16+

80 яшьлек театр

Театр тарихында үз урыны булган К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына 80 ел тулды.

80 яшьлек театр

Театр тарихында үз урыны булган К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына 80 ел тулды.

Коллективны әлеге юбилее белән тәбрикләргә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова килгән иде. Ул үзенең чыгышында театрның әйдәп баручы артистлары коллективның горурлыгы булуын, режиссер Рәшит Заһидуллинның элекке режиссерларның эшен дәвам итүен әйтте.
Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина белән Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдиновка Президентның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Яшь артист Гөлназ Нәүмәтовага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Коллективны юбилейлары белән республика театрларының директорлары һәм режиссерлары котлады. Шулай ук Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягинның телеграммасын да ирештерделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading