затларына ихтирам үзеннән-үзе арта. Дөрес, ир-атлар үзләре бу көнне бик куркып көтеп алалар анысы. Башта сөйгәннәренә нәрсә бүләк итәргә икән дип баш ваталар, аннары алган бүләкләре ошармы-юкмы дигән уйдан талчыгалар, ахыр чиктә, чәчәк сайлап алҗыйлар... Ә бу көннәрдә чәчәк бәяләре, кагыйдә буларак, бик зур сикереш ясый. Мисалга, бүгенге көндә Мәскәү базары читендәге чәчәк сату урыннарында әзер букетларның бәяләре 980-3670 сум аралыгында тирбәлә. Роза чәчәгенең бер данәсе - 150, лаләнеке - 40-80, ромашканыкы - 80, ирис чәчәгенеке 70 сум тора. Алмаслык бәяләр түгел бит инде, дияргә ашыкмагыз, бүген әле алтысы гына. Алдагы ике көндә бу чәчәкләргә бәя нинди буласын белгән юк. Шулай да, елына бер килгән бәйрәмдә газиз әниләрегезне, яраткан хатыннарыгызны, сөйгәннәрегезне чәчәксез калдыра күрмәгез! 8 март - чәчәк бәйрәме бит ул. Бу көнне өйләрне тере чәчәкләр бизәп торырга тиеш!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading